Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Китап укымагач, Хәмдүнә буламыни инде ул?”

11 Июль 2017 1431
– Хәмдүнә апа, китаплар укырга яратасызмы?

– Ничек кенә! Китап укымагач, Хәмдүнә буламыни инде ул?

– Сатып алып укыйсызмы? Әллә электрон варианттамы?

– Сатып алам. Өемдәге шәхси китапханәмдә 500ләп китап бар. Өй, бакча тулы китап. Яңалыкларны күзәтеп барам, читтә калган юк.

– Нинди жанр күңелегезгә якын?

– Классиканы укырга яратам. Тарих белән кызыксынам. Элек өстән-өстән генә укып чыккан булсам, хәзер тирәнтен өйрәнәм.

– Комедия, драмалар ошыймы?

– Зөлфәт Хәким, Нурихан Фәттах, Лена Шагыйрьҗан әсәрләрен бик яратам. Театрга барып спектакль карап кайтам. Ә менә заманага ияреп, җитәкчеләргә яраклашып язылган әсәрләрне, гомумән, укый алмыйм. Андыйлар бервакыт бик күп язылды. Ул әсәрләр минем халәткә туры килми.

– Хәзерге көндә нинди китап укыйсыз?

– Патшалар тарихын өйрәнеп ятам әле. Князь Владимир, Иван Грозный, патшабикәләр чорын. Шулай ук җыр өлкәсендә кайнагач, шигырьләр укыйм. Хәзерге вакытта Рөстәм Зәкуан шигырьләренә тукталдым. Яшь вакытта бик күп укый идем, хәзер вакыт җитми, репертуар туплау өстендә эшлим.

– Әле үзегез дә китап чыгарырга җыенасыз бит...

– Әйе, тәмамлыйм инде. Юбилейга чыгарып җиткерәсе бар. Ел ярым вакытым калды.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ