Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кызларга игътибар кирәк, әмма әлеге бурычымны тиешле дәрәҗәдә үтәмим”

19 Январь 2018 711
Бүген Дамир Зиннәтуллин исемен “TMTV” телеканалы аша ишетеп була. Ул – алып баручы. Җырчы буларак та танылырга тели.
– Дамир, син кайсы яклардан?

– Кайбыч районы, Кече Кайбыч авылыннан.

– Сәхнәгә ничек килдең?

– 2005 елда беренче тапкыр “Барс-медиа” компаниясе оештырган кастингта катнаштым. Ялгышмасам, 4 кастингка бардым. Ни өчендер 2015 елда гына мине күреп алдылар.

– Популяр буласың киләме?

– Яшереп тормыйм, килә! Казан урамнарында танып алсалар, күңелле булып китә. Әмма популярлык синең гадилегеңә алмашка килергә тиеш түгел.

– “Йолдыз” чиреннән курыкмыйсыңмы?

– Юк. Әтиемнең, төшкә кереп, “күктәге” йолдызларны тамашачының яратмавын искә төшергәне бар.

– Әтиемне төштә генә күрәм, дисең...

– Әйе. Әти миңа ике яшь чагында юл фаҗигасендә вафат булган. Әнием минем өчен – үрнәк. Сөйләгәне бар иде: мине сул кулына күтәреп, уң кулы белән бәрәңге ала торган булган. Бүген әни яныннан бер дә китәсем килми, тик ни кызганыч, миңа инде 24 яшь һәм мөстәкыйль яшәргә мәҗбүрмен.

– Өйләнү турында уйламыйсыңмы әле?

– Әни әкренләп гаилә кору турында сүз кузгата. Зур гаилә турында хыялланам, балаларны яратам. Тик бүген минем өчен карьера һәм эш мөһимрәк. Кызларга игътибар кирәк, әмма буш вакытым бик сирәк булу сәбәпле, мин әлеге бурычымны тиешле дәрәҗәдә үтәмим. Шушы сәбәп аркасында йөргән кызым белән дә талаштым. Никах сәгатенең кайчан җитүен беребез дә белми.

– Хатыныңа нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?

– Ул мине һәм эшемне аңласа, шул җитә. Әгәр ул да сәхнә кешесе булса, икебезгә дә җинелрәк булыр иде. Кайвакыт ул минем янымда гына йөри сыман тоела. Кем белгән, бәлки ул нәкъ менә синдер (көлә).

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4758
ӨСКӘ