Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәмид Мәткәримов: “Бөек татар” җырын төнге өчтә, кинәт уянып китеп яздым”

16 Ноябрь 2017 465
Әлмәттә яшәп иҗат итүче Хәмид Мәткәримов – күпләгән популяр җырлар авторы. Сүзләрен дә, көен дә үзе яза. Тумышы белән Ташкенттан. 5 сыйныфка кадәр үзбәк мәктәбендә белем алса да, татар теле аның өчен беренче урында. “Татар теле – минем ана телем, үзбәк теле – атам теле”, дип елмая үзе.
Хәмидкә 10 яшь чагында Мәткәримовлар гаиләсе Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шонталасы авылына күченеп кайта. Гаилә башлыгы Рәхимбай абый да, милләте буенча үзбәк булуына карамастан, 26 ел буе татар мәктәбендә физика, математика һәм информатика дәресләре укыткан. Хәзерге көндә авылның имам-хатыйб вазыйфасын да башкара. Ә Хәмиднең әнисе – Җария апа гомере буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куя.

– Әти-әнием икесе дә пенсиядә инде, – дип башлады сүзен Хәмид әфәнде. – Әтигә – 60, әнигә 63 яшь тулды. Минем әле бертуган сеңлем Айгөл белән энем Алимбай бар. Икесе дә гаиләле, балалар үстереп, Казанда яшәп яталар.

Хәмид Мәткәримов мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесына укырга керә һәм Ания Туишева классында вокал белеме ала.

– Үзегездә композиторлык сәләте барлыгын кайчан сиздегез? – дим.

– Түбән Кама шәһәрендә композитор Илһам Хисмәтуллин төркемендә эшләдем. Шунда ачыла башлады бу сәләт.

Хәмид Мәткәримов – ике бала атасы. Кызы Азалиягә – 10, улы Сәйяргә – 8 яшь. Азалия дә әтисе кебек музыка сәнгатенә тартыла икән.

– Җырлар кайчан туа?

– Элек, җырлар яза башлаган вакытта, күңел ни кичерә, шуны кәгазь битенә яза идем. Үзем кешегә күрсәтергә оялам. Иң беренче әниемә укытып, аңа тыңлатам. Шулай итеп, үзеннән-үзе матур җырлар туа башлады. Хәзерге көндә, бу эш белән төптән шөгыльләнә башлагач, күп җырларны җырчыларның теләкләре буенча, алар стиленә туры китереп язам. Кыскача әйтсәк, театрда уйнаучы актер сыман булам.
– Соңгы көннәрдә бөтен татар эстрадасын шаулаткан “Бөек татар” җыры ничек туды?

– Ул үзеннән-үзе бәреп чыкты. Йөрәк әрнүеннән барлыкка килде. Төнге өчтә кинәт уянып китеп, әлеге җырны язарга тотындым һәм ул бер төн эчендә барлыкка килде. “Без – татарлар”, диеп эстрадабызны югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышабыз, балаларыбызны татарча сөйләшергә өйрәтәбез. Ә кинәт шундый замана борылышы... Бу хәл миңа чын мәгънәсендә йокы бирми. Безнең бай тарихыбыз, аның каһарманнары бар һәм без аларны онытырга тиеш түгел. Оныттык икән, киләчәгебез юк дигән сүз. Соңгы вакыйгалар безнең өчен каты кисәтү булды. Шуннан соң да татар милләтеннең барлыгын, аның кирәклеген, мөһимлеген исбат итә алмыйбыз икән, барысы да юкка чыгачак. Минемчә, бөтенесе үзебездән генә тора.

– Әлеге җырны ни өчен Габделфәт Сафинга тапшырдыгыз?

– Җыр язылуга, моны Габделфәт җырларга тиеш дигән фикер туды. Икенче көнне үк җырны аңа юлладым. Озак та үтмәде, җавап килде. Ризалашуы өчен аңа зур рәхмәт! Габделфәт абыйның иҗатын бик хөрмәт итәм. Аның һәр җыры мәгънәле, тавышы көчле, иркен. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, халык белән аралашуы – нәкъ безнең татар кешесенеке. Чыннан да, ялгышмаганмын. Габделфәт абый әлеге җырны халыкка тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп тапшыра алды.
– Бүгенге татар җырчылары турында ни әйтер идегез?

– Хәзер яшь җырчылар Европа артыннан куа, кайвакыт ир-атны хатын-кыздан аеруы кыен. Миңа калса, мондый образ белән башка телдә җырларга кирәктер, ләкин һич кенә дә татар телендә түгел. Бу – татар телен саклау түгел, ә аны юлдан яздыру. Халыкны ике юл белән таң калдырырга була: чын, Ходай биргән сәләт, матурлык белән, йә булмаса киресенчә...

– Хәзерге татар эстрадасына нинди җырлар кирәк яки җитми дип уйлыйсыз?

– Без иң беренче чиратта милли байлыгыбыз: туган тел, тарих, әдәбият, мәдәният, милли фольклор һәм традицияләрне алга куярга тиеш. Заманча эшләнгән җырлар кирәкми димим, алар да кирәк. Шулай да соңгы арада республикакүләм үткәрелә торган зур бәйгеләргә мин бераз үзгәреш кертер идем. Чын милли рухлы сәнгать белән 40-50 киловаттлы компьютер могҗизаларын бутарга ярамый. Аларны аерым бәяләргә кирәк. Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә ничә еллар иҗат итеп, әле дә тулы заллар җыючы мэтр җырчыларны хәзерге заманның яшь, киләчәге билгеле булмаган “йолдыз”лары белән чагыштырырга маташалар. Ул мэтрлар еллар дәвамында үзләренең халыкка кирәклеген дәлилләде. Ә менә хәзерге “йолдыз”лар дөнья үзгәрешләренә карамастан, булган дәрәҗәләрен саклап кала алырмы? Шуларның барысын истә тотып, бүгенге татар халкына без эстрада аркылы “дөрес, файдалы ризык” бирергә тиешбез, дип уйлыйм.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ