Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кышын иренне тәрбияләү

12 Декабрь 2018 462
Салкында тире белән чәчне генә түгел, ә иренне дә тәрбияләү мөһим. Ул кибә, ярыла, кубалаклана. Мондый күңелсезлектән ничек котылырга соң?
Салкында иренгә гигиена иннеге түгел, ә косметик май сөртегез.

Ул ялкынсынуны бетерә, иренне кибүдән саклый, аны йомшарта. Шыттырылган бодай, виноград төше, сырганак, шәфталу майлары иренне аеруча яхшы дымландыра, туендыра. Бу уңайдан кастор, зәйтүн, какао майлары файдаланырга мөмкин.

Иренгә шулай ук туендыра торган битлек ясарга киңәш итәбез.
Аннан соң ирен йомшарып, матураеп китә, ярылган, ялкынсынган урыннары төзәлә.

Битлекне атнага 2-3 мәртәбә ясыйлар.

Катнашманы иренгә сөртеп 3-5 минут тоталар, ахырдан җылы су белән юып төшерәләр.

Моның өчен түбәндәге рецептларны кулланырга мөмкин:

- 1әр чәй кашыгы эремчек, сөт өсте һәм бал алып болгаталар;
-вак угычтан чыгарылган алма яки кишергә 1 чәй кашыгы атланмай салып файдаланалар;
-балга тигез күләмдә үсемлек мае салып болгаталар.

Гигиена иннеген дә, иренгә сөртә торган бәлзәмне дә 2-3 ай саен алыштырып тору шарт.

Кыш көне аларның составында май, балавыз, А һәм Е витаминнары булганын алырга киңәш ителә.

Шулай ук скраб ярдәмендә иренне үле күзәнәкләрдән чистартып тору да зыян итмәс.

Аның өчен яртышар чәй кашыгы шикәр комы һәм үсемлек мае алып болгаталар. Шикәрләнгән бал кулланырга да ярый.

Скрабтан соң иренне җылы су белән юалар.

Йоклар алдыннан иренгә майлы крем сөртеп яталар.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2784
24 Декабрь 2018 19:21 1954
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1725
ӨСКӘ