Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Хуш, кебаб” белән хушлашырга тилмерәбез”

20 Ноябрь 2017 662
Казанның Фучик урамында яшәүче Ольга Тукмакова редакциягә берничә мәртәбә шалтыратты. “Йортыбыз каршында шашлык белән шаурма пешерәләр, морҗаларыннан кап-кара төтен чыга. Исе дә бик зәһәр, суларга һава юк, тәрәзәне ачып өйне җилләтә торган түгел”, – дип зарланды ул.
Башыма килгән беренче уй: “Кайда пешермиләр инде ул шашлык белән шаурманы? Андый нокталар хәзер адым саен, берәүгә дә зыяннары тими бит...” – булды. Баксаң, Ольга ханымның юк сәбәпне бар итеп, кәефе киткәндә шалтыратуы гына түгел икән бу. Ул чаттагы ис, чыннан да, завод тирәсеннән ким түгел...

– Анда эшләүчеләр ризыкларын хәләл дип сата, үзләре намаз укыйлар, ураза да тоталардыр. Безнең бу кадәр күз яшебез тик ятмыйдыр. Кеше рәнҗеше аша пешергәч, ул ризыкның нинди файдасы, хуҗасына нинди рәхәте булсын соң? Ничек шуны аңламыйлар икән? Пешерсеннәр шашлыкларын, ләкин аның урыны бу түгел! Әнә, нокталарын юл кырыена урнаштырсыннар, йортлардан читтәрәк төтенләтсеннәр! – ди Ольга Тукмакова.

Язманы тулысынча 23 ноябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 46 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ