Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кызыл Тархан тоткыннары

8 Сентябрь 2017 741
Тәтеш районы Кызыл Тархан авылыннан “Зарлы телефон”га шалтыратканнар иде. “Кызыл Тархан белән Жуково авыллары арасында юл юк, – диде шалтыратучы. – Ара – өч чакрым. Былтыр проект ясап киттеләр, “2017 елда юл була”, – диделәр. Инде 2017 елның яртысы узды, үзгәреш юк! Ә бит бу юлны Казаннан кабул итәргә килгәннәр һәм машиналары белән пычракка батып кайтып киткәннәр. Аннан, ике ел буе “үзарасалым акчасына күпер салабыз” дип вәгъдә бирделәр. Сүз дүрт метр озынлыктагы күпер турында бара. Соңрак “юл салганда күпер дә салабыз” дия башладылар. Ул да булмый, зират коймасы турында сүз чыкты. Инде җирле үзидарә рәисе эшеннән китте...”
“Таш юлдан йөргәнем юк”

Дөресен генә әйткәндә, республика юллары минем төшләремә керә, редакция машинасы аның һәр чокырын белә. Кайбер районнарда асфальт юлдан җилдертсәк, икенчесендә кыенга туры килә. Ә Тәтеш якларыннан исә машинаның глушителен тишеп, тәмам эштән чыгарып кайттык. Шулай булгач, кайларда йөргәнебезне алдан ук чамалагансыздыр инде.

Шалтыратучы әйткән теге өч чакрымны көч-хәл белән исән-имин үттек үтүен, чөнки көннәр коры тора иде. Әмма авыл эченә килеп кергәч, янә тәмуг башланды. Анда кайда юл, кайда сукмак – аңламассың. Юлны табып булмый. Урам уртасында үлән үсеп утыра. Анда машинаң белән барып керсәң, ни буласын кем белгән?

Кызыл Тархан – татар авылы. Ул бик тә кызык итеп, чәчелеп урнашкан. Ике урам арасы бер чакрымдыр, билләһи! Ә урамнарның киңлеге! Берничә дистә йорттан гына торган әлеге авыл бик зур күләм җирне биләп тора. Тирә-якта кырлар. Ара-тирә агач, куаклар күренә. Авылны кигәвен баскан.
Тәтештә Тарханнар күп. Олы Тархан, Түбән Тархан... Кызыл Тархан исә авыл буларак 1923 елда барлыкка килгән. Аңа ни өчен “кызыл” дип исем кушканнарын төгәл генә аңлатучы юк. Ул вакытларда кызыл төс модада булган, бәлки шуңа авыл әлеге исемне алгандыр, бәлки берәрсе килеп кызыл кирпечтән йорт салгандыр?

Авылның таралып урнашуының сәбәбе: монда Олы һәм Түбән Тархан халкы килеп урнашып, ике бистә хасил иткән. Башта аларны “Кызыл Тархан №1”, “Кызыл Тархан №2” дип йөрткәннәр, ә җирле халык һаман да шушы берничә йортлы урамны “бистә” дип атый.

Ни өчен мин бу авылның тарихын телгә алдыммы? Чөнки Кызыл Тархан авыл буларак бетеп бара. Озакламый кигәвеннәре генә ямансулап калачак. Аңлавымча, ул берәүгә дә кирәкми һәм үлемгә дучар ителгән.

Менә шушы авылда “туган туфрагым”, “туган җирем” дип яшәүчеләр дә бар. Монда туучылар әле дә биредә гомер кичерә. Бәхет өчен әллә ни дә кирәкми үзләренә.

Капка төбендә бер ир-атны күреп, шуның янына туктадым. Йорт-җире әйбәт кенә күренә, үзе дә хуҗалыгында җиң сызганып эшләп йөри.

– Мин – шушы авыл кешесе. Тракторчы, шофер булып эшләдем. Безнең урамда 10 йорт. Монда эш юк, Жуковога йөреп эшлибез. Әмма эшкә бара алмый калырга да мөмкинсең. Көз, кыш көннәре җәяү йөрибез. Дөрес, ат булса, ат белән барабыз, – ди Халит Сәйфуллин.

– Авылда берәр төрле үзгәреш, алга китеш бармы? – дип сорыйм аннан.

– Медпункт бар. Авылдашыбыз, шәхси эшмәкәр Әсгать Рәфыйков зират коймаларын тотты, аның автобуслары бар, – ди Халит.

– Жуковода ашханәдә эшлим. Юлсызлык үзәккә үтте. Күз ачкысыз бураннарда бигрәк авыр. Аннан, авылда кибет юк, – ди Халитның хатыны.

– Мин – карт кеше. Гел шушында яшәдем. Мин кунакта булган иң ерак җир – Казан. Анда булганга да күп еллар узды инде.Теге дөньяга китәргә әзерләнеп беттем. Шушы гомер эчендә таш юлдан йөргәнем булмады, асфальтның ни икәнен белмим. Язмышым Кызыл Тархандыр инде, – диде исемен әйтергә теләмәгән берәү.

Шушы авылда гаиләсе белән яшәүче Миләүшә Әбелханова – җирле депутат, менә инде 11 ел хат ташучы булып эшли икән. Димәк, авылның сулышын белә, тоя.

– Мин дә шушы авылда туып-үстем, – ди ул. – Яшьләр калмый, китә. Авылның юллы вакытын хәтерләмим. Инде ничә еллар “юл була” диләр. Балалар интегә, аларның мәктәпкә йөрисе бар бит әле. Җирле үзидарә рәисебез дә юк, күптән түгел эштән китте. Берничә атна элек яңа кеше куйдылар, ул вакытлыча – сентябрьгә кадәр генә эшли дип беләм. Үзарасалым акчасын да тапшырабыз, югыйсә. Зират коймаларын тотарга 137 мең сум акча кайтырга тиеш. Дөрес, без аны күпер салырга дип җыйган идек. Аннан, “сезгә юл була” диделәр. Былтыр иң пычрак вакытта Казаннан әлеге “юл”ны “кабул итәргә” килделәр. Аларның баткан машиналарын авылдашлар көчкә тартып чыгарган, тегеләр исә “юл кайда соң?” дип сораган. Менә шуннан соң берәр үзгәреш булыр дип уйлаган идек, ялгышканбыз...

– Берәр кая хат язып караганыгыз, сорауларыгызны район администрациясенә җиткергәнегез булдымы? – дип сорыйм аннан.

– Яздылар! Былтыр да зарланганнар. Безгә юл салмакчы булганнар, шул хат килгәч, тагын кире уйлаганнар, – ди Миләүшә.
Ауу! Җитәкчеләр, сез кайда?

Кызыл Тархан – Жуково җирле үзидарәсенә керә. Элекке рәисне табу мөмкин эш булып чыкмады, яңа рәис Николай Сапожников исә:

– Мин күптән түгел генә эшлим, сорауларыгызга җавап бирә алмыйм, күп еллар җирле үзидарәдә сәркатип булып хезмәт куйган Ольга Рыжовага мөрәҗәгать итегез, ул барысын да белә, – диде.

Гөнаһ шомлыгы, сәркатип тә отпускада булып чыкты, өенә эзләп бардым.

– Быел, чыннан да, юл салырга тиешләр иде, – диде Ольга Ивановна. – Узган ел проектын ясап киттеләр. Шуны әйтә алам: әлегә федераль бюджеттан акча бүлеп бирелмәгән. Ноябрьдә референдум булды. Үзарасалым акчасын башта күпер өчен тотарга дигәннәр иде, соңрак ул акчага зиратны койма белән әйләндереп алырга булдык, бөтен кеше дә риза. Моның сәбәбе шул, янәсе, юл салганда барыбер күперне сүтеп, яңаны салачаклар.

– Ул акчалар кайда соң? Нинди сумма турында сүз бара? Кайчан койма тотасыз? – дип сорыйм аннан.

– 137 мең 500 сумыбыз бар. Бу акча беренче кварталда ук күчәргә тиеш иде, июньдә генә күчтеләр. Аның күчүе булды, җирле үзидарә рәисе эштән китте. Әлеге суммага төзелеш материаллары гына алабыз, койманы үз көчебез белән тотачакбыз. Болар электрон кибетләр аша эшләнә. Ә бу вакыт таләп итә, шуңа күрә эш сентябрьдә генә башланачак, – ди ул.

– Рәис ник эшеннән китте?

– Беренчедән, ул Тәтештән килеп эшли иде, икенчедән, белеме буенча урман хуҗалыгы инженеры, – ди Ольга Ивановна.

Кызыл Тархан халкы, шулай итеп, сезнең зират коймасына җыйган акчагыз артып кайткан. Озакламый эш башланачак. Ә авылыгыз белән Жуково арасындагы өч чакрым юлның язмышы әле дә билгеле түгел. Администрациядәгеләр әйтүенчә, ул юл – районныкы түгел, ә республиканыкы, ди. Үзләре дә туктаусыз ТР Юл һәм транспорт министрлыгына хат язып, юл салуны үтенәләр икән!

– Район башлыгы да ТР Юл һәм транспорт министрлыгына хатлар язды, – диде Тәтеш районы төзелеш, ЖКХ һәм энергетика бүлеге җитәкчесе Анна Җамалетдинова. – Узган ел бераз кузгалыш булды, килеп юлның проектын ясап киттеләр. Әлегә шуның белән эш туктады, алардан җавап көтәбез. Сүз Кызыл Тархан турында гына бармый, алар – биш авыл...

Шулай булгач, тарханлылар, былтыр сезгә юл кабул итәргә түгел, ә проектын ясарга килгәннәрдер...

Соңгы сүз

Кызыл Тархан халкы, гомумән, миңа тоткыннарны хәтерләтте. Чөнки язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда авылларыннан чыга алмый утыралар. Дөрес, техникасы булганнары үзләре юлны ача, кышларын карны эттерә икән.

Тәтеш районы администрациясендә эшләгән берничә кешедән: “Ул авылда булганыгыз бармы?” – дип сорадым. “Юк”, диделәр. Үз районыңны белмәгән, халкының яшәешен күрмәгән, нинди юлдан йөргәннәрен күзалламаган килеш ничек юл турында сөйләп утырырга була икән? Әгәр берәр яңгырлы көнне шушы юлдан җәяү узсалар, алар бу проблеманы ничек тә чишү юлларны эзләр, аңа, гомумән, бүтән күзлектән карарлар иде.

Без кайчан авылларны үлемгә дучар иттек? Моңа ничә ел булды инде? Ә алар барыбер җан-фәрманга яшәргә тырыша! Юлсыз, кибетсез булса да, Кызыл Тархан халкы авылын ташлап качмаган, кулларыннан килгәннәре, хәлләре, сәламәтлекләре җиткәннәре мал асрап, дөнья көтә. Әгәр дә шунда юл салып, кибет ачып куйсаң, иманым камил, яшьләр дә кайтыр, берәрсе аның иксез-чиксез җирләрен алып эшкәртер, фермерлар барлыкка килер, авыл яңа сулыш алыр иде. Ә болай аның киләчәге юк. Киләчәге булыр иде, ул берәүгә дә кирәкми.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ