Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кишер үстерү буенча хаталар өстендә эш

22 Ноябрь 2017 402
Нигә вак?

Вакытында сирәкләнмәгән кишер вак була. Беренче тапкыр аны беренче чын яфрак чыккач сирәклиләр. Сезонына кишерне 2-3 тапкыр араларга кирәк. Ә цилиндр формасындагы кишергә үсү өчен җир әзрәк кирәк.


Нигә ярыла?

Дөрес сугармаудан һәм һава торышының эсселектән соң кинәт яңгырга китүеннән.


Кишер нигә ботаклы булып үсә?

Бу – җиргә свежий тирес һәм янмаган черемә кертүдән. Кишер свежий органик ашламалар яратмый. Иң яхшысы: минераль ашламалар. Кишер аны яхшы үзләштерә.

Шулай ук төп үсеш тамырына зыян килгән очракта да, кишер тармаклана. Бу очракта ян-як тамырлар тиз үсеш ала. Төп тамыр сирәкләгән вакытта да зыян күрергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, сирәкләгәннән соң кишерне яхшылап сугарыгыз.

Тамыразык дөрес формалашсын өчен фосфорлы ашламалар кулланыгыз. Аны җиргә орлык чәчәр алдыннан кертәләр. Кишер түтәлен алдан әзерләгез, туфрак утырырга тиеш. Кишер тамыры янәшәсендә үскән зур чүпләрне алганда да зыян күрә. Кишер уңышы мул булсын дисәгез, аны суган һәм редис түтәле арасына утыртыгыз.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ