Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Киек каз юлы

23 Октябрь 2018 548
ХИКӘЯ
Артык эссе, бәгырләрьне ян­дыра-көйдерә. Кайткан кунаклар да йоклый алмыйлар. Минем торып чыгып киткәнне күргәч, бер-бер артлы чыгып җиттеләр. Иң соңыннан карт әби дә чыкты. Аны уртабызга утырттык та аркасына җылы шәл салдык. Аллам сакласын, җил бәрә күрмәсен! Бик кирәк ул безгә, иң кадерле кешебез!

“Әйдә, берәр хикмәтле нәрсә сөйлә әле”, – дидек. Безнең әби – аяклы китап ул, әллә ниләр белә. “Белгәнемне кат-кат сөйләттегез бит инде. Ни генә сөйлим икән соң?” – ди әби. Шулчак башыма бер шук фикер килде. “Әби, син әллә ниләр беләсең. Йолдызлар турында бер дә сөйләгәнең юк. Әйдә, шуларның берәрсе хакында сөйлә әле”, – дидем. Әбиебез төнге күккә карады да: “Киек каз юлы” хакында сөйләсәм генә инде”, – дип ымсындырды. Без әбигә елыштык, бер дә ишеткәнебез булмаган нәрсә хакында тыңларга дип тын калдык.

Төннең сихри тынлыгында әбиебез артыннан үткән заманнарга кайтып киттек...
“Киек каз гомере буена Кояшка кызыгып яшәгән. “Их, Кояш янына менеп яшәр идем!” – дип дусларына да сөйләгән. “Кояш янында беркем яши алмый, анда менә күрмә, янып үләрсең, харап булырсың”, – дигән аңа дуслары. Әмма Кояш, хыял булып, Киек казны гел ымсытып торган. Бервакыт Киек каз, канатларын юешләр өчен, соңгы тапкыр күлдә коенган да күк катына менеп киткән. Бер көн, бер төн менгән, әмма һаман да менеп җитә алмый икән. Киек казның канатлары талган. Күктә туктап ял итеп булмаганга, бик арыган ул. Кояш белән ике араның бик ерак икәнен белмәгән Киек каз. Бел­гән булсамы?..

Киек казның канатлары ыңгырашып җил­пенүенә бөтен дөнья яңгырап торган. Канат төбеннән агып чыккан кан тамчылары кояш яктысында яктырып, балкып үтәли күренәләр икән...

Еллар үткән, Киек казны башкача күрүче булмаган. Барып җитә алганмы ул Кояш янына? Монысын да белүче булмаган. Күктә Киек казның юлы гына ап-ачык булып чагылып калган. Әле дә Киек казны хәтерләтеп, балкып торган юл бик күп кешеләргә адашканда дөрес юл күрсәтеп, ярдәм итә икән. Киек каз юлыннан барган кешеләр исән-имин өйләренә әйләнеп кайтканнар.

Киек каз әйләнеп кайтмаса да, аның хакында кешеләр бер дә онытмаганнар. Ядкарь итеп, буыннан-буынга сөйләп тапшырганнар. Үз гомере хакына күп кешеләргә юл күрсәтеп, төнге юлга маяк булган Киек казны сез дә онытмагыз, балалар!”

Әби сөйләп бетерде. Кемдер җебегән борынын тартып куйды, кемдер тамагына утырган төерне йота алмый изаланды. Мин исә күктән күзем ала алмадым.

Юеш канатларын җил­пеп күккә ашарга те­ләгән Киек казны кызганмадым мин. Ки­ре­сен­­чә, сокландым! Ул бит хыя­лына ире­шер­гә теләгән. Кояш­ка ме­неп җитсә янып үләсен дә бел­гән. Әмма куркып кал­маган. Берүзең шундый биеклеккә менеп кит әле син! Үзеннән соң кеше­леккә якты эз калдырган Киек каз.

“Төн кошлары, әйдә, керегез инде, чәй әзерләдем”, – дип әни тәрәзәдән башын тыкмаса, күпме утырган булыр идек икән күктәге Киек каз юлына карап?

Мин элек тә “Киек каз юлы”на карап торырга ярата идем. Моннан соң бигрәк тә якын булыр ул миңа. Әбием сөйләгәнне “Легенда” дип атады бер кунак. Ә мин аны “Батырлыкка мәдхия” итеп кабул иттем. Әбиебез исә: “Мин боларны бездән калганнарның күңел-калебләре чистарынып китмәсме, дөньяга, табигатькә мөнәсәбәтләре яхшырмасмы, күзләренә иман чаткысы кунмасмы дип өметләнеп сөйлим”, – диде.

Айсылу Минһаҗева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1674
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ