Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләйлә Шәрәфетдинова: “Гөбәдиябез Лондонга кадәр китте”

17 Май 2018 1182
Һәр төбәкнең камыр ашларына уңган хуҗабикәләре була. Кулы кулга йокмый, диләр алар турында. Буада яшәүче Ләйлә Шәрәфетдинова да әнә шундыйлардан. 32 ел гомерен пешекче һөнәренә багышлаган Ләйлә ханым бүген үз бизнесын булдырган. Гадәти көндә дә йөзәр пирог һәм башка камыр ризыклары пешерә алар.
– Гаиләдә дүрт бала үстек: апам, сеңлем, абыем бар. Үскәч нинди һөнәр сайлаячагым кечкенәдән билгеле булган, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Апа өй җыештыра, абый терлек янында, ә мин ашарга пешерә идем. Бу һөнәрне яратам, шуңа да эшем алга барадыр. Әтинең әнисе – ипи, әнинеке тәмле пироглар пешерүчеләр булган. Әнием гомер бу пешекче булып эшләде. Ул безнең нәселдән килгән һөнәрдер инде.
Яңа танышым мәктәпне тәмамлагач, повар-кондитер һөнәрен үзләштерә. 18 яшеннән интернатка савыт-саба юучы булып эшкә урнаша. Бер ел эшләргә дә өлгерми, пешекче итеп билгелиләр үзен. 17 ел плитә артында хезмәт куя Ләйлә ханым. Хәзер ул алтынчы разрядлы аш-су остасы. Үзенә 48 яшь. Биш ел элек шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.

– Эштән киткән елларда ирем йөрәк белән авырый башлады, – дип дәвам итте яңа танышым. – Үзем төшенкелеккә бирелдем. Шунда Ветеринария техникумы директоры Вәгыйз абый чакырып алды да, буфетка кабартмалар пешерергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Өйдә камыр ризыклары пешереп сатарга керештем. Әкрен-әкрен кибетләрдән, гади халыктан заказ җыела башлады. Аннан туган авылым Адав-Толымбайда мини-пекарня төзедек. Заказлар артканнан арта барды. Сыешмый башлагач, Буада арендага алып, авылдагысын яптык. Инде менә өч ел Буаның үзендә бөтен төр татар халык ашлары җитештерәбез: төрле пирог, чәк-чәк, өчпочмак, бармаклар, токмачлар, гөбәдия, бәлеш һ.б. Камыр ризыкларын 60лап кибеткә илтәбез. Район җитәкчебез җир бирде һәм хәзер үземнең зур хыялымны тормышка ашырырга уйлыйм: ике катлы кафе-ресторан төзисем килә. Шунда ук кондитер цехы да булачак, Алла боерса.

Шәрәфетдиновлар әлеге бизнеста гаиләләре белән. Ләйлә ханымның ире Ирек абый һәм улы Илнур шофер булып эшләсә, киленнәре Гөлнур исәп-хисап эшләрен алып бара икән.
– Кул астыгызда күпме кеше эшли? Күпме хезмәт хакы түлисез? – дип кызыксынам.

– Бер сменада – ун, икенчесендә ун кыз эшли. Ике көн эшләп, ике көн ял итәләр. Айлык хезмәт хаклары 13-15 мең сум, айга ике тапкыр бүлеп түлибез. Эш күп вакытта ял көннәрендә эшкә чыгалар, андый чакта өстәмә түләнә. Ялларда үзләре теләп чыгалар. Акча бик кирәк заман бит.

– 20 пешекче янына үзегез дә кушыласызмы? Әллә контрольдә генә тотасызмы?

– Мин һәрвакыт алар янында. Үзем дә пешерәм, аларга да булышам. Һәммәсе бик якын: барысы да сеңелләрем, апаларым кебек.

– Яшьләр бармы соң?

– Күбесе яшьләр, 20 яшьтән 35 яшькә кадәргеләр. Аннан бишебез үзем кебекләр, олы остазлар инде. Күбесе пешекчегә укыган, кайберләрен үзебез өйрәттек. Арада бер егетебез дә бар. Яшьләр техникумда повар-кондитерга укып, безгә практика узарга килгән иде. Ошадылар да, алып калдык. Килгәндә камырның ни икәнен дә белмәгән яшьләр хәзер үзләре безне уздыра. Безне дә заманында кемдер өйрәткән бит...
– Олы пешекчеләрнең хезмәт хакы яшьләрнекеннән аерыламы?

– Юк. Алар да шул ук эшне эшли бит. Яшьләрне үпкәләтәсе килми.

– Балачакта иң беренче пешергән камыр ризыгыгыз исегездәме?

– Без үскәндә зур “рус миче” иде. Шунда әни белән бәрәңге шәңгәсе пешерә идек. Беренче тапкыр үзлегемнән коймак пешердем. Төерле булды, табага ябышып бетте. Мин аның онын дөрес салмаган булганмын. Әни әрләмәде, яңадан өйрәтте. Камыр басарга әниләр, әбиләр өйрәтте инде мине дә.

– Рецептыгыз белән уртаклашасызмы?

– Күпләр камыр рецептын сорый. Кайбер кеше “уксус саласыз”, “көпшәкләндергеч кушасыздыр әле”, ди. Ул – әнием Сәкинә рецепты. Аны беркемгә дә әйткәнем юк. Әлеге дә баягы конкурентлар бар бит. Шуны гына әйтә алам: камырга сөт, йомырка, су, май, чүпрә, он, шикәр комы, тоз салам. Күләмен әйтмим. Уксус салмыйм, кеше алдаганым юк.

– Заказлар кайлардан килә?

– Ульян, Чүпрәле, Чувашия, Теләче, Тәтеш, Апас һәм якын-тирә авыллардан. Гөбәдиябез ике тапкыр Лондонга кадәр самолет белән китте.

– Күпме пирог пешерәсез?

– Көндәлек йөздән дә ким пешергән юк. Бәйрәм көннәрендә төнге бергә кадәр эшлибез. Йокламаган чаклар да булды. Сабантуйларда төнге икедә ятып өчтә торабыз. Хәтта цехтан китмәгән көннәр дә була. Кызларга афәрин, булдыралар!

– Бәяләргә кагылсак, камыр ризыкларын күпмедән сатасыз?

– Гөбәдиянең килосы – 210 сум, пирогларның килосы эчлегенә карап – 160-170 сум. Халык күбесенчә бәйрәмнәрдә гөбәдия, пирогларны күпләп ала. Гомумән алганда, бер пирог – 190, гөбәдия 450 сумга чыга. Чәк-чәкләр 300 сумнан башлана. Бармакларны бал белән дә, шикәр белән дә катырабыз, төрле бәядән. Бездә машина белән камыр басу, кисү юк. Барысы да кул белән эшләнә. Пироглар да кул белән басылгач, тәмле килеп чыга. Ипиләрнең генә камырын машина болгата. Пирогларның ассортименты зур, 50-60 төрле эчлектән ясыйбыз. Ит бәлешенең бер килосы – 290, дөге һәм җимешнеке – 150 сум. Аннан өчпочмак, пилмән, ит пәрәмәчләренә сорау зур. Итебез хәләл. Беткәннән-беткәнгә ит сатучы Гөлинә ападан атнасына 50шәр кило алып кайтабыз.

– Айлык керемегез күпме, сер булмаса? Әлеге бизнес үзен-үзе аклыймы?

– Анысы да сер. Тырышып эшләсәң, клиентларың булса, әлбәттә, аклый. Әйтсәм әйтим инде, мин бу эшне әти өстәл алырга дип биргән ике мең сумнан башлаган идем. Шул акчага әтине ялганлап булса да ике таба, биш кило он, берәр кило кара һәм сары җимеш, йомырка алып кайттым. Бу эшне күптән башларга кирәк булган инде, ләкин никтер икеләндем. Хәзер сөенеп бетә алмыйм, Аллага шөкер.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4112
4 Май 2018 13:22 2735
ӨСКӘ