Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Куып җиткәндә

20 Ноябрь 2018 1036
ХИКӘЯ
Бүген таңның кояшы урланган иде. Көннең болытлы кәефе әллә Хәлимнең күңеленә күчте инде – көнозын үзенә урын таба алмыйча, борсаланып, өй белән ишегалды арасында киләп сарып, әрле-бирле йөренде дә йөренде. Авыр уйлардан тубал булган башын ял иттерергә теләп, мендәргә таянды да телевизор кабызып карады. Кая ул ял, әлеге дүртпочмаклы тартма берсеннән-берсе яман хәбәрләр белән шыплап тулган диярсең, кырыкмаса кырык төймәгә баскаласа да, күңелне күтәрердәй, күзне иркәләрдәй нәрсә табылмады. Аптырагач, соңгы араларда хәлсезләнергә генә торган гәүдәсен сөйрәп дигәндәй, тагын урыныннан кузгалды. Чыгышлый, ишек катындагы зур көзгегә күз ташлап, бертын үзенең чагылышына төбәлеп торды. Болай да какча гәүдәсе тагын да озынаеп, ябыгып калгандай тоелды Хәлимгә. Күр әле, чәчләренең болай ук көлсу төскә кереп беткәненә игътибар итмәгәнме – бармаклары белән чигә буйларын аралый-аралый, аларга шаккатты. Пенсиягә чыкканына ике ел булса да, шулай тиз бирешермен дип уйламаган иде – яңаклары эчкә батып, бөтенләй суырылып калган. Кая ул күзләрнең әле күптән түгел генә шомырт кебек янып, җемелдәп торулары? – Ялкыны сүнеп барган учак диярсең… Сүнеп барган, сүнеп барган… Үз уеннан читкә тайпылгандай, Хәлим ашыга-кабалана ишекне ачты.

Биек болдырга чыгып басуга, бас­кычтан төшәргә ашыкмыйча, урамга күз ташлады. Тузан туздырып, өч тәгәрмәчле сәпидтә келтерәп йөргән күрше балаларына текәлеп торды. Аларның чыр-чуын ишеткәч, үзенең балачагы – шушы урамның бәбкә үләннәренә, капка төбендәге чирәмнәренә сарылып калган ваемсыз чагы күз алдына килеп, күңеленең әллә кай төпкелен сызып үтте. Әнкәсенең:

– Бар әле, балам, урамда җил куып кайт бераз, үзең дә, телең дә арымасмы? – дип, уенын-чынын кушып, чыгарып җибәрүе булыр иде… Шатлыгы алма алсулыгы булып битенә, йолдыз яктылыгы булып күзенә сибелгән Хәлим бераздан:

– Куып җиттем, куып җиттем! Әнкәй, мин җилне куып җиттем! – дип, бөтен урамны яңгыратып кайтып керер иде…

– И улыкаем, адәм баласының бөтен гомеркәе нәрсәнедер куып җитәргә маташып үтә шул, – дип, әнкәсе моңсу гына кеткелдәп куяр иде…

Куып җиттем диген… Ул да үзен белә-белгәннән бирле дөнья куып яшәде түгелме соң? Йә, тоттырдымы инде койрыгын?

Хәлимнең карашы хан сараедай балкып утырган йорт бүрәнәләрен, ишегалдын тутырган, муллык ташып торган абзар-кураларны барлап үтте. Йә Хода, гомернең төп өлеше шуларны булдырып, яңартып яшәлгән түгелме соң? Ир, гаепле кешедәй башын аска иеп, баскычка төшеп чүмәште.

Узганыңа борылып кара әле, Хәлим, нәрсә өчен яшәдең син? Бер генә тапкыр булса да моңарчы үзеңә шул сорауны биреп караганың булдымы?

Күтәрә алмаслык тоелган авыр уйдан Хәлимне чыртлап ачылган ишек тавышы аерды. Ак җирлеккә сап-сары чәчәкләр төшкән яулыгын чөеп бәйләгән, җиңнәре сызганылган зәңгәр күлмәк кигән Халисәнең тулы гәүдәсенә ияреп, өйдән кызган май, ачы камыр исе чыкты.

– Сиңа әйтәм, оеп киттеңме әллә, нишләп утырасың болай? Бар, пәрәмәч пешкәнче өйалдына булса да кереп ят. – Тиргәгәндәй яңгыраса да, хатынының кайгыртучан тавышыннан Хәлимнең кинәт кенә күңеле йомшап китте. Шуны сиздермәскә тырышып:

– Верандага чебен тутыргансыз. Ятарсың анда… – дип сукранган булды.

– Китчәле, юкны сөйләмәле. Кеше куян куа дип, пластик тәрәзә куйдыртканнан бирле күренгәне юк бит инде ул чебеннең. Бар, бар, кичке салкын төшеп килә, өйгә кер әле. Бырачларның сүзен колагына да элми, менә агай. Җил-мазардан сакланырга диделәр бит, азып китәр, Алла сакласын.

– Күп сөйләнмә, карчык. Лутчы син миңа куртканы гына апчыгып бир.

– Бәй, кая бармакчы буласың бу вакытта?

– Күршегә сызгырдым, балыкка төшеп менәбез. Ярар, ярар, алай карама, озак тормам. Күңел өчен, бер-ике ташбаш каптырганчы гына…

Иренең холкын яхшы белгән Халисә бәхәсләшеп тормады, үзеңә кара дигәндәй, иңсәсен генә җыерып куйды да өйгә кереп китте. Бераздан култык астына куртка кыстырып, бер кулына җылы оекбаш, икенчесенә кармак күтәреп, әйләнеп тә чыкты.

– Кортлы банкаң баскыч астында, эчкәрәк этәргән ием.

– Син үзең корт, карчык. Акыл кермәсә кермәс икән кешегә. Селәү диген.

– Сукыр тавыкка бар да бодай. Чәнчә бармак тиклем ул балыккайларны кызганмыйча тотып утыруыгызны әйтерием.

– Кызганма, адәм баласын кармакка эләктергәндә, дөнья берәүне дә кызганып тормый бит әле, син дә кызганма. Оекбашыңны ниемә дип апчыктың, барыбер кимим.

– Гомергә шулай кыландың. Галуш эченнән синең нәмә кигәнеңне берәрсе карап тикшерер дисеңме. Аягыңнан салкын менмәсен генә дигәнием, бырачлар теге…

Халисәнең шул сүзе җитә калды, Хәлим, пыр-пыр килеп, сүзен бүлдереп, аның кулыннан кармагын тартып алды.

– Бырачлар да бырачлар телендә. Алар әйтер инде, эшләре шул… Курыкма, йөзгә хәтле булмаса да, туксан тугызга тиклем яшисең әле, абзый, диделәр. Так шту, детсад баласы карагандай үчтекиләп йөрмә мине, кортка. – Кортка дигән сүзгә Халисәнең җене купканын белгән шәйгә, Хәлим аны үчекләп, соңгы сүзен юри каты итеп, басым ясап әйтте.

Ни гаҗәп, Халисә тузынырга ашыкмады, бер кулы белән ипләп кенә болдыр култыксасын сыпыра-сыпыра:

– Ай Алла, кимәсәң кимә соң. Миңа ни, җылы сөяк сындырмый дип кенә… «Бу киребеткән абзый туксан тугызга җиткәнче теңкәңне корытачак әле», дигән ие бырачың миңа да, хак әйткән икән.

Хәлим банкага салынган җимне алырга дип иелүгә, кинәт сулышы кысылып, тынсыз калды, аркасына пычак кадалгандай, бөтен гәүдәсен кискен авырту телеп үтте. Үз хәлен карчыгына сиздермәскә тырышып, ир каны качкан иреннәрен чытырдатып кысты. Бераздан, авырту җибәрүгә, еш-еш сулап, җиргә утырды.

Ярый әле Халисәсе күреп өл­гермәде, «камырымны оныттым бит», дип сөйләнә-сөйләнә өйгә ашыкты.

Кирәк-ярагын җыеп бетергән Хәлим исә бертын янә баскычта уйланып утырды да, бәрәңге бакчасын икегә аерып торган такыр сукмактан инеш буена атлады. Инде саргаерга иткән бәрәңге сабакларына, анда-санда гына күзгә ташланган билчәннәргә, ярмаланып торган кара туфракка тәүге кат күргәндәй караш ташлый-ташлый, салмак адымнар белән бакча капкасыннан чыкты.

Күне кыршылып беткән курткасын башыннан ук бөркәнеп утырган күршесе Салих тал арасында ялтырап күренгән басма янына чүгәләгән дә, тәмәкесен пыскытып, кармагына текәлгән иде. Хәлим дә, кармагын сүтеп, җим каптыргач, аның янәшәсенәрәк чүмәште.

– Черки, малай! Түзәрлек түгел. Тәмәке төтененнән дә курык­майлар, каһәр суккырлары! Көй­рәтәсеңме? – диде Салих, учлары белән ышыклап, янә тәмәке кабызган шәйгә.

– Юк, ярамый дип бик каты кисәткән булдылар бит. Хотя… Мин яшисе гомерне барыбер берәү дә яшәмәс. Бир әле берәрне.

– Аларның ярамаена карап торсаң… Ремунтлап кайтарганнар бит, егерме-утыз елга җитә әле ул, аптырама. – Салих, тәмәкесен ирен читенәрәк шуыштырды да, үз сүзеннән үзе кызык тапкандай, хихылдап куйды.

Хәлим эндәшмәде. Суга иелгән тал ботагын сындырып, баш очында кара болыт булып бөтерелгән черки өеренә кизәнде. Кичке тынлыкны бозып безелдәгән әрсез бөҗәк затын алай гына куркытырсың – тагын да үҗәтләнеп, колак төбендә үк җырлый башладылар.

– Егерме-утыз диген… – Хәлим, сул ягына борылып, чертләтеп җиргә төкерде. Кичке чык суы эчеп маташкан үги ана яфрагы сизелер-сизелмәс калтыранып куйды. – И-их!.. Күп булса, өч-дүрт ай, диделәр. Ә син егерме ел, дисең…

Салихның кармагын рәтләргә үрелгән кулы шул халәтендә асылынып калды. Башына сугып исәнгерәйтелгән кыяфәттә бераз утыргач, ушына килергә теләгәндәй, шап итеп үз битенә кундырды. Черки, явыз, кан эчеп маташа икән – Салихның сизелер-сизелмәс шадрарак каратут йөзе күзгә күренеп кызарырга өлгерде.

– Ала-ай, – диде ул, суза төшеп. – Кит әле, яшьти, бөтен күрше-тирә «Хәлимне озак тотмадылар, операциясе җиңел булган», дип сөйләй бит…

– Ачтылар да яптылар. Дөресен әйтегез дип үзем сорадым. Соңга калгансың, диделәр. Халисәгә ычкындырма ялгыш. Кирәкми, белмәве хәерле. Врачларга да кат-кат әйттем, карчыкка сиздермәгез, йөрәге йөрәк түгел, дидем. Инде болай да мин бүльнискә киткәндә ярты картайды.

– Ала-ай… Шулай да бүльнис­тәгеләрнең сүзенә ышанырга ашыкмале син, яшьти. Аларга ни, кесәң калын булса…

– Юк, юк. Мин үз хәлемне үзем беләм. Халисә жалкы. Миннән калгач, ничек яшәр? Ул хәтле дөньяны берүзенә сөйрәп барырга… Малайлар да, ичмаса, берсе булса да авылда үз нигезебездә калмады бит. Аналарына терәк булыр иде дә соң.

– Хатын-кыз ничек тә чыдай әле ул, яшьти. Аларсыз калырга язмасын диген син. Менә без, примергә, көнгә кырык талашабыз, яңадан уйлап куям: аннан башка нишли алам инде мин, җә? – Салих, калкавычының уйнаклый башлавына игътибар итмичә, башын чайкап, бермәлгә сүзсез калды. Типсә тимер өзәрдәй ир уртасы гына бит әле Хәлим дә, Салих үзе дә. Җирдән килгәннәрнең иртәме, соңмы, шул ук җиргә китәселәре алдан ук билгеле булса да, бу хакыйкать белән күзгә күз терәлеп очрашканда, чарасызлыктан гайре берни калмый икән бит.

Күнегелгән хәрәкәтләр белән Салих җәлт кенә кармагын тартып чыгарды, кармак очында тыпырчынган бармак буе балыкны шундый ук күнегелгән хәрәкәт белән энәдән ычкындырды; майонездан бушаган кечкенә чиләге янәшәсендә генә иде – балыкны шунда ыргытырга ниятләгән мәлдә генә, кулында бәргәләнгән ташбашка карап, айнып киткәндәй булды. Башын күтәрүгә, сүз берләшкәндәй, Хәлим белән карашлары очрашты.

– Менә шулай, күрше, безнең дә шушы ташбаштан әлләни артык җиребез юк икән. Теләсә кайсы мәлдә җилкәңнән каптыра да ала әҗәлетдин абзаң. – Хәлимнең тавышы кирәгеннән артык көр чыкты. – Ярар, ашап туймаганны ялап туймассың ди, бүген ни, иртәгә ни… Әйдә, тот әле. Балык качмас. – Хәлим курткасының түш кесәсеннән башланмаган чүлли һәм ике стакан тартып чыгарды да стаканнарны Салихка сузды. Кесәсенә яшел суган кыягы белән вак кызыл помидорлар да салган иде, шуларны төргән кәгазь кисәген чирәмгә җәеп, «табын» корып җибәрделәр.
Сүз җебе тиз генә ялганырга ашыкмады. Гомер буе терәлеп торган күрше булып, аралашып яшәгән бу икәүнең кинәт кенә сөйләшер сүзе бетеп китте. Бу ялыктыргыч тынлыкны әлеге дә баягы черки безелдәве, инешнең салмак агышы, талларның үзалдына серләшеп утыруы гына боза алмый иде.

– Үзем исән чагында малларга тимим. Өлгерерләр. – «Ата казың күкәй саламы?» дигәндәй, Хәлим әллә үз-үзенә, әллә күршесенә шулай дип әйтеп куйды.

– Булганны бетерүе җиңел анысы. – Салихның тавышы үзенеке түгел иде.

– Карале, күрше, җебеп утырма әле, тотып куй. Сиңа серне ачуым үземне кызгандырырга теләүдән түгел. Гомер буе шатлыгын-борчуын уртаклашып яшәдек, синнән яшерен-батырын нәрсәм юк. Вәт шул: Халисәне ташламагыз.

– Туктале, яшьти, син бөтенләй… – Салих, алдындагы стаканны бер сулышта авызына каплады да, беркадәр тын алмыйча торганнан соң сүзен дәвам итәргә маташты. Хәлим исә аны бүлдереп:

– Китүен китәрсең дә, менә анда ни диярләр – шунысы куркыта башлады бит, күрше, – диде дә, кулындагы суган кыягын черт итеп өзеп алды. – Әнкәй мәрхүмәне искә төшердем әле, кача-поса булса да намаз укый торган ие бит. Нигә кирәк ул, дисәң, ахирәткә әзерләнәм, ди торган ие. Бездән генә ул менә – ни ширст, ни малака… Әле бу арада Халисә күрмәгәндә генә әнкәйдән калган китапларны караштыра башлаган идем, безнеңчә язганнары да бар – укысаң, чәчең үрә торырлык, малай… Безнең яшәгән белән ничу анда хур кызлары турында хыялланырга. – Хәлим үзалдына сүрән генә елмаеп куйды. – Бөтенләй дөрес яшәлмәгән кебек, ярамыйларны орып кына бәргәнбез. Үзем эшләгән комбайнны биш бармагым кебек беләм, төнлә уятып сорасалар, кайда нәрсә ничек икәнен «ә» дигәнче әйтеп бирәләм. Ну тегендә сорау ала башласалар – әлифне таяк дип тә белү юк инде, күрше.

– Тегендә дигәнең… Нүжәли анда да нәмәдер сорап тинтерәтерләр дисең, ә? – Салих уй кергән карашын инешнең каралып күренгән суыннан аермый гына борын астыннан шулай дип куйды.

– Соң, мин дә гомер буе үлдең – бетте, җир астында черемәгә әйләнәсең дип кенә уйлый идем анысы. Алай гына булырга ошамаган шул… Бөтен кылган гамәлең өчен җавап тотарга туры киләчәк, дигән бит.

– Гамәл дип… Кеше үтермәдек, урлашып-нитеп йөрмәдек, калхузныкы исәпкә кермәйдер инде ул. Ходай анысын гына кичерер әле.

– Килеп терәлгәндә генә Аллаһы Тәгаләне искә төшердек диген… Әнкәйләр-әбекәйләр генә ул, гомер бакый ахирәт тормышы дип яшәделәр.

– Шулай, яшьти, кайда егыла­сыңны белсәң, салам түшәп куяр идең дә.

– Мин әйтәм, мәчеткә кайткан яшь мулланы бик укымышлы, күп белә диләр, янына барып, киңәшләшеп кайтсаң инде. Теге ни, ничегрәк… әзерләнергә, өйрәнеп җитешергә…

– Белүен беләдер дә, бик озак тотмаслар шикелле, өстәгеләр ошатып бетерми икән. Чит илдән алып кайткан бөтен кирәк-кирәкмәгәне белән халыкның башын катыра, артыгын сөйләй, дип куркалар икән.

– Шулай инде, акыллы кешенең кайчан кемгә кирәк булганы бар. Ярар, без күрәсен кеше күрмәс… – Хәлим янә көтелмәгән көр тавыш белән шулай дигәч, шешә төбендә калганны ике стаканга тигезләп бүлде дә помидорларны Салихка табарак этеп: – Бакчадагы беседканың түбәсен алыштырып куярмын дигән ием, кузгалыйк булмаса, – дип өстәп куйды.

– Төнгә каршы тотынмассың инде. Утыраек әле, яшьти. – Салих, шулай дисә дә, урынынан кузгалган шәйгә үзе үк «табын»ны җыештыра башлады.

– Өлгерергә кирәк, күрше. Санаулы вакыт тиз уза. Аннан ни, монда сөйләшкән монда калсын, кешегә аны-моны сиздерде юк, яме.

– Эх, дөньясы диген…

Хәлимнәр бакчасыннан гына турылап менгән Салих күршесе белән ишегалдында хушлашты да кармагын җилкәсенә салып, капкадан чыгып китте. Урта урамнан үрдәкләрен алып кайтып килгән Халисәне күргәч, үзләренә керергә ашыкмады, тукталасы итте. Баеп килгән кояш яктысында күрше хатынының йөзе дә, күз төпләре дә кызарып күренгәндәй тоелды.

– Яшьтине иркәләп бозып бе­терәсең инде, Халисә, бер эш калдырмайсың үзенә, – дип Салих ясалма күтәренкелек белән күршесенә эндәште.

Ни сабыр Халисәнең дә күңел касәсе мөлдерәмә тулган чак булды, ахры. Әллә нинди әрнүле, пышылдаулы тавыш белән җавап кайтарды:

– Күршекәем, берүк үзенә ычкындыра күрмә инде. Бырачлар өметсез диделәр, шуңа күрә апиратсасын да ясап тормадылар бит. Ачып кына яптылар. Соңга калгансыз, диделәр. – Халисә, кырт хәрәкәт белән башыннан яулыгын сыдырып төшерде дә, аны йөзенә каплап, бертын сүзсез калды. Ирен читендәге буразналарга кадәр тәгәрәгән тозлы тамчыны сөртергә ашыкмады – болай да соңгы араларда күз яше гел-гел эчкә йотып яшәлде… – Эчем тулы ут, дөрләп кабына күрмәсен дип кенә йөрим. Үзе белми, бахыркаем, операция җиңел үтте дип уйлый. Әйтмәскә куштык бырачына, йөрәген бозып, үз-үзен ашап йөргәнче… Хәерле булсын, барысы да Ходай кулында. Без күрәсен башка күрмәс… Салихның «ә» дигәнен дә, «җә» дигәнен дә көтмәстән, кулындагы пумаласы белән үрдәкләрен куалый-куалый, Халисә ишегалдына юнәлде. Капкадан керә-керешли яулыгын чөеп бәйләде, иңсәләрен турайтып, башын югары күтәрде дә, Хәлимнең тагын баскычта башын иеп утыруын күреп, битәрләүле тавыш белән:

– Карале моны, гелән чирлегә сабышып бетте, карт төлке, – дип зарлана-зарлана, үрдәк бәбкәләре алдына сулы табак утыртты. – Бабасы, сиңа әйтәм, сауган сөтне бакчага суынырга утырткан ием, сиңа дигәнен сөзеп өстәлгә кертеп куйдым, кереп эч әле. Әз генә чирләдисә, чебен тимәс чер итәргә әйләнә бу ир-ат, менә агай, иркәләнеп тик утыра.

Аның сүзләрен ишетеп калган Салих, «җиде пот түгел, җитмеш пот тоз ашасаң да, хатын-кызны аңлый алмассың», дип үзалдына баш чайкады да, аякларын сөйрәп кенә үзләре ихатасына юл тотты.

Үрдәкләрен ябып, ишегалдында тегесен-монысын караштырып бетергәч, Халисә эш халатын салып, ире янәшәсенә килеп утырды. Авыл өйләренең тәрәзенә ут эленеп, пәрдәләр төшерелгәч тә Хәлим белән Халисә кузгалырга ашыкмадылар. Кырык ел янәшә яшәп, бер-берсен күз карашыннан аңларга өйрәнгән һәр икесенә дә коточкыч авыр иде. Шушы авырлыкны, аның җан түренә сарылган күләгәсен бер-берсенә сиздермәс өчен әле төртмәле, әле шаярулы сүз катышып, биек болдырның өске басмасында утыра бирделәр.

– Шуны уйлап куйдым әле, карчык, киләсе елга печәнгә төшеп йөрмәбез, сатып кына алырбыз. Әзерне капка төбенә китереп биргәндә, гел интегәсе түгел. Малайларны да тинтерә­теп йөрмәбез.

– Сиңа әйтәм, терелеп беткәч, мунча мичен яңартып атарсың әле. Әллә нәмәшләп соңгы арада җылыны тотмый башлады.

– Мунчасын кем белсен, әллә, мин әйтәм, тананы сатып, машинаны яңартыйкмы дим?

– Тананы сатмый торыйк, атасы, машина качмас. Киләсе елга төпчек тә өйләнәм-нитәм дисә, акчаның кирәк җире табылыр.

– Синең шул булыр инде… Ачуымны китерсәң, төпчек өйләнгәндә, үземә дә берәр яшь хатын алып кайтырмын.

– Сөйләнгән була тагын. Синең холкыңа чыдар ди яшь хатын, ике көн дә түзмәй чыгып качар.

– Күп сөйләшмә, кортка! Менә иртәгә иртүк мәчеткә яшь мулла янына барып сорашам әле, икенче хатын алам дисәң, нәрсә, ничегрәк икәнен һәйбәтләп аңлатсын. Такшту, яшь бикәчкә боерык кына биреп утырасы көннәрең бар әле, карчык…

Иртәнге намазга дәшкән азан тавышына ияреп, кияү егете кебек киенгән Хәлим мәчеткә юл тотты. Ачылырга өлгермәгән төн пәрдәсен ера-ера атлаган ирнең башында «җитешергә иде» дигән уй бөтерелсә, сыер саварга дип кузгалган карчыгы: «Яшь хатын дип чынлап сөйләве булмагандыр бит», – дип утка төшкән иде…

Айгөл Әхмәтгалиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ