Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәзер халыкка башкаларда булмаган капка кирәк

10 Октябрь 2018 780
Агач – җимеше белән, кеше – эше белән матур, диләр. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы егете Илсур Кадыйров нәр­сәгә тотынса, шуннан матурлык тудыра.
– Хәзерге заман кешесе иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итә? Башкаларда булмаган яңа төр капкагамы, бәягәме?

– Кеше хәзер башкаларда булмаган вариантны сайлый. Мин аларга баш­та үземнең эшләгән эшләремне күрсә­тәм. Заказ бирүче берсеннән – бер, икен­чесеннән икенче элементны сай­лап, үз хыялындагы капканы яки койманы булдыра. Аннан инде бәясен исәплим.

– Бәя ягыннан килешмәгән чаклар буламы?

– Килгән кеше бәяне белеп килә инде ул. Алардан иң башта: “Сез күпмелек капка ясатырга телисез?” – дип сорыйм. Кыйбат инде материалы да. Капкалар 30 меңнән башлап 100 меңгә кадәр йөри. Юрганыңа карап, аягыңны сузасың.

– Кыйммәтлеләрен байлар ясатадыр инде?

– Әйе, күбрәк җитәкчеләр. Алар белән эшләү җиңел димәс идем, чөнки алардан акча алу авыр. Гади кешегә капка куярга барсаң, алар сине шатланып каршы ала, шунда ук акчасын алып чыгып бирә. Хәтта чәй эчертеп, ашатып җибәрә. Ә байларга барсаң: “Бераз көт әле. Банкта әле акчалар, процентка салган идем”, – ди. Алар кайчак чыгып та карамый. Куеп киткәч, ошау-ошамавын шалтыратып кына әйтәләр.

– Сезнең тирәдә тагын тимерчеләр бармы? Конкурентлар?


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 40нчы саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1243
ӨСКӘ