Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Яңа Ибрай шикаятьчеләре рәистән зарлана

6 Декабрь 2017 592
Аксубай районы Яңа Ибрай авылының берничә исеме бар. Гадәттә, аны “Чәтрән” дип атыйлар. “Кытай авыл” дип тә йөртәләр. Чөнки заманында аның мәктәбендә шушы авылдан гына 900 бала укыган! Һаман да зур ул, 17 урамнан тора. Иң озын урам бер чакрымга сузылган. Монда авылның, кешеләрнең генә түгел, һәр урамның кушаматы бар. Кыскасы, соңгы вакытларда менә шул “кытай авыл”дан зарлар килә башлады. Шалтыратучылар җирле үзидарә рәисе Фәһим Кәбировтан зарлана.
Башта “Зарлы телефон”га зиратлар торышыннан канәгатьсезлек белдереп шалтыраттылар. Янәсе, ул чүплек оясы. Рәис белән элемтәгә кереп, әлеге проблемага ачыклык керттем. Кәбиров халыкка булган үпкәсен дә белдерде, “300 сум үзарасалым акчасы җыябыз, шуны да тапшырмыйлар” диде. Әмма зарланучылар минем җаваптан канәгать калмаган. Кабат элемтәгә керделәр. Янәсе, килеп карагыз! Зиратны гына түгел, юлларны күрегез! Зират әле һаман да чүп эчендә утыра! “Кәбиров бервакыт дәүләт акчасын да үзләштерде бугай, прокуратурадан килеп тикшереп йөрделәр”, – дип тә өстәде шалтыратучы. “Үзегез өмәгә чыгасызмы? Зиратны чистартасызмы?” – дип сораган идем, трубканы куйды...

Безгә нәрсә? Өйрәнгән инде без! “Акчарлак” журналистлары бер машина тулып Яңа Ибрайга чыгып киттек. Машинага утырганда “прокурорлар җитәкченең гаебен тапмагандыр, югыйсә, эшләп йөрмәс иде” дип тә уйлап куйдым. Аннан, соңгы вакытта җирле үзидарә рәисләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Чөнки алар авылда иң “зур” кеше. Юл булмаса да, сугышсалар да, янсалар да, белешмә-фәлән кирәк булса да, сораулары туса да халык шунда йөгерә. Ә үзләре туктаусыз шуларны битәрли. Кыскасы, кайвакыт рәисләр миңа берничә вазыйфаны башкара кебек тоела.

“Шикаять арты шикаять язалар”

Яңа Ибрай, алда әйткәнемчә, зур авыл! Матур авыл! Ул зурлыгы буенча республикада өченче урында тора. Анда 640 хуҗалык, 1504 кеше яши! Шуларның 584е – пенсионер, 49ы – инвалид, 374е – 70нең өске ягында. Кеше үлә, йорт ябыла бара икән. Яшьләр калмый. Шушы зур авыл да нишләп үлемгә дучар ителгән, яшьләр ник туган якларында төпләнми, туган нигезләренә кайтмый икән дип борчылып йөрдем. Алай дисәң, берничә кеше кайтып, ташландык йортларга җан өргән. Әйтергә онытып торам: авылның өч мәчете, бер мәдрәсәсе бар!

Әле бит ул ташландык йортларның проблемалары хәттин ашкан! Ут оясы! Кем кермәс тә, кем тәмәке төпчеге калдырмас! Өстәвенә, бакчаларын минем буе чүп, кычыткан баскан. Балалары кайтып, ник бераз карамый икән? Ата-анасы каһәрләп ятмый микән үзләрен?

– Йортларын карамыйлар да, сатмыйлар да, – ди рәис. – Дөрес, соңгы елларда әзрәк тартыла башладылар, фатирларын балаларына калдырып кайтучылар да бар. Монысы әйбәт күренеш. Ләкин алар кайткач, тагын да зуррак проблемалар башлана. Чөнки алар шәһәрдән кайткан, янәсе, акыллы, законны беләләр! Хатлар язалар. Әле тегендә, әле монда шалтыратырга тотыналар, прокуратурага кадәр барып җитәләр. Әнә, минем өстәлдә бер кочак шикаять! 17 урам, кыш көне барысын да тиз генә чистартып бетереп тә булмый. Техникабыз юк. Ә алар гаеплене эзли башлый. Эшләгән кешедән гаеп табу җиңел ул.

Рәис дигәннән, Фәһим Кәбиров – Яңа Ибрай егете. Әти-әнисе колхозчылар булган. Биш бала үскәннәр. Фәһим 8 сыйныфны тәмамлагач СПТУга укырга керә. Төпчек малай булгач, әтисе аның тракторчы булуын тели. Ләкин егет укуын дәвам итә һәм Алабуга педагогия институтын “5”легә тәмамлый. 3 курста өйләнә һәм үзе кебек укытучы хатыны һәм баласы белән туган якларына әйләнеп кайта. Фәһим биш ел математика һәм информатика укыта. Укытучыларның күңелләренә хуш килгәндер инде, 28 яшендә аны мәктәп директоры итеп куялар. 13 ел буе укытучылар белән иңгә-иң куеп эшли ул. Аннан аны җирле үзидарәгә чакырып, рәис булырга өндиләр, нәтиҗәдә, ай-ваена да карамыйча, әлеге вазыйфаны йөклиләр.
  
– Мин эшли башлаганда ут, су, юллар белән проблема иде. Идарәгә барып кердем: түбәсеннән су ага, тәрәзәләре тузып беткән. Казан юлын таптарга тотындым, танышларга мөрәҗәгать иттем, ярдәм сорадым, бик күп эшләр башкарылды, – ди рәис.

– Ни өчен һәм кайчан сезне прокуратура тикшерде? – дип сорыйм Кәбировтан.

– Минем өстән шикаять арты шикаять язалар, туктап торганнары юк. Мәктәптә мондый хәлнең булганы юк иде. Бер миллион сумлык грант оттык. Клубның тәрәзәләрен, ишекләрен алыштырдык, бию залының түшәме ишелеп төшкән иде, идәннәрен дә яңарттык. Болар өстәмә керемгә башкарылды. Менә шунда мине акча үзләштергән дип прокуратурага яздылар. Һәр кадагына кадәр ун тапкыр килеп санадылар. Җинаять эше кузгатмакчы булдылар. Ләкин минем намус чиста. Эшләр дә туктап тормый, программага кердек, ун чакрым юлны сүтеп эшләдек. Ике зур буаны тәртипкә китердек. Проектлары бар. Су мәсьәләсе дә хәл ителә. Ләкин насослар яндымы, тагын халыктан акча җыябыз, җирле үзидарәдә моңа акча каралмаган. Быел башня яныннан 400 метр арага насос суздык. Халык канәгатьсезлек белдерде. Шунда ук прокуратурага яздылар. Документлар таләп иттеләр, фотолар сорадылар! Шикаять язучыларның кем икәнен дә беләм. Кайберләре рәис урынына да кызыга торгандыр инде. Кызыга торган урынмы соң бу?.. Хәзер ут чыбыкларын тәртипкә китерәбез. Бездә 108 нокта. Шуларның 64е эшләнгән иде. Бу эш ике ел тукталып торды, менә бүген шуларны тәмамларга җыенабыз, электрчылар эшли. Калган линияләрне бетереп, утларны күчерәбез. Иске скважинаны торгыздык, өч башня сатып алдык, – дип сөйли дә сөйли җитәкче.
“Халык каһәрли”

Җирле үзидарә рәисе белән сөйләшүебезне авыл урамнары буйлап дәвам иттек. Машинасына утыртып, авыл белән таныштырып чыкты ул.

Иң күзгә ташланганы шул булды: авыл тулы кеше! Элекке вакытлардагы кебек, капка төбендәге утыргыч саен халык. Сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә, ул каз-үрдәкнең, чебешнең чуты-чамасы юк! Биредә ике көтү чыга.

Юллары әллә ни мактанырлык түгел. Вак таш та җәелмәгән. Ләкин батып кала торган да түгел.

– Халыктан җыйган акча юлларны карарга җитмиме? – дим аңа.

– Үзарасалым акчасын бик авырсынып тапшыралар. Үзләре юл кирәк диләр. Өй саен йөрибез, әле һаман җыеп бетерә алган юк. Нинди генә сүзләр ишетмибез! Каһәрлиләр! Югыйсә, авылдагы үзгәрешләр дә күренеп тора. Бер елны нефтьчеләрнең бөтен җирләрен рәсмиләштереп, 500 мең өстәмә керем керттем. Дәүләт тарафыннан “төзекләндерү”гә каралган акча утлар өчен түләргә җитми, – ди рәис.

– Күпме хезмәт хакы аласыз? – дип сорыйм аннан.

– 23 мең сум. Ә мәктәптә эшләсәм, 40-50 мең сум алыр идем. Рәхмәт, хәзер премия бирә башладылар. Машина бирделәр, Президент кулыннан алдым! – ди рәис горурланып.

Авылда эшләнгән эшләрнең барысын да санап тормыйм. Су өчен дә халыктан акчаны җирле үзидарә җыя, гомумән, Аксубай районында “Водоканал” юк икән. Яңа Ибрайда өч су куу җайланмасы бар һәм анда өч кеше эшли. Аларга икешәр мең сум түлиләр. Монысы да халык кесәсеннән – һәр кешедән 70 сум. Аңлавымча, Яңа Ибрай рәисе теге яки бу хезмәтләр өчен акча җыюга, аның “акча үзләштерә” дигән даны чыга. Кайбер кешеләр зар елый.

Аларны да аңларга була. Ул акчаларны ничек түләп бетермәк кирәк? Өстәвенә, күбесе пенсионерлар, араларында авырулар да җитәрлек. Әле теге яки бу эш өчен күпме акча тотылганын белеп, аңлап та бетермиләрдер, шуңа күрә, “алар кая китә?” дип чаң суга торганнардыр...

Ә рәисләр туктаусыз “бюджетта акча каралмаган” дип тәкърарлый. Нинди генә сорау бирсәң дә, сүзне шуннан башлыйлар. Гомумән, бармы соң ул бюджет дигәннәре, булса, күпме һәм алар кая китә? Менә шушы сорау борчый бүген авыл халкын.

– Без республика бюджетына карап торабыз. Җирле үзидарәгә өч миллион дотацияләнгән акча каралган. Болар хезмәт хакы түләү, төзекләндерү һәм электр энергиясе өчен тотыла. Мәсәлән, электр өчен түләргә бүлеп бирелгән акчалар гына җитми, – ди рәис.

Бер уйлап карасаң, аз акча түгел. Ләкин баганада җемелдәгән утларның гына да бәясен кушып карагач, күп тә түгел кебек. Җирле үзидарәнең бүген машинасы бар, анда рәис йөри. Шуннан башка бернинди техникасы юк. Бер Яңа Ибрайда гына түгел, республика буйлап шушы хәл, рәисләр кар эттерергә, юл тигезләргә техника эзләп әрле-бирле чабалар.
“Чувашлар килеп кисте”

Инде хәзер шалтыратучы әйткән зиратка барып кайтыйк. Мин Фәһим Кәбировка киләсемне алдан әйтмәдем. Ә зират яны ялт иткән иде! Чүп савытлары да буш.

– Зираттагы зур агачларны кискәндә подрядчиклар “авыл егетләрен табыгыз, көненә 500 сум түлибез” дигән иде. Декабрь ае, көн кыска. Сәгать икегә кадәр генә эшлисе. Үзарасалым акчасына чувашларны алып килеп кистердек. Авыл егетләре борылып та карамады, – ди рәис.

– Авыл егетләре дигәннәренең эшләре бармы? – дип сорыйм аннан.

– Күбесенеке юк. Пенсионер әниләре белән яшиләр. Чалгы тотып, чүп үләне чабарга да чыкмыйлар! Без чит кешеләрне түләп эшләттек, ә Иске Ибрайда җирле үзидарә рәисеннән башка да үзләре ялт итеп эшләп куйган. Ветераннар советы әгъзалары мәчеттә сөйләшкән дә, кем пычкы тотып, кем тракторы белән өмәгә чыккан. Мин мәчетләргә йөрим, белдерүләр эләм, нәтиҗәдә, биш-алты бабай килә. Дөрес, күмгәндә булышырга киләләр. Зиратны чүп баскан дип зарланганнар, халык үзе чүп калдыра, шуны алып кайтып китсә ни була? Нефтьчеләрдән ярдәм сорыйм, чүп савыты зиратның эчендә иде, тышка чыгарып куйдык. Чүп дигәннән, мин рәис булып эшкә килгәндә авылны чүп баскан, 13 чүплеге генә бар иде! Шуларны бетереп, бер зур чүплек ясаттым. Җәй буена нефтьчеләр белән 6-7 буа будырам. Халык өчен тырышып йөрисең, ә алар зарлана... Бездә иске йортны сүтеп, утынга алырга да кеше юк. Дөрес, авылыбызда тырыш кешеләр дә бар. Аннан, олылар килә, киңәш бирә, “сулы, утлы, юллы булдык” дип рәхмәт укыйлар, – ди Фәһим Кәбиров.

– Яңа Ибрай кебек зур авыл да бервакыт бетәр микән? Киләчәге бармы аның? – дип аңа соңгы соравымны бирәм.

– Яшьләргә эш юк, диләр. Авыллар бетүне шуңа сылтыйлар. Аптырыйм. Кайтырга, урнашырга да, рәхәтләнеп эшләргә! Үзеңә-үзең эшләргә! Җиде-сигез баш үгез асрыйм. Иртәнге дүрттә торам, кичке тугызга кадәр тагын алар янында. Пай җирләрен арендага бирмәдем. Үзем эшкәртәм, – ди рәис.

Соңгы сүз

Авылларга командировкаларга еш йөрибез. Чагыштыру өчен шул үзарасалым акчасын гына алыйк. Берәүләр йөгерә-йөгерә 1000 сум китереп бирә, икенчеләрдән 300 сум да алып булмый. Югыйсә, барыбыз да бер республикада яшибез. Законнар да бертөрле. Менә шуңа күрә берәүләр әйбәт юлдан йөри, икенчеләр муеннан пычракка бата. Дөрес, дәүләт программасына кереп була. Ләкин эшләр кайсы районда ничек бит! Иң беренче төп юлларны төзекләндерәләр, аннан соң гына чират авылларга җитә.

Юк, мин халыкны битәрләргә җыенмыйм. Акчаларына кайсы тишекне генә ямасыннар соң? Әле насос тишелә, әле яна, әле туза. Насос карасыннармы, башня алсыннармы, су кудыручыга түләсеннәрме? Өстәвенә, үзарасалым акчасы тапшыралар!

Ләкин, миңа калса, эшләгән кешедән гел гаеп эзләп утырырга кирәкми. Аның эшен күрә белү дә зарур. Ярдәм кулы сузу да мөһим. Рәисләр дә тырышмый түгел, тырыша бит! Әнә, Яңа Ибрайда күпме эшләр эшләнгән! Минем белән килешәсездер бит? Әллә ялгыш сөйлимме? Әле аларга халыкка гына түгел, җитәкчеләргә дә эш күрсәтергә кирәк!

Авыл халкы белән дә сөйләштем. Ник берсе рәисне яманласын! Ә сез, шалтыратучы, нигә безне күргәч, йөгереп чыкмадыгыз? Урам тулып йөрдек бит! Инде сорауларыгызга тулы җавап бирдемме?..

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ