Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Халык торак өчен түли, әмма күп акчасын файдасызга югалта

27 Ноябрь 2018 393
Барысына да акча гаепле. Бәхетсез­леккә дә, бәхет эшләренә дә. Низагы да шуннан, мөнәсәбәтләрнең җайлануы да.
Иң җаваплы кеше, гадәттә, кем? Кулында акча булган кеше. Башка кеше акчасы. Әгәр ул халыктан җыйган акчаны дөрес тота белми икән, үзенә карата хөрмәт, ышанычны югалта. Илбашлыкларында – ярты дөньяны ашатырлык, авыл советында – юл эттереп, баганаларга ут эләрлек, шәһәр торакларына хезмәт күрсәтүче идарә ишеләрдә – ут, су, капиталь ремонт ясатырлык акча.

Болардан тыш йорт эчендә вак-төяк эш, тәртип саклау, шикле кешеләр йөрмәсен өчен күзәтү камералары сузарга алынучылар да бар. Үзләре теләп. Халыктан акча җыеп. Акча җыясың икән, ахырдан эшләрең өчен хисап тотарга әзер тор. Ярты дөньяның акчасы белән идарә иткәннәр белән сөйләшеп булмас булуын. Ә менә вагракларының эшләре бездә энә күзеннән үтә.

“Снимать итеп торучылар гаепле!”

Халык бүген бердәмме соң? Үзебез яшәгән күпкатлы йорттан бер мисал. Бер подъездлы, 16 катлы йорт ул. Һәр авылның үз тәртипсезләре булган кебек, күпкатлы йортларда да бер-ике шундый “сынык сәнәк”ләр табыла. Аяклары тик тормый, аларга тибеп нидер ватарга булсын. Кулы кычыта – белдерүләрне ертып, өй эчендәге стеналарга кадак белән сызып, лифтларга рәсемнәр ясап йөрергә яраталар. Игътибар житмиме аларга? Тормышка үпкәләгәннәрме? Нәфрәтләрен кая куярга белмиләрме? Билгесез...

Подъездга урам кунакларының кереп “җылынып” утырулары, яшүс­мерләрнең йорт түбәсенә менеп селфи ясарга ияләшүләре – гадәти күренеш. Минем әллә ни исем китми боларга. Теләсә нәрсә кылансыннар. “Хрущевкалар”да яшәгәндә, кем әйтмешли, күрмәгән нәрсә калмады, күз ияләнгән. Подъезд ишеген ачып керүгә, коридорда аяк астында йоклап яткан билгесез кешеләргә ялгыш китереп басмас өчен зур һәм сак адымнар белән атлап кергән чаклар үзенчә күңелле дә иде. Ә монда, Аллага шөкер, андый проблема юк кебек.

“Әллә кемнәр йөри, – дип зарлана яшәүчеләр барыбер. – Куркыныч...” “Лифт ишегенең магниты начар, тартып ачалар да керәләр...”

Күргән бар: җайлап кына бер аякны борыстагы магнит тирәсенә туры китереп териләр дә, ишегенең тоткычыннан җен көче белән кинәт тарталар – магниты зәгыйфьрәк булса, ишек ачыла да китә. Утыз тапкыр шулай ачсаң, магниты белән бергә ишеге дә килеп чыга. Вакытлыча бөтен кешегә дә капкалар ачык. Рәтләнгәнче.

Ишекнең магнитын озакламый көчәйттеләр. Бездә берничә ел элек йорт буенча “старший” итеп сайланган кеше – Искәндәр йөрде моның артыннан.


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 47 нче саныннан укыгыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ