Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Конкурс нәтиҗәләре белән таныш!

7 Ноябрь 2017 454
Без 30 август көнне Инстаграм битебездә “Акчарлактан” акчалы конкурс” игълан иткән идек. Конкурсның шарты буенча: катнашучылар үзләре төшергән, социаль челтәрдә таралмаган кызыклы видеоларны безгә юлларга тиеш иде.
Иң күп карау җыйган 10 кешегә без акчалата бүләк тапшырабыз дип вәгъдә биргән идек (1 урынга – 1000 сум, 2 урынга – 500 сум, 3 урынга – 300 сум, калган 7 урынга 100әр сум)

Сездән бик күп видеолар килде. Без аларны үз чиратыбызда akcharlak_official битебездә урнаштырып бардык.

Ниһаять, җиңүчеләрне билгеләү вакыты килеп җитте.

1 урынны Гөлүсә Закирова (18 023 карау) һәм Мөслимнән 3 яшьлек Данир-Данил Сабировлар (15 093 карау һәм күпләгән комментарий) бүлешә.

2 урын – Элина, 2 яшь, Сарман (14 324 карау).

3 урын – Азат Хөсәенов, 2 яшь (9177 карау).

4 урын – Сәмирә Аглиуллина, 1 яшь (8633 карау).

5 урын – Гадел Билалов, 4 яшь (7928 карау).

6 урын – Алия Юнысова (7727 карау).

7 урын – Нияз һәм Лиана Хәкимуллиннар, Әтнә районы Күнгәр авылы (7634 карау).

8 урын – Чулпан Җәмәлиева (7499 карау).

9 урын – Рәнис Хафизов, 6 яшь (7486 карау).

10 урын – Зәмирә Сибгатуллина, 4 яшь, Арча районы Орнашбаш авылы (7338 карау)

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ