Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хатыннар аздырган һәм туздырган

29 Ноябрь 2017 1108
Яшь чагымда бер егет белән йөргән идем. Бик яратыштык аның белән. Озын буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле Актаныш егете иде ул. Алай гынамы әле? Бик тә матур җырлый, гармунда уйный, Такташ шигырьләрен яттан сөйли торган нечкә күңелле, хыялый егет иде. Ә мин аңа кияүгә чыкмадым.
Себер якларына акча эшләргә киткәч, икенче егетне очраттым, ул вакытта зур гөнаһ саналса да, аннан авырга уздым һәм кияүгә чыктым. Ирем вакчыл, кызу канлы кеше булса да, начар түгел иде. Ике улыбызны да, мине дә бик тә яратты. Дөрес, көнләште дә. Әмма беркайчан да миңа хыянәт итмәде. Эшкә дә бергә бардык, бергә кайттык, миннән башка кибеткә дә чыкмады.

Теге егетне сагынмасам да, барлыгын да онытмадым. Ә инде компьютер, интернет дигән замана зәхмәте барлыкка килгәч, ул мине эзләп тапты һәм аның белән элемтәдә тордык. Бер-ике ел языштык, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котладык, төрле открыткалар җибәрештек. Соңыннан ул “миңа кияүгә чык” дия башлады. Югыйсә, ирем барлыгын да белә иде. Үзенең гаилә тормышы барып чыкмаган һәм хатыны белән күптән аерылышкан. Бер хатын белән яшәп алган да, соңгы биш елда ялгызы гына гомер кичерә икән. Аның да, минем дә балалар күптән башлы-күзле иде инде.

Моннан ике ел элек ирем үлеп китте. Аның вафатыннан соң үзем дә китеп барырмын дигән идем, алай булмады. Бәлки элекке егетем бу кайгыдан исән калдыргандыр, белмим. Чөнки аның белән гел язышып тордык, кайгымны да уртаклашты. Ә беркөнне чәчәк тотып килеп, тәкъдим ясады. Башта “алтмышны ваклап барабыз бит инде” дип кычкырып көлсәм дә, элекке егетем тегеләй итте, болай итте, бергә яши башладык. Аның фатирына күчендем.

Моңа кадәр “хатыннар аздырган ир” дигән сүзнең мәгънәсен аңламый идем, аның белән яши башлагач, тиз төшендем. Бозылып беткән булып чыкты ул. Мине хатыннар аңлагандыр инде. Шуның өстенә, кыяфәтемә бәйләнә башлады, мин ямьсез киенәм, чәчем дә матур түгел, кычкырып сөйләшәм, каты басып йөрим, гомумән, карт икәнмен инде. Үзе картаеп, таушалып, азынып, тузып беткән. Башында чәче юк, аркасы бөкре. Ә теленә чыдарлык түгел, сүгенә, сүгенгән саен анамны, хатыннарның әгъзаларын искә ала. Үзе белән мактана. Янәсе, хатыннар аны күрү белән сузылып яткан. Моны сөйләп бетерерлек кенә түгел. Хатын-кызларга карата бер хөрмәте дә калмаган. Ә бит мин аның белән чагыштырганда кызлар кебек. Гәүдәм дә, төс-кыяфәтем дә, чәчләрем дә Аллага шөкер. Кыскасы, ничек чыгып качканымны сизми дә калдым. Әле дә үземне битәрләп йөрим. Әлеге бәндә иремнең кискән тырнагына да тормый! Ләкин мин аңа шуның өчен рәхмәтле: ул миңа бик тә бәхетле тормышта, бәхетле булып яшәгәнлегемне төшендерде. Ирем мәрхүм генә кичерә күрсен инде берүк.

Рабига.
Буа.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ