Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Кызлар, каенаналар белән яшәргә ризалашмагыз!"

24 Август 2017 1371
“Акчарлак”ның 29 июнь 25 санында Нурания апа Сафина каенаналар турында язганда: “Яшьләр эштән кайтканда ашарга пешкән була”, – дигән. Болар миңа гаҗәп тоелды. Нурания апага каршы мин дә хат язарга булдым.
Нурания апа, сез боларны үзегезнең тормыштан чыгып язгансыз шул. Кешенең дә төрлесе бар. Начар күңелле кеше каенана булгач та үзгәрми, начар кеше булып кала.

Үз гомеремдә бер дә әзер ризык ашаганым булмады. Янып-пешеп кайтып кергәч, мал-туар арасына чыгып йөгеримме, ашарга пешеримме дип, башым счетчик кебек эшләп тора иде.

Килен булып бер ай яшәгәч тә каенана (әле эшкә урнашмаган идем) “Син монда нәрсә ашап яшәргә җыенасың?” – дип сорады.

Кечкенә генә ике бүлмәле авыл йортында идән тулы кайткан кеше булыр иде. Бала бишеге эленгән, аның астында – идәндә исерек кияүләр гырлый-гырлый йоклый. Бала имезергә бер аулак почмак та юк. Ризасызлык белдерергә ярамады. Каенана өстәлгә йодрык белән шундый каты итеп китереп сукты да “Бу синең өең түгел, минем балаларныкы!” дип ачы тавыш белән акырып җибәрде.

Кешесез вакытларыбыз булса, каенана безнең аяк очына килеп утырып, соңга кадәр телевизор карады. Яшь бала белән үтереп йоклыйсы, телевизорны чыгарып ташлыйсы килә! Шулай яши торгач, ирем үзенә сөяркә тапты. Ташлап чыгып китмәсә дә, тормыш бозылды, аралар суынды. Мин гаиләдә мал караучы, көне-төне ашарга әзерләп, сыер савып, сөт эшкәртеп, җыеп-юып торучы хезмәтчегә әйләндем.

Дус кызларым белән очрашырга ярамады, миңа аларга бару, аларга безгә килү тыелды. Бөтенләй ялгыз калдым. Ирле килеш ирсез яшәдем. Балаларым хакына түзәм дип уйладым. Алар үсеп тормышны аңлый башлагач, “Ник син, әни, чыгып качмадың?” – дип сорадылар. “Сезнең өчен түздем”, – дидем. Ә алар: “Бер көн дә рәхәт күрмәдең, син – тоткын, надзирателең бар”, – диделәр, үзләренә алып китәргә теләделәр. Бармадым. “Кемнәрнеңдер газиз баласы минем караш астында яшәмәсен, иркен суласын, ни тели – шуны пешерсен, теләгәндә ятсын-торсын, үзегез генә бәхетле булыгыз”, – дидем.

Гомерем авыр караш астында үтте. Каенана төннәрен безнең бүлмәгә төрле йомыш табып кереп йөрде. “Капка биклеме икән?” “Тышкы ут сүнгәнме?” янәсе...

Эш эшләгәндә ике кулымны күз карашыннан җибәрми гел янымда торды.

Балаларымнан: “Рәхмәт, әни, безнең хакка түзгәнсең, безне әтиле итеп үстердең”, – дигәнрәк җавап көттем. Алар, әнә, нинди сүз әйттеләр! “Ник түздең?”, “барыбер рәхәт күрмәдең”, “син үзең мәмкә кебек куркып торасың” диделәр. Шул вакытта аркамнан кайнар дулкын йөгерде. Гомерем заяга узганын аңлап, шешенеп беткәнче, хәлдән тайганчы еладым. Үкенүнең чиге-чамасы юк...

Миннән сезгә васыять: кызлар, каенаналар белән яшәргә ризалашмагыз! Гомерләр ике килми.

Исемем редакция өчен генә.
Әлмәт районы.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ