Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Хәләл сырадан тыелырга кирәк”

28 Сентябрь 2018 557
“...Бигрәк тә без – дин юлындагы кешеләр, маркасы танылган сыраларның хәләл төрен урамда эчеп утырсак, сез әйткәнчә, аның “алкоголь юк” дигән язуы юньләп күренми дә, читтән карап торган кешедә төрле фикер уятачакбыз. Ул: “Бу дин әһеле сыра эчә ахры”, – дип уйлаячак...”
   Бер танышым, “Балтика” оешмасы җитеш­тергән хәләл сыра савытын фотога төшереп, телефоныма җибәрде. Алкогольсез дип сатылган сыра күргән бар. Ә монда хәләл тамгасы сугылган бит! Әлеге хәл бик аптырашта калдырды. Чөнки “хәләл сыра” төшенчәсе үзе үк акылга сыймый. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс бу уңайдан үз фикерен белдерде.

   – Сыра сүзе үзе үк халыкның аңына исерткеч матдә буларак сеңгән. Составында хәрәм матдәләр булмаса да, аны хәләл дип әйтү дөресме соң?

   – Соңгы елларда кибет киштә­ләрендә хәләл ризыкларның артуын күрәбез. Сату нокталарында хәләл азык сату бүлеге генә түгел, хәтта шәригать кануннарына туры китереп эшләнгән махсус гипермаркетлар ачыла. Бу хәл мөселманнар өчен сөенечле хәл һәм экологик яктан чиста продукция алырга теләүчеләргә дә уңайлы. Туксанынчы еллар ахырында Россиядә беренче хәләл казылык (колбаса) җитештерелә башлады. Аңа кадәр хәләл ризыкның нәрсә икәнен авылларда кайбер әби-бабайлар гына белгәндер. Әмма өлкән яшьтәге карчыклар әле дә “гомеремдә авызыма казылык капканым юк, капмаячакмын да”, диләр. Чөнки алар элек-электән казылык хәләл булмый дип тәрбияләнгән. Туксанынчы еллар башында сыер, сарык, тавык ите хәләл, дуңгыз гына хәрәм дигән сүзләрне дә еш ишетә идек. Бу төшенчәнең дә әкренләп асылын аңладык, ягъни ит хәләл булсын өчен малның шәригать кануннарына туры китереп чалынуы шарт. Хәзер инде хәләл май да, йомырка да, су да һ.б. бар. Дөресен генә әйткәндә, кайбер товарларга, әйтик, йомыркага ни өчен хәләл тамгасы куелуын аңлап бетереп тә булмый. Шәт, тавыкка хәрәм азык ашатмыйлардыр дип фаразлыйсы гына кала.

   Ә инде хәләл сырага тукталсак, шуны әйтергә кирәк: ул Мәккә белән Мәдинәдә дә мин белгәне егерме биш ел чамасы инде сатыла. Беренче мәртәбә күргәч, якын килергә дә базмадым. Галимнәр мисал итеп Коръәни Кәримнең “Тәхрим” сүрәсеннән аять китергәч кенә хаклыгына инандым. Анда: “Әй, Пәйгамбәр, ни өчен син үзеңә хәләл булган әйберне хәрәм кылдың”, – диелә. Хәләлне – хәрәм һәм, киресенчә, хәрәмне – хәләл итү бер үк хөкемдә. Шулай да, Мәккә һәм без гомер кичергән җирлектәге вәзгыятьнең аермасы күк белән җир арасы. Беренчедән, ул дәүләтләрдә ничәмә-ничә еллар исерткеч эчемлекләр сатылмый, кеше аларны кулланмый. Хәләл сыра алып эчү исә гадәти хәлгә әйләнгән, моннан әдәп-әхлак бозылмый. Киресенчә, ул ашказанын эшләтеп җибәрә һәм шуңа аны саталар, диләр. Бездә исә сыра, әйткәнебезчә, гомер-гомергә исерткеч эчемлек саналды. Хәзер инде составын үзгәртеп, алкоголь кушылмаган төрен җитештерәләр. Иң әүвәл шуны әйтергә телим: сыра составында алкоголь юк диелә икән, ул чынлап та салынмый дип ышанасы килә. Ләкин бу өлкәдә белгеч булмагач, мин андый эчемлекне кулланырга киңәш итә алмыйм.

   – Берәрсе урамда хәләл сыра эчеп утырса, аны бит алкоголь кушылмаганын алган дип уйламаячаклар. Халык күзенә гадәти сыра эчкән булып күренәчәк.

   – Әйе, тәкъвалык турында онытырга ярамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Кем дә кем бер кавемгә охшады, ул алардан булыр”, – ди. Ягъни килеш-килбәтең, кыланмышың, эш-гамәл­лә­рен белән берәрсенә охшасаң, шуның хөкемендә булачаксың. Адәм баласы үткәндәге денсез заманын искә алып, кәеф-сафа корыйм әле дип, кипкән балык белән сыра эчеп утыра икән (бу гамәлен башкалар каршында кылса бигрәк тә хәерсез), хәзер инде дин кануннарын үтәүгә карамастан, узган тормышын сагына дип уйларга нигез бар. Нияте дә шул булуы ихтимал. Бу Аллаһы Тәгалә каршында әхлаксызлык санала. Бигрәк тә без – дин юлындагы кешеләр, маркасы танылган сыраларның хәләл төрен урамда эчеп утырсак, сез әйткәнчә, аның “алкоголь юк” дигән язуы юньләп күренми дә, читтән карап торган кешедә төрле фикер уятачакбыз. Ул: “Бу дин әһеле сыра эчә ахры”, – дип уйлаячак. Икенчедән, “сыра эчәргә ярыймы әллә, безгә дә хәләлме икән” дип хаталаначак. Иман бит төрле халәттә. Әйе, кайберәүләр кемдә кемнең ни эше бар, дияр. Кайчак психологлар да башкалар фикеренә колак салмаска киңәш итә.

   Бу урында бер риваять сөйләп китәргә телим. Расүлебез ястү намазыннан соң мәчеттә кала. Читтәрәк тагын ике кеше утырган була. Пәйгамбәребез янына хатыны керә дә, икесе сөйләшә башлыйлар. Теге кешеләр чыгып китә. Расүлебез утырган урыныннан тиз генә тора да, аларны куып тотып: “Бу минем хәләл хатыным”, – ди. Ягъни, шик-шөбһәгә урын калдырмый. Башкалар Пәйгамбәребез турында болай да начар уйламаган. Ә ул шулай да имеш-мимеш таралуга юл куймаган. Шикне тамырыннан юк итәргә кирәк.

   Алкогольсез сыраны эчү түгел, кибет­тән сатып алу да башкаларда диндә икеләнү уятырга мөмкин. Андый эчемлекне хәтта өйдән чыкмый эчү дә гаиләңә, балаларыңа зыян сала. Кызык эзләү бер мизгелдә генә барлыкка килми бит. Нух (с.г.) заманында шайтанның кешеләрне ничек итеп биш изгегә табындыра башлавын гына искә алыйк. Ул чорда биш изге зат яшәгән һәм алар үлгәч, халык боларны бик сагынган. Шайтан боларның күңеленә: “Урамда бу изгеләрнең сыннарын ясап куегыз. Шуларга карап юанырсыз”, – дигән уй сала. Халык шулай эшли. Бу буын артыннан башкасы килә. Шайтан: “Ул сыннарны өегезгә кертегез, гел күз алдыгызда торсын”, – ди. Тегеләр янә буйсына. Шайтан өченче буынга: “Сез ул сыннарны чистартып, юып торыгыз, сыйпаштырыгыз”, – дип вәсвәсә кыла. Дүртенче буынга инде: “Сез бу сыннарга итагать итсәгез, табынсагыз, тормышыгызга бәрәкәт килер, чөнки алар изге”, – ди. Ягъни, өч-дүрт буыннан соң кеше табына башлый. Шуңа да сыра эчү гадәтен дә йортыбызга кертеп, балалар каршында күрсәтәбез икән, киләчәктә аларның аны куллануы ихтимал.

   – Хәзер инде балаларга болай да кеч­кенәдән махсус шампан шәрабы алып эчерәбез...

   – Әйе, алкогольсез диелгән мондый эчемлекләрне әти-әниләр балаларына бәйрәм көннәрендә – 8 март, Яңа елда ала. Әти-әни үзләре спиртлысын эчә, ә ул-кызларына “мәгез, өйрәнә торыгыз”, дигәндәй, алкоголь кушылмаганын ала. Бу – иң әшәке гамәлләрнең берсе. Шул рәвешле без балаларыбызны аракы эчәргә өйрәтәбез, гаилә учагына агу салабыз, әшәке тәрбия бирәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисеннән аңлашылганча, кем дә кем баласын изге гамәлгә (Коръән, намаз укырга, гыйбадәт кылырга) өйрәтеп калдыра, үзе үлгәч, баласы кылган шушы гамәлләрнең әҗер-савабы аның каберенә төшеп торачак. Ә инде бозык гамәл өйрәтсә, үлгәч, кыямәт көненә кадәр гөнаһ булып барыр. Ягъни әшәкелекне балаларыбызга, оныкларыбызга өйрәтәбез икән, моның гөнаһы безгә дә килә. Бу – дәвамлы гөнаһ санала һәм хәтәр нәрсә. Эчемлекнең составы бер нәрсә, ә аны куллану, әдәп-әхлакны саклау мәсьәләсе бөтенләй башка. Мөселман дөньясы бу төр шөгыльләрдән ерак булсын иде.

   Моннан тыш, хәләл сырада да ир-атларда хатын-кыз гормонын арттыра торган матдә бар. Андый эчемлек ирлек сыйфатын югалтуга бер сәбәп булып тора. Шуңа да алардан ерак торсак, хәерлерәк. Хәзер бит диетология, сәламәтлекне саклау максатыннан күп кенә хәләл ризыктан да баш тартабыз. Чамасыз тәм-томнар, майлы ризыклар һ.б. күләмен чиклибез. Шуның кебек, хәләл сырадан да тыелырга кирәк.

   – Бүгенге заманда хәләл белән хәрәмне аерып буламы? Чөнки азык-төлекнең составында нәрсә генә юк, аларны белеп бетерү мөмкинме?

   – Хәләл малны табу авыр булган кебек, чип-чиста хәләл азык та әзәйде. Авылда үсә торган бәрәңгене дә корт килмәсен дип, язын агуга чумдырып диярлек утыртабыз. Ипи, казылык һ.б. ничек ясауларын, аларга ниләр кушылуын әйтеп тә торасы юк. Монысы – беренчедән. Икенчедән, без Аллаһы Тәгалә йортында яшибез һәм нитрат та, холестерин да, биологик өстәмәләр һ.б. – барысы да Раббыбызга мәгълүм. Бу, шәт, гөнаһка баткан кешеләргә бер газаптыр. Әмма азык-төлекләрдә булган шушы матдәләр организмга эләккәч, бавыр аларны чистарта. Ягъни Раббыбыз безгә фильтр куйган. Ләкин елга бер мәртәбә бавырны да чистартып алырга кирәк. Моның өчен рамазан аенда ураза тоту зарур. Моңа өстәмә итеп, һәр ай саен өчәр көн уразага керсәк, намазларыбызны вакытында укып, догалар кылсак, Аллаһы Тәгалә сәламәтлегебезне сакламый калмый, тормышны җайлый.

   – Хәләл белән хәрәмнең буталуы кыямәт көне галәмәтеме?

   – Әлбәттә! Хәзер инде хәләл мал әзәйде. Әмма Аллаһы Тәгалә белән яшисең икән, ризыгыңда да, малыңда да хәләллек саклана. Әз генә азыкка да, малга да канәгать була башлыйсың.

   – Мәҗлес вакытында үзен динле дип санаган кешенең хуҗадан “ризыгыгыз хәләлме” дип соравы яки әйтик, ризык тартмасын алып, составын караган булып кылануы урынлымы?

   – Кибеттә вакытта товарның составын карау бик әйбәт. Ә инде мәҗлестә алай эшләү килешми. Кеше хөрмәт итеп чакырган, ә син шикләнәсең. Хуҗаның күңелен төшерергә һич ярамый. Бу Пәйгамбәребез хәдисләре буенча тыелган. Мондый очракта хуҗаны күзәтергә, намазлымы-юкмы икәнен аңларга, туганнарына күз салырга мөмкин. Намазлы, дин юлында булган кешеләр күренми икән, әлбәттә, шик туа. Андый очракта башка ризык ашыйсың, хәзер табыннар мулдан бит! Ахыр чиктә инде, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәткәнчә, бисмилла әйтеп ашарга ярый. Ул чагында ризык хәләл саналыр. Ләкин бу – соңгы вариант! Азык хәләлме-юкмы дип әдәпсезләнеп утыруың мәҗлескә килүеңнең бөтен максатын бетерә. Чөнки кеше синнән йөз чөерәчәк, вәгазь дә тыңламаячак.

   – Ризыкка хәләл тамгасы сугылган, ә аның составында хәрәм әйберләр бар ди. Кеше белмичә ашаса, җаваплылык җитештерүчеләр өстенә төшәме?

   – Әйе, хөкем – җитештерүчедә.

   – Җан һәм тән хәләл түгел икән, дога кабул кылынамы?

   – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә тасвирланганча, бер кеше сәфәр вакытында арыган-талган була һәм утырып дога кыла, “йә, Раббым”, дип ялвара. Мосафирның догасы кабул кылынырга тиеш. Аллаһы Тәгалә: “Моның кигән киеме дә, ашаган-эчкән ризыгы да – хәрәм. Мин ничек догасын кабул итим”, – ди. Ризык хәләл түгел икән, догабыз да кабул булмас­ка мөмкин. Дога кабул кылынуның бер шарты – хәрәмнән аерылу. Бу хәдисләрдә әйтелә.

   – Кибетләрдә “хәләл” тамгасы сугылган су сатыла. Су да хәләл була аламы?

   – Су чиста икән, ул һәрвакыт хәләл. “Раифский источник” дигән суны кайбер мөселманнар эчми. Аның бит исеме генә шулай атала. Ә инде монастырь торган җирдә чыгуы – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте. Су бөтен җирдә дә чиста. Иң мөһиме: составы буенча эчәргә яраклы булсын.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ