Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Кибеттән балык сатып алган юк, тотканы җитә"

29 Ноябрь 2017 275
Миннил абый Хәсәншин – күршебез. Әлмәт районы Мәмәт авылы кешесе. Үземне белә башлаганнан бирле Миннил абыйның кармакларын багажнигына салып, авыл буасына балыкка йөргәнен хәтерлим. Яраткан шөгыленә ул гомере буе хыянәт итмәде. Эше дә туры килеп торды: бер тәүлек эшләп, өч көн ял итә иде. Димәк, Миннил абый бер көн эштә, ә өч көн балыкта. Пенсиягә чыккач, күршем тәмам рәхәткә чыкты. Хәзер көн саен балыкта ул!
– Буш вакытта балык тотудан рәхәт нәрсә юк, – ди тәҗрибәле балыкчы. – Су буенда көтеп утыруы да ошый, балыкны өстерәп чыгаруы да. Кышын өйдә телевизор интектереп, аптырап тик ятканчы, шунда төшеп утыруың мең артык. Җәен иртән һәм кич төшәм, көндез хуҗалыкта эш эшлим. Эрерәкләре эләксә, хатын кыздыра, яратып ашыйм. Вак-төягенең кылчыгын чистартып утырырга иренәм, алары белән тавыкларны сыйлыйм. Балык кына ашап яшәгәч, безнең тавыклар кояшсыз көнне дә йомырканы күп сала. Үзебезнең дә кибеттән балык сатып алган юк, тотканы җитеп бара.

Язманы тулысынча 30 ноябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 47 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ