Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләйлә Дәүләтова 3 яшьлек кызы белән парашютта диңгез өстеннән очкан

7 Август 2017 1641
Әлеге көннәрдә Ләйлә Дәүләтова гаиләсе белән Төркиядә ял итә. Үзенең “Инстаграм” битендә ул 3 яшьлек кызы белән парашютта очкан фото һәм видеоларын куйган. Кемдер аларга карата тискәре фикерен белдерде, ә кемдер кыюлыкларына сокланды.
– Беркайчан да чит илләрдә ял иткәнем юк иде. Гел авылга кайтырга, әнигә булышырга тырыша идем. Хәзер инде һәрберебезнең үз бакчасы бар, әни дә күп утыртмый. Быел бергәләшеп диңгезгә барырга булдык. Беренче көнне үк кызыбыз очып йөргән парашютка күрсәтеп: “Нишләп без дә шулай очмыйбыз? – диде. Мин инде болай да экстремаль кеше. Таудан да сикергәнем, парашют белән очканым да бар иде. Шулай да балаларга каршы килеп булмый икән. Яңадан парашютта очарга насыйп булды.

– Ничә метр биеклектә очтыгыз?

– Биек түгел, диңгез өстеннән 150 метр.

– Курыкмадыгызмы?

– Аллага шөкер, кызыбыз бик кыю. Курчак кочаклап утыра торган бала түгел. Безгә бик ошады. Кызыбызның биеклектән курыкмавына шаккаттык та, шатландык та. Аның бит шулай характеры камилләшә. Тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен кыю булырга, кайчагында куркыныч адымнар да ясый белергә кирәк. Әнием әйтмешли, бераз юләрлек тә комачауламый.
– “Балаңны кочаклап упкынга очсаң”, дип язганнар сезгә “Инстаграм”да. Сез бу кешегә ни дип җавап бирәсез?

– Моны үзе бер дә очып карамаган кеше генә яза ала. Без бары тик парашют белән диңгез өстеннән очып йөрибез. Әлбәттә, икебез дә бик яхшы эләктерелгән, кулларны җибәрергә дә ярый. Әниләр кочаклаганда балаларга тыныч һәм рәхәт була. Кызыбыз очуның тәмен белсен, тыныч булсын дип, мин аны кочакладым. Елар дип кенә курыккан идем. Аллага шөкер, кызыбызга бик ошады. Бик рәхәт, гомердә истә калырлык мизгелләр.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ