Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хуҗа Насретдин образындагы Фәнис Җиһаншаны аздан гына төрмәгә утыртмый калганнар.

26 Январь 2018 2997
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша шушы арада ерак сәфәрдән кайтып төште. Артист Хуҗа Насретдин образында дөньяның төрле илләрендә сәяхәтен дәвам итә. Бу юлы аның тукталышы Дубайда булган.
– Менә икенче ел инде Камал театры сәхнәсендә бара торган Хуҗа Насретдин персонажы дөньяның төрле илләрен, чүлләрен, диңгезләрен, шәһәрләрен гизеп йөри, – ди Фәнис Җиһанша. – Бу безнең спектакль алдыннан “промо ролик” кебек башланып киткән иде, бүгенге көндә дә дәвам итә. Инде күп кенә шәһәрләрдә булырга туры килде. Соңгысы – Дубайда тукталдым.

            75BjmjrPPrs.jpg


– Төшерү группасын үзегез белән бергә алып бардыгызмы?

– Төшерү группасы – Дубайныкы, Исмәгыйль әфәнде Шәңгәрәевнең кул астында эшләүче оператор егетләр. Алар белән бергә без Дубай Марина каласының күренешләре фонында, җырлый торган фонтаннар каршында һәм чүлдә төшердек.

– Хуҗа Насретдин киеменнән шәһәр буйлап йөргәндә Дубай халкы сәерсенеп карамадымы?

– Минем өчен көтелмәгән бернинди дә хәл юк. Ләкин шунысы кызык – Дубайда дөньяның бөтен милләтен күрергә була дисәм, һич тә арттыру булмас. Минем киемнән дә кәттәрәк киенгән, үзләренең милли киемнәре белән чыккан кешеләр бик күп. Миңа үз мохитемдә, үз дөньямда яшәгән кебек, көннәр буе шул ук сакал, кәләпүш, буй-буй чалбардан таксида утырып йөрергә, кибетләргә кереп әйберләр алырга туры килде. Кешеләрдән бернинди дә сәерсенү сизелмәде. Әйтерсең лә шулай булырга тиеш, мин гомер буе шундый булып яшәгәнмен.
– Барыбер берәр кызык хәл булмый калмагандыр әле...

– Булды. Пальмага менү күренешен төшермәкче идек. Шул тирәдә генә ике хезмәткәр – пакыстан кешеләре утыра. Оператор һәм аның ярдәмчесенә: “Әйдәгез, мин бу агачка менәм. Ә әнә алар мине арттан этеп менгерсеннәр”, – дим. Имеш, мин агачка менеп җитә алмыйм, алар өстенә егылып төшәм. Шулай дип агачка килә башлаган идем, оператор бик тиз туктатты. Анда пальма агачлары дәүләт сагында икән. Аларга язарга-сызарга да, бозарга, тияргә дә ярамый, бик зур штраф, хәтта төрмә каралган.

Иң кызыгы: мин Казаннан килгән бер хәзрәт белән таныштым. Ул үзе мине танып алып: “Минем бу спектакльне караганым бар, сөбеханалла! Нишлисез сез монда?” дип килеп эндәште. Аннан без аның белән танышып киттек. Ул мине финики җимешләре сата торган базарга алып барды. Мин шул хуҗа киеменнән базарга киттем. Әйберләр алдык та, танышым миңа театральләштерелгән бер өзек уйнарга тәкъдим ясады. “Мин хәзер кунакханәгә керәм. Синең әйберләреңне алдан үзем күтәреп барырмын, ә син минем арттан горур гына бар”, – ди. Кунакханәгә керүебез булды, бөтен хезмәткәрләр ниндидер зур хөрмәт белән миңа баш ияләр. Мине ниндидер зур түрә, ә танышымны минем хезмәтчем дип уйлаганнардыр инде. Чыгып киткәндә ике кеше килде дә, мине ресторанга алып китә башладылар. Шунда яңа танышым миңа: “Менә күрәсеңме, сиңа нинди хөрмәт күрсәтәләр. Мин монда ничә көн яшәп тә мондый хөрмәткә ия булмаган идем”, – ди. Ләкин әлеге тәкъдимнән баш тартырга туры килде, чөнки вакыт бик кысан, съемкаларым бар иде.


               F41rljEKsoE.jpg


– Дөнья гизеп йөргән Хуҗа Насретдин маҗараларын кайчан һәм кайда күреп булачак?

– Әлегә бу ябык проект. Алга таба барысы да ачыкланыр. Бу кинофильм булачак, Алла бирса. Хуҗаның төрле илләр, төрле дөньядагы шәһәрләр аша шунда яшәүче халыклар арасында сәяхәте.

– Ә ишәгегез кайда?

– Съемкалар башланганда минем ишәгем бар иде. Ул Сахара чүлендә үлде. Хәзер мин ишәксез.
Фәнис Җиһанша Дубайга барып берничә эшне берьюлы эшләп кайткан. Әлеге калада яшәүче эшмәкәр Исмәгыйль әфәнде чакыруы буенча турфирмаларда эшләүчеләргә «актерлык осталыгы» буенча дәресләр биргән. Әлеге тренингка хезмәткәрләр генә түгел, ә анда ял итүчеләр, барлыгы 30 кеше килгән.

– Мастер-классларның максаты – хезмәткәрләргә, клиентлар белән эшләгәндә, үз-үзләрен ничек дөрес тотарга өйрәтү иде. Инглизчәм бик начар, дәресләрне ничек җиңеп чыгармын, дип курыккан идем. Куркуым беренче минутлардан ук юкка чыкты. Чөнки килүчеләрнең күпчелеге үзебезнең татарларыбыз – Татарстаннан һәм Башкортстаннан чыккан милләттәшләребез иде! Аларга соклануымны яшерә алмыйм. Биремнәрне шундук эләктереп тә алдылар, башкарып та чыктылар. Милләттәшләрем арасында йөргәч, үземне ватанымнан киткән кебек тә хис итмәдем. Бары чүлгә алып чыгып «ыргыткач» кына, кайда икәнемне аңладым, – дип шаярта артист. – Әлбәттә, 2-3 сәгать эчендә генә «ораторлык осталыгы» буенча бөтен белемнәрне дә биреп бетереп булмый. Шуңа күрә бу очрашулар даими булыр дигән уйлар белән таралыштык. Дөресрәге, көзгә кадәр дип саубуллаштык.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ