Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кукмарада һаман сугышалар... җир өчен!

10 Апрель 2018 1364
Акчарлак”ның узган санында (6 март, 2018, №9) “Кукмарада җирләр югала” исемле язмам дөнья күргән иде. Ләкин, ни аяныч, бер Исмәгыйлевләр генә мондый проблема белән очрашмаган икән. Язмага нокта куярга да өлгермәдем, редакциягә саллы гына хатлар һәм документлар килеп төште. Майская урамы, 50 йортта яшәүче Илсөяр Ягудина; Норма урамы, 23 йортта яшәүче Клавдия Иванова; Майская урамы, 18 йортта яшәүче Ләйлә Исмәгыйлева; Пионер урамы, 46а йортында яшәүче Миңниса Галиуллиналар ярдәм сорый.
Барысы да беравыздан “межаны дөрес ясамаганнар” диләр, Җир комитетына, район прокуратурасына булган зарларын җиткергәннәр, “кемгә ышанырга да белмибез” дигәннәр. Әле бит мондый проблемалар белән очрашкан кешеләр теге яки бу оешма белән генә мөнәсәбәтләрен ачык­ламый, иң беренче чиратта күршеләре белән ачуланыша. Бер хат авторы хәтта сугышып беткән. Күңелсез күренеш. Йөрәгең генә чыдасын. Әле ул җир мәсьәләсе чылбыр буйлап дәвам итә. Чөнки күршенең дә күршесе бар...

Аннан, Исмәгыйлевләр тарихыннан соң, әйтерсең лә, Кукмара халкы дәррәү купты. Инде шалтыратып “фәлән сум түләсәң, кадастр инженеры син сораганча җирне рәсмиләштерә” дип төгәл исемнәр, төгәл бәяләр әйтәләр. Җир комитеты өстенә дә гаеп аталар. Мин, әлбәттә, боларын язып тормыйм, чөнки моның өчен дәлилләр кирәк. Әмма бу хакта тиешле органнарга хәбәр итүне бурычым дип саныйм.

Кукмаралыларны тырыш, уңган-булган, һөнәрле халык буларак беләм. Мондыйлар авызыннан зар ишетәсе, берничә сантиметр җир өчен кычкырышып бетүләренә ышанасы килми. Миңа калса, алар сабыр, бик тә акыллы, зыялы булырга, барлык проблемаларны тыныч кына, матур итеп күршеләрчә чишәргә тиеш. Аннан, җитәкчеләр дә мондый һөнәрле халыкны хөрмәт итәргә, аларның зарына колак салырга тиеш. Салмыйлардыр күрәсең, югыйсә район халкының аларга карата ышанычы көннән-көн кимемәс иде. “Район администрациясенә ярдәм сорап барсак, “сезгә ике метр җир җитә” дип мыскыл итеп кайтаралар” диләр олы яшьтәгеләр. Гомумән, Кукмарада болай дип әйтергә бик яраталар...

Инде сезне тагын берничә кеше проблемасы белән кыскача гына таныштырам. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен тиз генә аңлап та бетереп булмый. Чөнки һәрбер хат авторы артында әллә ничә суд. Югары судка да барып җиткәннәр. Әмма суд карарлары белән килешмиләр. Шулай итеп, нинди хәлләр соң бу Кукмарада?

  Илсөяр Ягудина хаты:

“Күршеләр “безнең җирне басып алгансыз”, диләр. Бернәрсә дә аңламыйбыз. 1972 елдан соң бер генә әйбер дә төземәдек. Йортыбыз әти-әнинеке, ул безгә мирас буларак күчте. Өйдә ике гаилә яшәгән. 1971 елда әти-әни шушы гаиләнең йортын сатып алган, сатып-алу турында килешү, гомумән, кирәкле бөтен документлар да бар. Күршеләр үзләре безнең җиргә кергән, ләкин без тавыш чыгарып йөрмәдек. Алар белән 30 ел күршеләр булып яшибез инде. Алар күрше участокны 1988 елда сатып алды. Әти 2009 елда үлде. Менә шуннан соң башланды инде хәлләр! Әти мех фабрикасының сак хезмәте җитәкчесе булып эшләде. Сугышта катнашкан, гадел коммунист иде. Беркемнән, беркайчан, бернәрсә дә алмады һәм башкаларга да бирмәде”, – дип язган автор.

Аңлавымча, Ягудинаның бер як күршесе – Хурамшина фамилияле (автор әйтүенчә, ул кошчылык фабрикасы директоры булып хезмәт куйган), икенче як күрше – Ринат Җаббаров (судта баш судья булган).

“2016 елда яңа койма тотарга булдык, – дип яза Илсөяр. – Хурамшина йөгереп чыкты, аннан улын чакырды, улы исә профильләрне алып атты, һаман да төзелеп бетмәгән килеш тора...”

Аннан гадәттәгечә инде, Хурамшина Ягудинаны судка бирә. Кулында бөтен документлары да булган Илсөяр судка башын югары чөеп барып керә. “Хурамшина “бәйсез экспертиза” чакыртты. Соңыннан Җаббаров та чыкты. Адвокат Нургалиев һәм судья Хуҗина экспертиза нәтиҗәләреннән генә чыгып эш итте, калган документларга күз дә салмадылар. Элек Хурамшинаның җире кечкенә генә иде, хәзер зур булды”, – дип язган Ягудина.
Соңыннан Ягудина үзенең шиклә­ре белән уртаклашкан, кайларга мөрәҗәгать итүләрен бәян иткән. Алар да Югары судка кадәр барып җиткәннәр. Әмма бернәрсә дә үзгәрмәгән.

Клавдия Иванова хаты:

“Норма урамындагы 23 йортны 2012 елда сатып алдык. Шушы ук елны күршебез Рәхмәтуллина “бу безнең җир” дип, безнең түр бакчада яңа койма тотып куйды. Анда элек койма бар иде инде. Кыскасы, ул безне – гадел сатып алучыларны законсыз рәвештә җир басып алуда гаепләде. 2013 елда җирләрне саклау һәм файдалану буенча дәүләт комитеты инспекторы А.И.Бикеев үзенә чакырды. Соңыннан участокны килеп тикшерделәр, безнең тарафтан бернинди закон бозуны да, җирне басып алуны да тапмадылар. Актлар бар. 2016 елда без участокның тулы хокуклы хуҗалары булдык. Әмма ничектер Рәхмәтуллина бездән башка гына җирләрне үлчәткән. Шуның нәтиҗәсендә Кукмара районы прокуроры Р.Шакировка хат җибәрелгән. Анда безнең участок 806 кв.м. урынына 1153 кв.м. дип күрсәтелгән. Суд булды һәм “бәйсез экспертиза” билгеләделәр. Соңыннан шул мәгълүм булды: без бакча ягыннан 22 сантиметр күршеләргә, ә алар гараж ягыннан 29 сантиметр безгә кергән. Ләкин ни өчендер судта Рәхмәтуллина җиңде. Бөтен түләүләрне дә безгә күтәрергә туры килде. Экспертиза өчен дә, адвокат өчен дә без акча бирдек! Югыйсә, коймага тимәдек, аны урыныннан кузгатмадык, ничек сатып алдык – шулай яшәдек. Башта безнең арадагы чик бер төрле, соңыннан икенче төрле булган. Боларны экспертиза нәтиҗәләреннән күрергә була. Рәхмәтуллина җирне 2013 елда басып алган. Канализация коесы да урам уртасында тора. Нишләп җир надзоры, шулай ук җирле үзидарә рәисе моңа игътибар итми?”

Миңниса Галиуллина хаты:

“1971 елда без йорт салу өчен 6,37 сутый җир алдык. Ике якта да эшләнеп бетмәгән өй тора, койма да тотылмаган иде. Кечкенә агач йорт төзеп яши башладык. Сул як күрше гел минем якка керергә тырышты, мунчасын да минем ишегалдына салды. Хәзер бөтен пычрак суы минем ишегалдына ага. Участокны да ике яктан кысып бетерделәр. Килеп үлчәгән саен киметеп китәләр. Ничек шулай була инде? Җирем 5,47 сутыйга калды”.

Документлардан күренгәнчә, 1971 елда аңа 7 сутый җир биргәннәр.

Ләйлә Исмәгыйлева хаты:

“Миңа Әхмәт Юныс урамында 10 сутый җир биргәннәр иде. Әмма бу юлы да ул (кадастр инженерының исеме бар. Э.Ф.) җирне күршеләр файдасына киметкән һәм участокны рәсмиләштерми. Ә Башкарма комитет “җирегез 10 сутый” дип тәкрарлый. Нишләп бездә Җир комитеты ни тели – шуны эшли икән? Телиләр икән, җиреңне башкага алып бирәләр...”

Болар – хатлардан юллар. Чыннан да, нишләп шулай килеп чыккан соң? Кем хаклы да кем гаепле? Нишләп барлык авторларның да проблемалары һәм аларның чишелешләре бертөрле? Бу сорауларга кем җавап бирә? Башкаларның хәлләре ничек? Моннан соң Кукмара администрациясе дә, Башкарма комитет та, Җир комитеты да бәлки башкачарак эш алып барыр? Бер Кукмара өчен күбрәк түгелме соң бу аңлашылмый торган хәлләр?
  
Шунысы игътибарга лаек: монда хат авторларының күршеләрен да гаепләп булмый, чөнки суд булган, алар күршеләренең җирләренә кермәгән, гаепләре табылмаган. Район суды карар чыгарган. Карарны Югары суд та үзгәрешсез калдырган.
Һәм тагын бер әйбер: күпләр җир­ләренең сызымын дәүләт актында күрсәтелгән рәвештә дип бара. Ләкин кадастр палатасы инженерлары әйтүенчә, әлеге документта җирнең чиге түгел, ә күләме күрсәтелә. Ә чиге ызан бүлгәннән соң гына билгеле була. Шуңа күрә, җирнең рәвеше нәкъ актта сызылганча булырга тиеш дип әйтү дөрес түгел. Ә инде чикләрне билгеләгәч, җирне рәсмиләштереп була.

Һәм соңгысы: халыкка да әйтер сүзем бар. Авторларның күбесенең кулында 1971-72 елларда Башкарма комитет җир алырга, йорт салырга биргән рөхсәт язуы бар. Җәмәгать, моңа кадәр кайда идегез? Узган гасырдан калган рөхсәт язуын 2018 елда селкеп йөреп кенә ни эш майтара алырсыз икән? Күпме сулар аккан, законнар да үзгәрешләр кичергән. Узган язмамда әйткәнемчә, өлгерләр оятсыз рәвештә җирләрне рәсмиләштереп бетергән инде. Аларның кулларында документлары бар! Инде миндә янә теге сорау туа: бу вакытта күршеләр кайда булган? Нигә алардан башка чикләр билгеләнгән? Кем билгеләгән аларны?

Кыскасы, бу темага кабат әйләнеп кайтмый булмас.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ