Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Хәзер баланы җансыз интернет тәрбияли”

1 Май 2020 399
Хәзер халык икегә бүленде кебек: динне танучылар һәм совет заманы идеологиясе белән яшәүләрен дәвам итүчеләр. Бөкрене кабер генә төзәтә, дигән кебек, атеизм чорында туып үскәннәр әле дә ул заманның “гореф-гадәт”ләрен үз итә. Нинди “йолалар” соң ул? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәне укып белерсез.
– Рамил хәзрәт, буталып калдым, тупикка барып төртелдем дип уйлаганда иң элек кемнән киңәш сорарга?

– Аллаһка ялвар, “Йа Раббым, миңа моннан чыгу юлын күрсәт”, дип дога кылып сорасаң, Ул рәхмәтен ача. Тик чынлап торып Аңа ышанырга кирәк. Коръәни Кәримдә: “Иң авыр вакытта сабыр ит һәм дога кыл. Бу авырдыр, әмма Аллаһка якын булган кешегә авыр түгел”, – диелә. Хәзер шундый заман китте, күпләр сөйләшергә, киңәшергә, аралашырга, серләшергә кеше юк дип зарлана. Киңәш бирү өчен күп мәсьәләдә компетентлы булу шарт шул. Йорт салырга уйладык икән, төзелештә эшләүче янына барабыз. Өйне салып чыккач, дизайнер белән киңәшеп җиһазландырабыз, эчен бизибез. Табиблар белән киңәшеп, анализ тапшырабыз. Әле бу очракта да сине аңлаган, якыннан белгән табиб янына бару хәерле. Дустың, танышың гына кирәклене киңәш итә. Расүлебез үз заманында иң яхшы киңәшче булган, аның янына яшерен киңәшмәгә йөргәннәр. Ул төпле киңәшен дә биргән, гайбәткә дә кермәгән. Әйтик, бервакыт бер хатын: “Кулымны ике ир сорый, нишлим икән?” – дип килә. Расүлебез: “Берсе – фәкыйрь, икенчесе – хатын-кызга кул күтәрүчән”, – ди, артыгын сөйләми. Бүген тормышта акыллы киңәш бирүчеләр бетеп бара, хәтта әти-әниләр моны булдыра алмый. Кыямәт көненең бер галәмәте – яшьләрнең өлкәннәрне өйрәтә башлавы. Замана яшьләре олыларга караганда төрле өлкәдә күбрәк белә, чөнки кулларында гаджет, сорау туганда шуны ача да интернеттан карый. Әйе, әти-әнинең бала үсеше артыннан өлгермәве – фаҗига. Баланы җансыз интернет тәрбияли булып чыга.

– Киңәшләшер кеше юк икән, ул очракта нишләргә?

– Аллаһы Тәгалә безне ялгыз калдырмаган, киңәшче итеп йөрәкне биргән. Берәүнең сорауларына Коръәни Кәримдә дә, хәдисләрдә дә төгәл җавап булмагач, Пәйгамбәребез: “Мин сиңа фәтва бирсәм дә, йөрәгеңне тыңла”, – дип кисәтә. “Кояш” дигән сүрәдә дә Аллаһы Тәгалә: “Мин җаннарыгыз белән ант итәм, шушы җаннарыгызга хәерле белән хәерсезне аеру сыйфатын салдым”, – ди. Берәү Расүлебездән гөнаһ һәм гөнаһ түгел гамәлне аңлатуны үтенгәч, ул: “Гөнаһ кылган вакытта җаныгыз тетрәр һәм кешеләрнең бу гамәлне белүен теләмәссез. Ә изге гамәл кылганда җан шатлана, җырлый һәм бөтен кешеләргә шушы гамәлеңне сөйлисең килер”, – ди. Бу хәдистән дә йөрәкнең зур киңәшче икәнен аңлыйбыз. Әмма бөтен йөрәк тә төпле киңәшче түгел. “Кояш” сүрәсен дәвам итеп, Аллаһы Тәгалә: “Әгәр аның җаны әшәке булса, ул аңа хәерсез киңәш бирә. Чистарган җан гына яхшы киңәш бирә”, – ди. Бозык җан “хәмер эчеп җибәр, кабыз тәмәкеңне, шуннан хәлең дә җиңеләер”, дияргә мөмкин икән. Дөрес киңәш бирүче җан чистарынган, ихлас, Аллаһы Тәгаләгә якынайган булыр. Ни кызганыч, без – дин әһелләре дә авыруга әйләндек. Бездә дә гайбәт, икейөзлелек, тәкәбберлек, көнчелек һ.б. бар. Берәр хәзрәт мин бу чирләрдән азат дисә, шыр ялганчы була. Ә инде калебенә авыру кергән кеше дөрес киңәш бирә алмый.

– Католикларда кеше гыйбадәтханәгә килеп, пәрдә аша дин әһеленә күңелен бушата. Бездә дә мәчеткә киңәш сорап еш киләләрме?

– Миңа күбрәк ир һәм хатын мөнәсәбәте буенча мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, бер гаилә бар. Бу ир белән хатын үзләре диндә һәм ике як әти-әниләр һәр адымнарын тикшерә, монда балалар һәм әти-әниләр, кода-кодагыйлар проблемалары туып кына тора. Сәүдәдәге төрле юнәлешләр буенча киңәшергә килүчеләр арта, ипотека, кредит буенча фикеремне белергә теләүчеләр байтак. Күпләр дини яссылыктагы дөрес фикергә мохтаҗ бүген.

– Психологлар авыр чакта кешегә киңәш бирергә дә, аны кызганырга да кушмый. Моның белән килешәсезме?

– Киңәш биргәндә объектив булу шарт. Яшьрәк чакта үзем дә кешенең хис-кичерешләренә “алдана” идем. Хәзер елап килүчеләргә бөтенләй дә ышанмыйм, алар үзләрен кызгандырырга тели. Киңәш бирү өчен китап сүзе генә җитми, тормыш тәҗрибәсе дә таләп ителә. Кеше тормышыннан, эшеннән зарлана башласа да, “һәркем үзе теләгәнчә яши”, дип, тиз урынына утыртам. Тормышың ошамый икән, үзгәрт! Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, үзең үзгәрми торып, тирә-яктагы хәл дә үзгәрмәячәк. Нинди генә яшьтә булуга карамастан, үзгәрергә кодрәтебез җитә, тик теләмибез генә.

– Бөтен кеше дә башкаларның хәлен аңлый аламы? Дөрес киңәшне ничек бирергә?

– Юк, аның өчен шул зат урынында булып карарга кирәк. Авырмасаң – авыру кешене, мал югалтмасаң – акчасыз калганны, түбәнгә төшмәсәң – түбәнгә тәгәрәүчене аңлый алмыйсың. Шунысы бар: киңәш биргәндә сүгәргә, ачуланырга ярамый, конструктив әңгәмә кору мөһим. Мин үзем белгәнчә әйтәм, карарны инде мөстәкыйль кабул итәсең, дип кисәтү дә артык түгел. Әйе, дин әһелләренә киңәш бирү җиңелрәк әле, чөнки аять, хәдис, риваять һ.б. таянабыз. Күптән түгел кеше талап, ун елга төрмәгә эләккән егет килде. Шунда дин юлына басып биш ел намазда була бу. Аннары намаз укудан миңа ни файда, барыбер иреккә чыгармыйлар дип гыйбадәтен ташлый. Минем янга килгәч, күпме генә вәгазь сөйләсәм дә, сүзләремнең бернинди тәэсирен сизмәдем. Аннары: “Син талаган кешеләр бик нәфрәтләндеме?” – дип сорадым. “Бик каты”, – диде. “Аллаһы Тәгалә сине аларның кулы җитми торган җиргә яшерде, шул сәбәпле әле дә исән-сау йөрисең”, – дигән идем: “Моңарчы мондый уй башыма кереп тә карамады”, – дип, намазга басты. Киңәшне акылга гына түгел, әнә шулай җанга да бирергә кирәк.

– Әти-әни белән киңәшкән эш хәерле була, диләр. Ә без хәзер әти-әни киңәш бирә алмый, дибез. Нишләргә?

– Татарда да “киңәшле эш югалмас”, диләр. Барыбер әти-әни фатихасын алырга кирәк, ул рухи калкан ролен үти. Олуг гыйлемле булмаса да, саф күңелле әти-әни хәерле эшкә нәсыйхәт бирер, хәерсездән тыяр. Бервакыт Пәйгамбәребез янына бер егет: “Синең белән сугышка барырга телим”, – дип килә. Расүлебез: “Әти-әниең рөхсәт бирдеме?” – дип сорый. Егет: “Елап калдылар”, – ди. Пәйгамбәребез: “Кире өеңә кайт. Әти-әниең елаудан туктап елмайганчы күңелләрен күр һәм алар янында бул”, – ди. Ягъни Расүлебез белән сугыш кырына чыгуга караганда әти-әнине куандыру зуррак һәм саваплырак эш булып тора икән.

– Үзем беләм дип үзеңчә яшәү дөресме? Андый кеше хакыйкатьтән читләшмиме?

– Нинди генә патша булмасын, аның киңәшчеләре, шурасы бар. Коръәни Кәримдә дә “Шура” дигән сүрә булуын беләбез. Анда: “Әмерләрегез киңәш белән булсын”, – диелә. Зур гыйлемле киңәшче дә киңәшергә тиеш.

– Аллаһы Тәгалә белән киңәшләшү – истихара намазы бар бит әле.

– Раббыбыз турыдан-туры киңәш бирми, әмма Аңа ялварырга кирәк. Истихара намазы укыганда кайсы хәерлерәк икән дип сорыйбыз, Раббыбыз безгә шуны төш аша күрсәтә яки күңелгә, уйга сала, берәр билге аша белгертә. Ниндидер эшкә тотынганда дини кануннарга туры киләме-юкмы дип уйлау да Аллаһы Тәгалә белән киңәшләшү санала. Белгечләр турында да онытмыйк. Бервакыт Расүлебез дә авыру кеше янына килгәч: “Арагызда табиб бармы?” – дип сораган. Берәү: “Ии Расүлуллаһ, син дә табиб бармы дип сорыйсыңмы?” – дигәч, Пәйгамбәребез: “Әйе, бу авыруга табиб кирәк”, – дип җаваплаган.

Үзе кем белән киңәшләшкән?

– Әбүбәкер, сәхабәләр белән. Аллаһы Тәгалә бу хакта: “Әгәр ул сездән күп киңәш сорый башласа, адашачаксыз”, – ди. Раббыбыз шуңа да гыйлемне аңа үзе биргән. Бәдер сугышына килгәч, Расүлебез: “Мөселманнар гаскәре менә шушында туктарга тиеш”, – ди. Бер кеше: “Бу үзегезнең фикерме, әллә Аллаһы Тәгалә шулай куштымы?” – ди. “Аллаһ кушмады, үзем әйттем”, – ди. “Алайса мин сезгә алгарак күчәргә тәкъдим итәм, анда шундый-шундый өстенлекләр бар”, – дигәч, Расүлебез аны тыңлый һәм сугышта алар җиңә. Тагын шундый мисал бар: Мәдинәгә күчкәч, бакчачылык буенча Пәйгамбәребез: “Сез үзегезнең эшне миңа караганда әйбәтрәк беләсез”, – дип әйтә торган булган.

– Гаиләдә хатын һәм ир беренче чиратта кем белән киңәшергә тиеш?

– Үзара сөйләшергә бурычлылар. Бу өйдәге вәзгыятьне сакларга, мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Пәйгамбәребез дә хатыны белән киңәшләшкән.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 16 май 2019 № 19
Рубрика: Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1960
11 Май 2020 10:05 1759
1 Июнь 2020 10:15 1122
ӨСКӘ