Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Хатыныңнан дер калтырап тор, имеш... Бу иҗат кешесеме?"

27 Сентябрь 2017 587
Камил Кәримов белән әңгәмә.
– Хәбир Ибраһим: “Мәхәббәт турындагы романнарымны хатыным да укый, аннан курыкмыйм”, – ди. Күп кенә татар язучылары курка икән...

– Син үзеңне аңлый торган хатын тап! Алыштыр! Ялгыз яшә! Әйе, андый язучылар бар, сиңа исемнәре белән әйтеп бирә алам, әмма яхшы түгел. “Хатын мине өйдән куып чыгарачак бит... Хатын белән берәр хәл булса, мине балалар өйдән куып чыгара... Ай, бу җөмләне хатын укымаса иде...” Ничек инде ул? Бу гаиләдә иҗат итү иреге юк, димәк. Хатыныңнан дер калтырап тор, имеш... Бу иҗат кешесеме? Мин мондый нужа күрмәдем. Махсус китапханәчегә өйләндем. Әле ул да: “Зифа Кадыйрова кебек язсаң, сине егылып укырлар иде”, – ди. “Юк, мин Кадыйрова була алмыйм. Китапханәче башың белән шундый киңәш бирәсең”, – дим. Әдәбиятта кайтып-кайтып укый торган әйбер калырга тиеш. Ильф һәм Петровның “Унике урындык” әсәрен ике айга бер укый алам. Рәхәт, табыш, яңалык бар. “Ах, кара әле, ничек шәп әйтелгән!” – дисең. Анна Каренинаның поезд астына ташлануыннан әллә нәрсә тапмыйм.

Әңгәмәне тулысынча 28 сентябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 38 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ