Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләйсән Мәхмүтова: “Начар кешеләрне уйнау рәхәт”

15 Январь 2019 1560
Әйе, бу “Зөләйлә” төркеме җыр­чысы Ләйсән Мәхмүтова! Буе — 174 см, авырлыгы 85 кило икән. 1974 елда дөньяга килгән.
– Ләйсән, син Тинчурин театрыннан ник киттең?

– Әгәр үз режиссерың эләккән, бер-берегезне аңлыйсыз икән, шул чакта гына театрда эшләп була.

– Андый режиссер тапмадыңмы?

– Тапмадым, кызганыч.

– Сиңа карап торам, әллә син театрга гына сыймадыңмы?

– Сыймадым, миңа күбрәк кирәк иде. Миңа анда рольләр җитми, кечкенә рольләр минем өчен аз иде.

– “Боевой” хатыннарны уйнарга теләдеңме?

– Юк. Катлаулы рольләрне. Бөтен тырышлыгыңны, сәләтеңне биреп эшләргә мөмкинлек була икән, бу инде зур бәхет. Әмма андый спектакльләр бездә аз иде.

– Ничә ел эшләдең?

– Сигез.

– Киткәнеңә үкенмисеңме?

– Юк. Миңа ул вакытта анда эшләү бик авыр, үземне ки­рәк­мәгән кеше итеп саный идем. Әнигә: “Китәм”, – дип әйттем. Әни бик борчылды, елап та алды.

– Кая чыгып киттең?

– Ул вакытта “Зөләйлә” бар иде инде, “Милли-мәдәни үзәк”кә киттем. Хәзер дә шунда эшлим.

– Әти-әниегез гел гастрольдә булган, контроль юк. Сез ничек шулай яхшы булып үстегез?

– Контроль – апа. Апа бик җаваплы, бик уйлап эшли, бик җитди. Кирәк булганда “дыңк” итеп башыма да сугып ала иде. Ул миннән җиде яшькә олырак. Кирәк булса сүгеп тә, кыйнап та алган, аннары кочаклап елаган да. Мин аларын никтер хәтерләмим. Гел әйбәт яшәгән кебек хәтердә калган. Ул вакытта группировка заманы, бик авыр еллар.

– Кызларга да авыр идеме?

– Әйе, кызлар да китә иде группировкаларга.

– Егетләр белән бергәме?

– Әйе.

– Ничек котылып калдың?

– Музыка мәктәбе бар иде. Мәктәптән кайтам да ноталарымны тотып шунда китәм. Коллектив бик әйбәт. Хорга йөрдем.

– Кияүгә чыгу ничек булды? Күп кызлар “әйбәт егетләр юк”, диләр бит. Русланны каян таптың?

– Миңа аны туганнан туган Резидә апам тәкъдим итте: “Шундый акыллы егет бар, чибәр. Әйдә, Яңа елга аны сиңа алып киләм”, – диде. “Ярар, алып кил”, – дидем. Әниләр өйне безгә калдырып кунакка киткәннәр иде. Аулак өй. Лилия апа Ринат белән, Резидә апам ире белән килделәр, Русланны да алып килделәр. Өйләрне җыештырдым. Ул вакытта күзлек белән йөри идем. Минус алты иде.

– Хәзер беттеме?

– Бала тапкач, күземә операция ясаттым... Кыскасы, ошасам болай да ошыйм, ошамасам ошамыйм дип бик бизәнмәдем дә. Алып килделәр. Кара гына егет, минем буйда. Бик оялчан. Эчми. Өстәлдә аракы да, шампан шәрабе дә бар. Аннары: “Бу дуңгыз ите түгелме?” – дип сорый. Мин бу сүзләргә шаккаттым. Ул вакытта Рәсим Низамов төркемендә дә эшләп йөргән вакытым. Алар белән йөргәндә концерттан соң өстәлләр тулып тора, аракы... Минем өчен бөтен егетләр тәмәке тарта, аракы эчә, шулай күнеккән. Шушы егет күңелемне яулап алды. Таҗикстаннан икән. Анда сугыш башлангач, монда качып килгәннәр.

– Таҗик түгелме?

– Юк. Татар. Әбисе мишәр, Саратов якларыннан. Төне буе бик акыллы сүзләр сөйләп чыкты. Яңа елдан соң көн саен шалтырата башлады. Килә, әмма өйгә керми. Шоколадлар – “Сникерс”лар бүләк итә иде. “Күпме акчасы китә моның!” – дип жәллим үзен. Ярты елдан соң өйгә кертә башладым, чәй эчертәм. Дүрт ел йөргәч өйләнештек.

– Кайда эшли?

– Төзүче. Ремонтлар ясап йөри.

– Гаилә хәле ничек?

– Ике улыбыз бар: Сөләйман белән Йосыф.

– Күп кенә җырчылар аерылыша. Алинә Сафиуллина, Эльмира Хамматова, мәсәлән. Ник алай икән?

– Димәк, үз кешесен тапмаганнар, алар пар түгел, бергә булырга язмаган.

– “Гаиләне саклар өчен бик каты тырыштым”, – дип әйтүче хатыннар бар. Тырышу белән генә буламы?

– Юктыр. Тырышып кына бәхетне саклап булмый аны, булмаган бәхетне. Димәк, йә ир-ат, йә хатын-кыз яратмый.

– Серләреңне иреңә сөйлисеңме?

– Серләремне, гомумән, сөйләргә яратмыйм. Иң якын кешем – апам. Бер-беребезне бик әйбәт аңлыйбыз.

– Иреңне аңлыйсыңмы?

– Аңларга тырышам. Проблемалары булса, кайвакыт күрсәтми, эчендә йөртә торган кеше ул.

– Аның якын кешеләре бармы соң?

– Әнисе, әбисе вафат. Абыйлары бар. Әтисе кайчандыр аларны калдырып киткән, хәзер аралашалар. Ул Уфада яши, шалтыратып хәлләрен белешеп яшибез.

– Син кызу канлы кебек, дулап та китәргә мөмкинсеңдер?

– Әйе.

– Синдә мишәр каны бит инде?

– Әни – мишәр, әти – татар. Ләкин мин парымны тиктомалга гына чыгармыйм, әгәр дә нервымны чыгарсалар, дәшмәгән саен аякларын селкетеп өстемә утырсалар, әлбәттә, ычкынам. Бөтен әйберне әйтеп бирәм!

– Куркыныч кешеме син?

– Куркыныч. Куркытып әйтәм. Миннән куркып, бүтән минем белән шаярмыйлар.

– ???

– Кайбер кешеләр үзләрен әллә кем итеп хис итә башлый. Сиңа хезмәтчегә караган шикелле карыйлар. Бу көлке бит инде! Мин үземне андый рольдә күрмим. Дәшмим, бу кеше үзгәрер дим, түзәм. Аннары әйтәм.

– Иреңә дә кычкырасыңмы?

– Әлбәттә. Мин бит тере кеше. Гомумән, ул ишетерлек итеп әйтергә кирәк, дулап кына йөрүдән файда юк. Сиңа нәрсәнең ошамаганын аңларга тиеш.

– Синең төнге клубларга чыгып китүеңә ул ничек карый?

– Мин бит анда җырларга, эшкә барам.

– Кинода усал хатыннарны уйный­сың, шундыймы син?

– Андый ук түгел инде...

– Иркә хатынмы?

– Төрлечә була инде. Кайвакыт андый булырга да кирәк.

– Фахишәне уйнадың, ул хатын-кызларны аңладыңмы?

– Бәхетсез алар. Бүтән юл тапмаганнар. Бәлки язмыш шулай эшләгәндер, кайбер кеше тырышып-тырышып та тормышын җайлый алмый бит.

– Аларны уйнау кыен булдымы?

– Дөресен әйтимме?

– Әйт.

– Гомумән, начар кешеләрне уйнау бик рәхәт. Тырышырга кирәкми. Эчтә начар энергетика җыела, аны чыгарырга кирәк. Мондый рольләр уйнаганда начар энергетиканы бушатырга мөмкинлек бар.

Ярый, шушы урында сөйләшүне туктатыйк. Ләйсәннең ире “Мерседес” машинасы белән хатынын алырга килде.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2019 17:18 1439
ӨСКӘ