Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кошман буасы кемгә зыян китерә?

26 Сентябрь 2017 377
Кайбыч районы Кошман авылыннан Салих абый Мотыйгуллин беркөнне “Зарлы телефон”га шалтыратып: “Миңа 65 яшь. Өченче төркем инвалид. Бакча башыма буа будылар. Язгы ташу вакытында бакчамны су баса, чишмә дә су астында кала. Буаны җибәрегез дип хакимияткә каршы чыккан идем, миңа көн калмады”, – дигән иде. Ул вакытта “Зарлы телефон”да утыручы журналист җирле үзидарә рәисе Лилия Сафина белән элемтәгә керде, рәис исә болай дип җавап бирде: “Әлеге буаны үзарасалым акчасына ясаттык, 1 миллион 150 мең сумга төште ул. Хәзер Салих абыйның берничә төп карлыганына су тия дип, аны бумыйча тора алмыйбыз бит инде. Чишмә су астында калмый, анысы дөрес түгел!” Лилия ханым күптән түгел экологларның килеп китүен һәм Салих абыйның бакчасын 11 метрга арттырып койма тотып куюын, халык йөри торган тыкрыкны каплавын, йозакны ватып кереп буаны үз белдеге белән җибәрүен, шунлыктан полиция чакыртырга мәҗбүр булуын да әйтте.
“Ташу алып китсен” дидек

Шуның белән без дә тынычландык, чөнки язгы ташулар бетте, рәис тә тулы җавап бирде. Тик Салих абыйны бу җавап канәгатьләндермәде. Алай гына да түгел, аның әйтүенчә, бернәрсә дә үзгәрмәгән һәм су һаман да чигенергә теләми, әле дә Салих абыйның бакчасына килеп менеп, үсемлекләрен харап итә икән. Гомумән, мин Кошманнан “бусаң бу икән буа” дип кайттым. Шушы буа аркасында күпме мәшәкать килеп чыккан, бер дигән мөнәсәбәттә булган кешеләр бер-берсенә кырын күз белән карый башлаган, аралары бозылган.

Кошман зур, матур, төзек, бай авыл, 820 кеше яши анда. Лилия Сафина әйтүенчә, Кошман халкы тырыш, осталар күп, берничә бригада йортлар сала. Үзарасалым акчасын да теләп тапшыралар икән. “Бу акчалар белән өченче ел эшлибез”, – ди җитәкче. Мәсәлән, 2015 елда дәүләт биргән акчаны да кушып, 1 млн 625 сумлык эш башкарылган. Өч зиратның тирә-ягын әйләндереп алганнар, Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәл булдырганнар. 2016 елда исә 1 млн 567 сум авыл өчен тотылган. Чишмәләрне караганнар, кеше күмелми торган зиратка да койма тотканнар. Байтак эшләр эшләнгән, барысын да санап тормыйм. Ниһаять, 2017 ел җитә. Һәм җитәкче халык, депутатлар белән киңәшкәннән соң авыл уртасындагы буаны ныгытып, биегәйтеп эшләтеп куя. Дөрес, әлеге урында элек тә буа буганнар, әмма ул артык күтәрелмәгән, көчле яңгыр яуса агып китә торган булган.

– Ике ай буе башкарылган зур күләмле эш булды ул. Күпме техника эшләде, күпме балчык ташыдык! – ди Лилия Сафина.

Салих Мотыйгуллин Кошман авылында туган һәм бүгенгәчә шунда гомер кичерә. Төрле җитәкче урыннарда хезмәт куйган. Колхоз рәисе булып та эшләгән. Соңгы эш урыны – “Росгосстрах”та директор, шуннан пенсиягә чыккан. Үтә тырыш кеше – аның хуҗалыгына аяк басуга ук моны сизеп аласың. Бакчасында бер метр җир дә исраф булып ятмый, бөтен җирдә нидер үсә. Теплицасында помидорлары кызарган, кыярлары өлгергән. Әллә ничә җирдә җиләк үстерә.

– Гомерем шунда үтте, мин бернәрсәгә дә битараф түгел, эчем поша. Бигрәк тә кешеләргә булган начар мөнәсәбәтне, табигатькә салынган зыянны күтәрә алмыйм. Шуңа күрә каршылыклар килеп чыга. Элек тә туры сүзле кеше булдым, әмма миннән беркем дә үч алмады, беркем дә дошман күрмәде, – ди Салих абый.

Шулай итеп, кышкы суыкларда буаны яңача ясап куялар. Яз җитә һәм менә шул вакытта яңа буа үзенең тотрыксыз, ярсу холкын күрсәтергә тотына.

– 6 апрель көнне буага су тула башлады, – ди Салих абый. – Карыйм, күтәрелә бу. Лилия шалтыраттым, ә ул: “Сброс”ка менеп җитәргә метр ярым бар әле”, – ди.

“Менеп җитсә, бакчаларны, чишмәләрне су басачак, нидер эшләргә кирәк”, – дим. Анда әллә ни эшлисе дә юк. Казырга һәм “сброс” торбасыннан түбәнрәк өстәмә торба салырга кирәк. Әмма Лилия белән сөйләшүдән мәгънә булмады, 7 апрель көнне су өскә менде, торбадан ага башлады, минем карлыган бакчасына да керде.

Инде аңлагансыздыр: буадагы су тау башындагы чишмәләрдән җыела, аннан ерганак рәвешендә юл алып, Салих абыйның бакча артыннан, янәшәдәге чишмә буйларыннан уза.

Мотыйгуллиннар бакчасының өске өлешендә теплица, аннан җиләкләр үсә, түбәнрәк бәрәңге утырткан. Бакча су ярына ук килеп терәлгән. Түбәнлеккә урнашкан. Салих абый – тынгысыз җан, шул яр кырыена карлыганнар, крыжовниклар утыртып чыккан. Алар анда шаулап үсеп утыра, карлыганның ботаклары чак карлыганнарын күтәреп тора. Кыскасы, әлеге куаклар өчен барлык шартлар да бар анда. Су буе, дымлы, күләгә. Бөтен авыл Мотыйгуллиннардан үсентеләр ала икән.

– Бакчагызга су керүдән ни өчен шулай куркасыз? Карлыганнарны агызамы, балчыгын юып алып китәме? – дип сорыйм аннан.

– Бакчага 25 метр су керде. 9 апрель көнне генә кими башлады. Бөтен чүпне алып керде, чүп өелде. Монысы – беренче проблема. Икенчесе – 5 сантиметр калынлыкта ләм утырып калды. 24 апрельдә көчле яңгыр яугач, тагын шул хәл кабатланды, – ди Салих абый.

Сезнең бакча гына шулай зыян күрдеме? – дим Салих абыйга.

– Бер минеке генә түгел. Ташу вакытында буаны алып китүен теләдек. Җирле үзидарәгә гариза яздык. Кул куярга курка халык. Берәү: “Абзарыма кадәр су килеп җитсә дә куймыйм, балаларым өчен куркам”, – диде.

Салих абый әйтүенчә, майның 25ләрендә буаны тутырырга тотынганнар:

– Минем бакчага гына түгел, түбәндәрәк яшәүчеләрнекенә дә су керә башлады, – ди ул. – Алар суның күләмен киметергә теләгәннәр һәм җирле үзидарә мөрәҗәгать иткәннәр, Лилия исә аларга кисәтү ясаган һәм болар куркып калганнар...
“Буа җибәргән өчен маддә бармы?”

Салих абый исә куркак булып чыкмаган, Роберт атлы авылдашын алып, буадагы суны үз белдеге белән киметергә карар кылган. Кыскасы, вентильне ачкан һәм су әкрен генә аска төшә башлаган. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, икенче көнне су тагын күтәрелә, Салих абый тагын китә суны киметергә.

– Килсәк, люкны чылбыр белән чорнаганнар, йозак белән бикләп куйганнар. Бәреп өзеп, кабат ачтым. 20 минуттан өйгә участок полициясе килеп керде. Лилия хәбәр иткән икән. “Буадагы суны җибәргән өчен маддә бармы? Китергән зыян өчен түлим”, – дидем. “Гариза язып, җирле үзидарәгә бар”, – дип киңәш бирделәр. 31 май да гариза язып илттем, – ди Салих абый. – Лилия суны тутыра, азакка кадәр күтәрми, ул аны үзенчә контрольдә тотарга тырыша инде. Әмма аны болай гына контрольдә тотып булмый шул. Йә артык ача, йә артык яба, йә яңгыр ява. Сабантуй алдыннан атна буе бакчаларны су басты. Чишмә дә юк, кечкенә күпер дә су астында калды. Мин туктаусыз шалтырата башлагач, Лилия минем номерны “кара исемлек”кә керткән...

Ул ничәсе көнне су басканын, торбаны кайчан һәм ничә тапкыр ачып-япканын зур төгәллек белән бәян итә. Эш шунда барып җитә ки, язган гаризасына җирле үзидарә рәисеннән җавап килмәгәч, 3 июль көнне прокурорга кадәр бара. Менә шуннан соң, ягъни 8 июльдә Лилия Сафинадан җавап килә, ул буадагы суның күләмен көйләячәген, җайга салачагын әйтә.

– Элек тә буагыз булган, шулай мәшәкатьләр тудыргач, бусы нигә кирәк булды соң? – дип сорыйм элекке колхоз рәисеннән.

– Матурлык өчен ясалган, янәсе. Әмма ул экологик яктан начар, суы пычрак.

– Димәк, бу уйланып бетелмәгән эш булган инде? – дим аңа.

– Мин рәистән “проекты бармы?” дип сораган идем, “бар” диде. Минемчә, бернинди проекты да юк аның, – ди ул.
Бакча белән тыкрык

Салих абый безне аска, яр кырына алып төшеп китте. Берничә рәт бәрәңгесе әрәм булган, яфраклары калмаган, саргаеп беткән, әйтерсең лә, аларны кырау суккан, карлыганнары да йончыган, “су басу нәтиҗәсендә аска таба шудылар” ди әңгәмәдәшем. Крыжовниклар да харап булган.

“Акчарлак” журналистына биргән җавабында җирле үзидарә рәисе Салих абый турында: “Бакчасын су буена таба 11 метрга арттырып, койма тотып куйган”, – диде. Шул хакта сорадым.

– Җир надзоры килде. Тикшерделәр. Нибары ярты сутый артык җир чыгардылар, – ди Салих абый.

Инде теге хәерсез тыкрык янына килеп җиттек. Бу очракта Лилия Сафина белән килешәм, Салих абый аны тотып алган, ишегенә бик салган. Дөрес, ачып кереп була. Тыкрык урынында кура җиләкләре шаулап үсеп утыра. Әмма мин бу “нейтраль җир бит” дип әлеге капканы ачып кермәс идем. Шулай да Салих абыйның моңа үз аңлатмасы бар:

– Бу буш урын иде. Халык чүп түккән бирегә. Әлеге хәл 1978 елдан бирле дәвам иткән. Тыкрыкны чүп үләннәре баса, язга чыккач мин аны чистарта, яндыра идем. Койма белән тотып алганга биш ел. Йөрергә сукмак бар, – ди ул.

– Халык йөриме соң биредән? – дип сорыйм аннан.

– Йөрми. Бу тыкрык аша кая барсын соң ул? Чөнки су аркылы чыгарга күпер юк. Адашып кереп-чыгучылар гына бар.

– Аны хосусыйлаштырдыгызмы? – дим.

– Юк, бу җирләр җирле үзидарәнеке. Койманы алып ташласам, ике метрлы кычыткан үсәчәк, ә болай матур булып тора. Бүгенгә кадәр кисәтү ясаучы юк иде. Хәзер генә тырнак астыннан кер эзли башладылар, – ди Салих абый.

Салих абыйның хатыны белән дә сөйләштем.

– Салих тик торганда проблема эзләп, конфликтка кереп йөри торган кеше түгел, – диде ул. – Димәк, сәбәбе бар. Авылны ярата, бөтен авыл халкы бездән киңәш сорап килә, хөрмәт итәләр үзенн...


“Салих абыйга кирәкми”

Лилия Сафина җирле үзидарәдә 20 ел хезмәт куя икән. 2003 елдан рәис вазыйфасын башкара.

Моңа кадәр Кошман якларыннан зарланып шалтыратучыларны хәтерләмим. Аннан, җирлектә башкарылган эшләр дә әллә каян күренеп тора. Рәиснең үзенә дә эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдереп килүче булмаган...

Лилия дә Салих абый кебек үк Кошманда туып-үскән, шунда калган.

– Әгәр Салих абыйның бакчасы су астында калмаса, бөтен Кошманны су басса да аның исе китмәс иде, – дип сүз башлады рәис. – Торбага задвижка куелган, шуны ачып-ябып торабыз. Беребез дә мелиоратор түгел, суның күпме күтәреләчәген алдан белеп булмый.

– Проект төзелгән идеме?

– Андый зур проектлар белән эшләнгән эш түгел ул. Проектның үзенә генә миллион сум акча кирәк. Апастан подрядчиклар килде. Бу эш өчен 467 мең сум акча куелган иде. Әмма алар: “Бу суммага ныклы итеп эшләп булмый”, – диделәр һәм өстәмә акча тотылды.

– Бакчаларны су басар дип уйламагансыздыр инде?

– Бакчаны су басар дип... Салих абый үзе бакчасын яр буена илтеп терәгән бит! Суның күләмен гел карап торабыз, әле ачабыз, әле ябабыз, берничә тапкыр барабыз. Чишмәләр күп, суның ничек төшкәнен чамалап бетереп булмый. Ачуыбыз була, су күбрәк китә дә бара. Кайвакыт бөтенләй калмый. Тагын халыкка ярамый. Яптык бераз. “Иртәгә күтәреләчәк” дип, бүген тагын ачтык. Тутырырга уйламыйбыз да.

– Сезгә дә өстәмә мәшәкать туган икән, – дим. – Мондый буа нигә кирәк иде соң?

– Авылда зур бер сулык булырга тиеш. Искесендә су тормый иде.


Соңгы сүз

Җирле үзидарә рәисе яңача буа будырып куйган. Мәртәбәле эш! Чөнки сулыклары булмаган авыл, чыннан да, ничектер ятим кебек. Нидер җитми аңа. Беренчедән, ул авылга ямь өстәсә, икенчедән, каз-үрдәкләр рәхәтләнә. Әмма бу четерекле хезмәтнең тискәре ягы килеп чыккан –Салих абый бакчасына су кергән. Ә Салих абый гадәти кеше түгел. Беренчедән, ул бик тә эшчән, үз бакчасында гына түгел, башка урында да нидер утырта, виктория үстерә. Сатам, ди. Сарымсак та анда басу кадәр... Мондый кеше һәр кишәрлекнең, анда үскән һәр әйбернең кадерен белә. Чөнки ул шуның белән яши. Икенчедән, миңа калса, ул җитәкче урыннарда эшләгән һәм бүген дә авылның яшәешенә битараф кала алмый.

Дөрес, барыбыз да Салих абый кебек түгел. Кайберләребез башын кашып кереп китәр, икенчеләребез төкерер, өченчеләребез карлыганнарын күчереп утыртыр иде.

Төптән уйлап карасаң, ул кадәр чаң сугарлык әйбер булмаган да кебек. Өстәвенә, Лилия Сафина өстәмә торба салып, бу кимчелекне бетерегә уйлый. Халыкка гына Алла ярдәм бирсен. Аны кабат үзарасалым акчасына эшләргә туры киләчәк.

Әгәр дә вакытында бу ике кеше уртак тел табып, уртак фикергә килсә, әлеге хәлгә күптән нокта куелыр иде.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ