Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кредит коллары

20 Ноябрь 2018 493
Россиянең кредит базары кис­кен темп­лар белән үсә. Бу темага яңа­лык­лар­ны без атна саен диярлек ише­теп торабыз. Белгечләрнең берише монда хәвеф билгеләре күрә, икенчеләре уңай яңалык дип саный. Кешеләр, нигездә, фатирлы булу өчен әҗәткә чумалар. Кулланучылар кредиты алып, маллы булучылар да җитәрлек. Үзәк банк төп ставканы киметкән­нән соң, әҗәт процентлары да кимеде, бу исә ашкынып кредитлы булырга ашы­гучылар санын тагын да үстерде.
 Инде Үзәк Банк процент ставкасын күтәрә башлады. Бу – алган әҗәт­ләрне кыйммәтрәк итеп түләргә туры киләчәк дигән сүз. 1998 елгы масштаб­тагы дефолт булса, вәзгыятьнең кайларга алып чыгасын шуннан үзегез чамалагыз.

Пенсия дефолтыннан соң, пенсионерлар катламы нык юкарачак, димәк, яшьләр туксанынчы еллардагы кебек әти-әни пенсиясенә терәлеп тору мөмкинлеген дә югалтачак.

Кире­сенчә, үз тамагын үзе туйдыру мөмкинлеген югалткан өлкәннәрне кайгырту балалар җилкәсенә төшә­чәк.

Әмма банкротлыкка чыккан бала­ларның моңа мөмкинлеге юк. Хәзер Төркиядән товар ташып та тамак туйдырып булмый – челноклар заманы үтте.

Эшең бармы, юкмы, синнән “самозанятыйлар” салымын түләтергә тырыша әнә хөкүмәт.

Язманы тулысынча "акчарлак" газетасының 46 нчы саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1390
ӨСКӘ