Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәния Фәрхи: "Хатын-кызның язмышы: ире кайда, ул да шунда, кабере дә аның янында"

1 Август 2017 5071
Хәния Фәрхи – татар эстрадасының йөзек кашы. Башка җырчыларга охшатып, аларның тавышына ияреп җырлаучылар сәхнәдә әледән-әле пәйда булып торса, Хәния – берәү генә, аның тембрына туры китереп, аны кабатлаучы кеше булмады. Әйе, ул шундый иде... Кабатланмас, ихлас, мөлаем, ачык һәм кешелекле... Сәнгатебез авыр югалту кичерде. 27 июль көнне 57 яшендә яраткан җырчыбыз вафат булды. Сәхифәбез аның истәлегенә багышлана.
“Башкортстанга концертлар белән килеп, Тәтешлегә керми китү кыен. Бик кыен! – дип сөйләгән иде бервакыт Хәния ханым. – Туган якны сагынуның чиге юк. Әмма нишләтәсең?.. Хатын-кызның язмышы: ире кайда, ул да шунда, кабере дә аның янында... Салаюа – бер генә урамлы авыл булса да, бик ямьле. Барлык туганнарыбызның каберләре шунда. Авылга кайтыр җиребез булсын дип, йортны яңартып кордык... Әй, авылым! Бөтен балачак хатирәләрем аның белән бәйле. “Үскәч, халык артистксы булгач, озын-озын толымнарымны туздырып, авыл урамыннан бер җырлап узарга иде”, – дип хыяллана идем. Озын толымнан башка бар хыялым да тормышка ашты... Мөмкинлек туган саен Тәтешлегә кайтып торабыз. Районда мине кадерлиләр. Сабантуйларда олы кунак мин. Үз илеңдә солтан булу бик авыр, мин моның кадерен белеп яшим”...

Язманы тулысынча 3 августта чыгачак, "Акчарлак" газетасының 30 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ