Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кукмара итекләре ятим калды

27 Июль 2017 1105
Кукмара киез итек комбинатын утыз елдан артык җитәкләгән легендар шәхес – Шамил Әхмәтшин 3 июль көнне вафат булды. Үлемнең рәсми сәбәбе – инфаркт. Җитәкче 63 яшендә китеп барды. Киез итек фабрикасы генералын тынгысыз һәм таләпчән кеше идее, диләр. Кирәк икән, үзе машина астына да кереп яткан, станогын да ясаган. Авыр, болгавыр 90нчы елларда Шамил Әхмәтшин Кукмара киез итек фабрикасын юкка чыгудан саклап кала. Моның өчен аңа меңләгән кукмаралы рәхмәтле.
“Атабыз” дип йөрттек”

Киез итек комбинаты директоры үзе эшләгән коллективта 30 ел вакыт эчендә тере легендага әйләнә. Фабрикада итек басучы, тегүчеләрның җитәкчесе генә түгел, ә иң якын кешеләре дә була ул. Аны “атабыз” дип йөрткәннәр. Кайсы җитәкченең бүген шундый җылы исемгә лаек булганы бар икән?

“Кайчан гына очрамасын, гел елмаеп, матур итеп исәнләште, хәлләрне сорады, кочаклап алыр иде, – ди Шамил абый турында тегүче Юлия. – Ул үзен директор буларак тотмады. Гади иде. Нәрсә сорап керсәң дә кире бормады. Кешенең хәленә керә белде”.

Шамил Әхмәтшин 1954 елда Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында туа. КАИда укый. 1981 елда Кукмара киез итек комбинатында инженер булып эшли башлый. Аннары – баш механик. 1988 елда 33 яшьлек егетне киез итек фабрикасының директоры итеп куялар. Бу вазыйфага Шамил абый өстән куелмый. Хезмәт коллективы аны җитәкче итеп ачык сайлау юлы белән сайлый.

Оборона заказларында утырган итек фабрикасына үзгәртеп кору елларында хәрби заказлар бетә. Солдатларга киез итек сатып алмый башлыйлар. Өстәвенә, фабрика моңарчы нефтьчеләр, газчылар һәм тимер юлда эшләүчеләр өчен махсус җылы кием тексә, бу заказлар да югала.

Предприятиенең хәле авырая. Ул чорда Россиядәге барлык киез итек фабрикалары диярлек ябылып бетә. Ә менә Кукмарадагысы үлми. Шамил Әхмәтшин үзенең үҗәтлеге белән яңа заказлар һәм базарлар таба. Итекләрне Себер, Казахстан, Белоруссиягә озата башлыйлар. Кукмара киез итекләре бүген бренд буларак бөтен Россиядә танылу алган. Һәм моның башында Шамил Әхмәтшин үзе торды, диләр.

Киездән ясалган яңа аяк киемнәренең күбесен Шамил Әхмәтшин шәхсән үзе сыный һәм киеп йөри. Тәкъдимнәрен кертә. Кышын хезмәттәшләре аны һәрвакытта да киез итектән күрергә ияләнгән.

Кукмара киез итек фабрикасы елына ике миллион пар киез итек басарга сәләтле булса да, соңгы елларда шуның нибары өчтән берен генә җитештереп килде. Ел саен фабрика киез итекне 30%ка киметеп бара. “Мондый тизлек белән фабрика акрынлап киез итектән китәчәк. Кирәкми икән, аны нигә басарга?” – дигән иде соңгы очрашуыбызда Шамил абый.
“Ул җирдәге кеше иде”

Шамил Әхмәтшинны соңгы тапкыр күргән, аралашкан кешеләрнең берсе – аның якын дусты Илфат Гайнанов. “Аның үлеменә һаман да ышанып җитә алмыйм, – ди ул. – Йөрәктән нәрсәнедер өзеп алган кебек. Әти-әни үлгәндә генә шулай авыр булган иде. Без аның белән озак еллар якыннан аралаштык. Дус булдык. Шамил иртә тора, соң ята иде. Иртәнге дүрттә ул инде бакчада эшли. Нәрсәгә генә тотынмасын, кулы эш белә иде. Станокларның кайберләрен үз кулы белән ясады”.
Кукмара тегү фабрикасы директоры Рафаэль Голов та дустын искә җылы хатирәләр белән искә ала: “Аның белән 1986 елда таныштык. Шамил бик башлы иде. Җитәкче буларак бервакытта да масаймады. Җирдәге кеше иде”.

Поезд Кукмара аша узганда гел тәрәзәдән Кукмара киез итек фабрикасын карап калам. Бу предприятиене саклап калган һәм үстергән кешене халык гел яхшы сүз, дога белән искә алачак. Игелек кылган ир-егетне халык бервакытта да онытмаячак. Урыныгыз җәннәттә булсын, Шамил абый!
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Марсель Әскәров

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ