Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хейла

7 Сентябрь 2018 1054
Шаян ХИКӘЯ
    Юк, булмаса булмый икән! Наилә бу язда да ябыга алмады, җәйгә 60нчы размер белән кергән иде, шуның белән көзгә дә керер ахры.

    Инде ашамый да торып карады, су да эчми үзен күпме азаплады. Ник бер кило булса да ташласын! “Яратканга ябышыр” дигәндәй, шулкадәр яратып ябышыр икән бу май катлавы. Наилә көзге каршына басып үзенең бүселгән, ишелеп төшкән корсак турысына озак кына карап торды. Кайдадыр биле дә булырга тиеш иде... Хәзер кайдан табасың инде аны?

   Интернет аша танышкан дус кызына зарын сөйләми кала алмады Наилә, бөтен эч серен ачып салды. Тегесе юатып азапланмады, “Безнең авылга кайт, монда бөтенебез юан, безнең арада
рәхәтләнеп яшәрсең”,–дип язып җибәрде.

   Әнисе кызының авыл дип тел тибрәтүен сизеп алды да: “Ничә елдан бирле кайтып күргәнең юк, бар, әбиең янына кайтып кил”,–дип буранын очырды.

   Дөрестән дә, Наиләнең әбисен егерме еллап күргәне юк инде. Ә нәрсә? Нигә кайтмаска? Кайта Наилә, менә күчтәнәчле сумкасына тагын бер торт кына алып сала да йөгерә авылга. Авылга, әбигә!

   Наиләне күргәч, әбисе бермәл тынсыз калды.

   “Сөбханаллаһ!”–дип куйды ул җилкапкадан көч-хәл белән кергән оныгына карап.

   “Авыл башыннан бирле” җәяү килгән Наилә әбисе янында “Летай” компаниясенең вышкасыннан бер дә ким түгел иде. Әмма әби кеше һушын тиз җыйды.

   “Борчылма, кызым, ябык тырырмын, Алла боерса”,–дип, әллә үзен өметләндереп, әллә кызын юатып аркасыннан сыпырды. Әби иртүк торып “кунакка” кабартма, коймак, майда йөздереп бавырсак пешереп куярга өлгергән иде. Кетердәп пешкән ризыклар ничек кенә ымсындырып тормасыннар, кунак аларны ашый алмады.

   “Шыр тоз!”–дип чәрел дәде ул, “Ни эш инде бу?” дигәндәй әбисенә ачулы карап. Алай гына да түгел, кайнатмалары да авызга алгысыз иде әби кешенең. Кәҗә сөте белән ясалган чәй, катык – менә иртәнге аш! Бар икән күрәселәре!

   Әбисе күрмәгәндә, Наилә кибеткә тайды, берәр тәмле ризык булмый калмас әле.

   Әбиләркүрми калган нәрсә буламы?! Күрде әби оныгының кибет ягына юл тотканын. Кичә кичтән үк кибетчене кисәтеп куйганга исе китмәде, көлемсерәп кенә куйды да, эшендә булды.

   Борынын салындырып кайткан онык: “Вот авыл! Кибетләрендә ашарлык берни юк, ул срогы чыккан товарларны нигә прилавкага куялардыр, аңламыйм”,–дип мыгырданды.

   “Эш пешә болай булгач”,–дип әби кете-кете көлеп куйды да өйгә кереп китте.

   Бер минуттан аның ачыргаланып: “Наилә балакаем, үләм бит, кер әле!”–дип кычкырганы ишетелде. Онык өйгә атылды. Әби кеше идәнгә егылган, хәле бик авыр иде, онык ярдәмгә чакырып күршегә йөгерде.

   Авылда моның кадәр эш бардыр дип уйламый иде Наилә. Ялгышкан... Авылдагы эш мәңге бетә торган түгел, эшләгән саен арта бара торган, бик вак, күзгә күренми торган эш икән бит.

   Бер минут тик тора алмаган Наилә хәлдән таеп кереп егылгач, ни эшләгәнен хәтергә төшермәкче булса да, эшләнмәгән икенче эш барлыгы искә төшеп, тагын чыгып чаба. Каз бибиләрен су буена төшерергә, алып менәргә... кәҗә, аңа печән җыю... бәрәңге бак-
часы, андагы бетмәс алабута... ерак коедан су ташу... Керне дә кул белән юа икән бит әбисе!

   Нигә Наилә кайткач кына чирләп китте соң әле бу әби? Эш күп булу бер нәрсә, менә авыру карау... Ә авыру карау ансат түгел икән. Авыру әби шактый көйсезләнә, Наилә кичне, йоклар вакытны көтеп алса да, әби тиз генә йоклап китәргә җыенмый, үзен көйләтә.

   Кайбер көннәрне чәч тарарга да вакыты калмый Наиләнең. Инде көзгегә карамаганына да ике айлап бул гандыр. Булгандыр...

   Тукта әле, әбисенең көзгесе дә юк икән бит. Менә әкәмәт!

   –Әби, синең көзгең бар иде түгелме соң?

   –Әле дә бар ул, кызым, әнә, чоланга чыгарып куйдым. Миңа нәстәгә ул?

   Наилә чоланга чыгып көзгене алып кермәкче иде дә, каранып торганда читтәрәк торган бизмән–үлчәүне күреп бу уеннан кире кайтты. Атылып өйгә керде дә әбисеннән:

    –Әби, минем үлчәнеп карыйсым килә. Бая көзгедән ялгыш күрдемме шунда, әллә ябыкканмын инде?–дип сорады.

   –Үлчәү бар, кызым, кибеттә генә,– диде нигәдер сөенгән әбисе, “каты авырудан ыңгырашып алырга” да онытып.

    Наилә кибеткә йөгерде. Йөгермәде, очты ул, аңа канатлар үскән иде. Кызның шатлыгы эченә сыймады, өч айга 20 килога ябыккан!!!

   Инде кыз өйгә йөгерде, шатлыгын әбисе белән уртаклашырга ашыкты. Ишектән керсә, шатлык өстенә шатлык – әбисе терелгән, йөгерә-йөгерә чәй куеп йөри.

   “Әбием! Мин ябыктым!”–дип зыр- зыр әйләндерде ул әбисен. Әбисе исә кет-кет көлеп: “Яхшы булган, кызым, маладис!”–дип оныгының аркасыннан сөйде. Наилә әбисен яңа гына күргәндәй сәерсенеп: “Әби, син ничек тордың? Озак авырдың бит, диагнозың нинди иде соң синең?”–дип сорап куйды.

   –Диагнозы “хәйл ә” иде аның, кызым,–дип елмайды әби.

   –Хейла? Гомеремдә беренче тапкыр ишетәм,–дип аптырады онык.

   –Ярар, кызым, аптырама, мин савыктым, син ябык тың, хәйлә түгел чурт булсын, файдасы тиде бит,– дип кеткелдәде әби.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2784
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ