Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наилә Җиһаншина: “Кызларга 18-20 яшьтә кияүгә чыгарга кирәк”

23 Сентябрь 2016 1571
Казандагы “Ханума” гаилә кору үзәгенә нигез салучы, ялгызларны кавыштыру белән шөгыльләнүче Наилә ханым Җиһаншина белән әңгәмәдән өзек.
– Кыз кеше өчен ничә яшьтә кияүгә чыгуны уңышлы дип саныйсыз?

– 20. Бу – психологик яктан иң уңышлы вакыт. Үземнең кызларым булмады, булса, мин аларны 18 белән 20 арасында кияүгә бирер идем. Ни өчен 20 яшь дим, чөнки соңыннан кызларда “башта укып бетереп диплом алыйм, яхшы эшкә урнашыйм” дигән кагыйдәләр этабы башлана. Шул рәвешле ничек итеп 30га җиткәнен сизми дә кала...

– Наилә ханым, 18-20 яшь бигрәк иртә бит! Яшьлекнең тәмен дә тоймый каласың...

– Ул тәм белән нәрсә эшлисең, әйт әле миңа зинһар? (көлә). Күп егет белән очрашып йөреп кыз бала йөрәк ярасы гына ала. Яныңда яхшы күңелле кеше бар икән, кавыш та, матур итеп яшә. Тик менә егет кешенең тормыш тәҗрибәсе булырга һәм аягында нык басып торырга тиеш.

– Барыбер сезнең иртә кияүгә чыгарга кирәк дигән фикерегез белән килешеп бетмим...

– 25 яшькә җитү белән үк кияүгә чыгу авырлаша башлый. Ә 30да кияүгә чыгу шанслары бермә-бер кими. Яшь чакта егетләрне син сайласаң, 25ләрдән соң алар сине сайлый башлый. 30да теләсә кемне карата алам дип уйламагыз сез, кызлар. Өйләнми калган егетләрнең дә таләпләре арта гына бара бит. Иң кызыгы, алар да гаилә төзер өчен яшь кызларны сайлый. Чөнки 20 яшьтәгеләр әле ирнең холкына, тормыш принципларына яраклашып, аның “законнары” буенча яши ала. Ә олы кызларда бу нәрсә юк! 30га якынлашкан кызларга артык вакчыллану чире дә хас. Ә бу “диагноз” кияүгә чыгу шансларын бермә-бер киметә. Еш кына кызга егет тәкъдим итәсең, аларга йә курткасы ошамый, йә аяк киеме. Беренче очрашуда чәчәк алып килмәде дип сыкраучылары да була әле. Бездә гаилә кору үзәге генә түгел, аны саклап калу үзәге дә эшләп килә. Өйләнгән ирләрдән: “Наилә ханым, хатыным бик пычрак, майлы чәч белән йөри, өйдә чисталык юк, юылмаган тәлинкәгә аш салып бирә”, – дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Еш кына әнә шул хатын-кыз тарафыннан башкарырга тиешле көндәлек вазыйфаларның үтәлмәве ир-атның хатын-кызга күңелен суыта да инде. Аерылышуга китереп җиткергән сәбәпләрнең берсе дә шулар.

– Ә яшь егетләр өйләнергә кыз эзләгәндә нинди таләп куя?

– “Тәртипле, чиста һәм намуслы булсын. Хәзер андый кызларны урамда очрату авыр”, – ди егетләр.

– Ә яныгызга килеп, саф кыз кирәк миңа дип сораучылар буламы?

– Мөселманнар сорый, дөньяви яшьләр алай артык игътибар итми. Ләкин, “саф” дигәч, аларның да күзләре янып китә, йөзләрендә хөрмәт хисе пәйда була. Сафлык – ул һәрбер егет тә хөрмәт итә торган кызларның асыл бер сыйфаты инде.
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ