Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кризистан Коръән дәвасы яки Бәхеткә ирешим дисәң, кичерергә өйрән

24 Ноябрь 2017 469
Соңгы вакытларда бизнесы артка тәгәрәп, эшсез калып, бәяләр күтәрелүдән һәм хезмәт хаклары түбәнәюдән боеккан кешеләр торган саен күбрәк очрый. Без моны кризис дип атыйбыз, аннан чыгу юлларын эзлибез. Кемнәрдер безнең тормышка аяк чала, алга барырга комачаулый дип исәплибез һәм аларга үчләнәбез. Кризисның сәбәпләре күптөрле, билгеле. Риба капиталы белән чамасыз мавыгу, урлашуга һәвәслек һәм башкалар...
Еш кына тышкы сәбәпләрне читкә этәреп: “Кризис безнең башларда”, – дип тә куябыз. Монысы да хак. Әйтик, Россиядәге бу соңгы кризисны россиялеләр, күршеләренә үчләнеп, үзләре тартып китерде. Хәзер күпме генә зарланма, йөрәктәге кара үч тойгысын юып чыгармый торып, матди уңышка ирешә алмыйсың, бәхет дигәнең дә тәртәсен синнән читкә бора.

Бөек уңышка ирешүнең исә үз серләре бар һәм шул серләргә төшенмәгән көе алгарышка ирешү мөмкин түгел. Бу дөньяда яшәү кагыйдәләрен аңлаткан китабында Аллаһы Тәгалә адәм балаларына ул серләрнең барысын да ача. Иман китермәү сәбәпле, тәкәбберләнеп, бәндәләрнең күпчелеге аларны кире кага һәм гомерләрен кара хәсрәттә һәм уңышсызлыкта үткәрә, илдә кризис булмаганда да, шәхси кризис оештырып, караңгылык һәм өметсезлек эчендә гомер сөрәләр.

Бу язмада сүз һәртөрле кризистан котылып, имин яшәүнең бөек бер серен аңлаткан ике аять турында барыр. Кемнәр ул аятьләр белән ихлас гамәл кылды, илдә барган иң караңгы кризис та аларны читләтеп үтә, кемнәр йөз чөерде – үзләренә үпкәләсен.

“Фуссыйләт” (“Аңлатылды”) сүрәсенең 34-35 аятьләрендә Галәмнәр Хуҗасы һәм Тәкъдирләр Иясе бәндәләргә явызлык кылучылар белән үзләрен ни рәвешле тотарга кирәк икәнен өйрәтә һәм аятьләрдә кушылганча гамәл кылучыларга Бөек Өлеш вәгъдә итә. Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе, әлбәттә, беренче чиратта ахирәткә карый, әмма могҗизалы рәвештә бу дөньяны да тәртипкә сала, муллыкка һәм бәхеткә китерә.

Аятьләрнең мәгънәви тәфсирен укып карыйк (аз гына кыскартып бирәбез): “Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм савап бар, явызлыкка зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл… Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабырлы мөэминәр генә эшли алыр, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олуг бәхетле кешегә генә бирелер”.

Олуг бәхет сүзен русча тәфсирләр “великая доля” дип бирә. Язмышларны үз ихтыярына буйсындырган зат адәм балаларын явызлык кылучыларны гафу итәргә һәм кичерергә өнди, таш белән атканга аш белән атарга чакыра һәм моның бәрабәренә уңыш вәгъдә итә. Билгеле, өлешеңә кул сузучыларны, сәламәтлегеңә зыян салучыларны, абруеңны таптарга тырышучыларны кичерү җиңел эш түгел. Коръән аларга үзләре салган кадәр зыян салу белән җавап кайтаруны да тыймый, тигез күләмдә үч кайтару мөмкинлеге бирә, әмма гафу итүне моннан өстен куя. Дошманнарны кичерүдә зур өстенлекләр бар икәнен аңлата.

Тик кичерү һәм явызлыкка яхшылык белән җавап кайтару бик сирәк, сабырлыгы белән аерылып торган кешеләргә генә хас. Коръәндә тәкъдим ителгән шушы рецептны күп кенә мөселман булмаган шәхесләр дә тормышларын җайга салуда, матди уңышка ирешүдә, кризистан чыгуда файдалана һәм бүтәннәргә дә ул “антикризис программа”ны тәкъдим итәләр.

“Әгәр дә син тормышның кайсыдыр бер өлкәсендә тупикка килеп терәлгәнсең һәм автомобильгә, йортка, эшкә, яраткан кешегә ия була алмыйсың икән, бу синең кемнедер гафу итмәвең сәбәпле”, – ди матди уңышка ирешергә өйрәткән китаплар авторы Джо Витале.
“Тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышка ирешү өчен өч серле ачкыч” дигән китабында Римма Хоум да явызлык эшләүчеләрне кичерүне беренче ачкыч буларак тәкъдим итә.

Кичерү кешегә сәламәтлек бирә, матди байлыкка китерә, дошманнан дус ясый. Моның киресе булганнарның исә югалуы белән кайтаваз бирә. Моны без бүгенге Россия мисалында ачык күрәбез. Ач һәм бәхетсез кешеләрнең тәкәбберләнеп бөтен дөньяны үзләренә дошман итеп кабул итүләрен, үч алу өчен дөньякүләм фаҗига оештырырга да әзер торуларын күзәтәбез. Шул ук кешеләр антикризис программалар язып азаплана, тормышка ашмаган һәм беркайчан да ашмаячак ул программаларны макулатурага тапшыра. Кәгазь пычратып, яңа программалар языла, җәмгыятьтә репрессияләр арта, үч алу механизмы көчәйтелә, шуңа параллель рәвештә бөлгенлек һәм хәерчелек үсә. Ачыккан саен үчләнә, үчләнгән саен ачыга бу халык. Колин Типпинг исемле Америка авторы исә үзенең китабын: “Радикаль рәвештә гафу итү. Әйләнә-тирәңне могҗиза өчен азат ит” дип атый һәм гафу итү аша аерым шәхесләр генә түгел, милләтләр һәм илләр дә бәхеткә ирешә ала дип саный.

Тагын бер тапкыр кабатлыйк: дошманны кичерү бик катлаулы һәм авыр нәрсә, әмма бәхеткә ирешим дисәң, җанны шуңа күнектермичә булмый. Аллаһы Тәгалә үз китабында, аның Илчесе хәдисләрендә гафу итүнең өстенлекләрен кат-кат аңлаталар. Кичерергә өйрәнегез һәм сынап карагыз: кризисның бер шәхескә булса да саубуллашып кул болгавына шаһит булырсыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ