Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кыярыгызга ни җитми?

21 Июнь 2018 3325
Магний җитмәгәндә, кыяр яфрагы уалучанга әйләнә һәм янган кебек күренә. Аның төсе үзгәрә, аксыл-яшел, саргылт төскә керә, ә тамыры куе яшел килеш кала.

Азот җитешмәгәндә, сабаклар нечкәрә, катылана. Аскы яфраклар коела, өскеләре саргая. Кыяр ваклана, азая. Бу вакытта һәр төпкә берәр литр сыер тизәге төнәтмәсе салыгыз. Ул 10 л суга 1 литр сыер тизәгеннән ясала.

Калий җитмәсә, кыяр яфраклары, киресенчә, куе яшел төскә һәм гөмбәзсыман формага керә. Вагая, яфрак кырыйлары аксыл-сары кайма белнә каплана. Кыярның җимеш сабагы төбе очлана. Ашыгыч ярдәм – 10л суга 1 стакан көл салып болгатып, бер төпкә бер литр исәбеннән сибегез.

Фосфор җитмәсә, үсемлек үсми башлый, чәчәге, мыегы коела, яфраклары вагая һәм куе яшел төскә керә.

Бор артып китсә, кыяр яфрагының кырыйлары саргая, үлә башлый, гөмбәзсыман форма ала.

Кальций артып китсә, яфраклары катылана, шул ук вакытта тиз уалучанга әйләнә.

Ашламалар артып китсә, шулай ук үсеш туктала һәм уңыш азая. Кыяр үсми.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1234
ӨСКӘ