Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Хәлимә Искәндәрова 77 яшендә дә футболга йөри

19 Июль 2017 343
27 июнь көнне Саба районы Лесхоз авылында унынчы тапкыр театр артистларының Сабан туе гөрләде. Барлыгы 11 театр катнашты. Авыл үзе дә, бәйрәм үткәрелү урыны да искиткеч матур җирдә урнашкан. Сабантуй мәйданының һәр почмагында театрлар үз палаткаларын корган. Кайсы шашлык, кайсы плау пешерә, кайсы уеннарда катнашырга дип көч җыя... Күңелле! Кем генә юк!
Һәр уенда җан атып йөрүче, Камал театры артисты Хәлимә апа Искәндәрова белән сөйләшәбез.

– Хәлимә апа, театр Сабан туен яратасызмы?

– Рәхәтләнеп киләм. Монда бердәмлек бар. Ярышлар вакытында да үзара дусларча мөнәсәбәт. Чын мәгънәсендә театрлар туе бу! Һәрбер театрның палаткасына йөреп, һәркайсы белән аралашып чыгам.

Үзегез ярышларда катнашмыйсызмы?

– Умыртка сөякләрем имгәнде. Элек уйный идем: капчык киеп тә йөгердем, чүлмәк тә ваттым... Әле капчык сугышын карадым. Әлмәт театрындагы артист җиңгәч, күңелем булды. Исемен дә белмим, югыйсә. Гадел итеп, явызланмыйча уйнады, шуның өчен аңа җан аттым.

– Быел җәй салкынчарак килде. Эчегезне пошырмыймы?

– И, Ходаем, минем өчен нинди генә көн булмасын, исән-сау уяндыммы, эшем бармы – миңа шул бәхет. Салкын икән, җылырак киенергә була. Янгыннар гына була күрмәсен. Португалия, Испания, Себерләр яна әнә! Менә шул афәт килмәсен.
– Интернеттан фотоларыгызны карап барам, Конфедерация кубогының бөтен уеннарына да бардыгыз бугай. Футболны яратасызмы?

– Мин хоккейны да яратам. Футболны аңламыйм, ләкин процессы кызык. Чили өчен җан аттым. Театраль Сабантуйга да Чили футболкасын киеп килдем менә. Матур уйный алар.

Аның каравы, Португалия уенчысы Роналду начар уйнады. Бөтен кеше чаба, ә ул үзен саклап кына йөрде. Сүзем юк...

Әй, белсәгез, элегрәк футбол карар өчен “ИКЕА”га йөри идем. Төн уртасында акырырга уңайсыз, ул вакытта күршем дә авырып тора, мәрхүм булды инде. Ә анда зур экран, рәхәтләнеп кычкырып, җан атып була. Тормышны яратам, ә футбол ул үзе бер тормыш. Команда дигән әйберне бик хөрмәт итәм.

Ә менә сүгенгәннәрен яратмыйм. Җиде еллар элек артымда әшәке итеп сүгенеп утырдылар. Кайбер авыздан бик ямьсез чыга бит ул. Ә кемдер җырлап сөйләшә, аларга ничектер килешә. Борылдым да: “Туктыйсызмы, юкмы?” – дидем. “Йөрмә алайса”, – диләр. “Миңа инде 70 яшь. Яшь чагымнан йөрим”, – дип җавап бирдем. Бу юлы бер уенда да сүгенү сүзе ишетмәдем, рәхәт булды.
– Бакчагыз бармы?

– 9 сутый җирем бар. Ике ел инде анда барганым юк, эшли алмыйм. Ачкычны күршеләргә калдырдым. Әле бик матур итеп Рифат Зариповның клибында төштем бит.

– Әйе шул, күрдек...

– Җиңү паркында төшерелде ул. Сценарий буенча ап-ак костюм кигән егет эскәмиягә утырып кызын көтә, янәсе. Парк тулы кеше. Шунда егетнең тәмәке капканын күргәч, мин: “Әстәгъфирулла! Көпә-көндез тартып утырасың, оялмыйсың да, наркоман!” – дип әйтергә тиешмен. Әлеге өзекне төшерә башлагач, артымнан килгән өч хатын: “Нәрсә, яшьләргә бәйләнәсез? Күрмисезмени, фотога төшәләр бит!” дип канәгатьсезлек белдереп алды. Димәк, мин артистларча түгел, ә гадәти кеше кебек әйткәнмен, ышандырганмын! Шәп бит!

– Клипларда төшәргә чакыргач, теләп ризалашасызмы?

– Шалтыратсыннар гына! Мин кунакларга йөрергә дә яратам. Эшем булып тора, Аллага шөкер. Теге яктан булмаса, бу яктан килеп чыга.

– Камал театрындагы рольләрегездән канәгатьме сез?

– Миңа хәзер 77 яшь. Бишенче спектакльгә репетиция бара. Ничек канәгать булмыйсың! Безнең театр үзгә ул. Үзенең артистларын гына түгел, эшчеләрен дә хөрмәт итә. Иманлы кешеләр эшли дияр идем. 26 июньдә театр белән Кукмара районы Янил авылына кайтып, җанкисәгем Габделфәрткә таш куйдырып килдек (Камал театры артисты Габделфәрт Шәрәфиев 2014 елда вафат булган иде – авт.). Аннан ашын уздырдылар. Бик саф күңелле бала иде. Үлгәнче бала булды.

– Күңелегез белән үзегезне ничәдә хис итәсез?

– 37-38. Башка арттырып булмый.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ