Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кешене игелекле гамәлләре коткара”

27 Июль 2018 1127
Узган әңгәмәләрнең берсендә Әюп пәйгамбәр (г.с.) тарихы, аның ничек итеп дога ярдәмендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүе, озакка сузылган авырудан дәвалануы турында сөйләшкән идек. Бүгенге язманы Юныс пәйгамбәргә (г.с.) багышлыйсыбыз килә.


– Юныс пәйгамбәрне балык йотуын беләбез. Бу хәл ничек була? Ул ник балык карынына эләгә?

– Аллаһы Тәгалә Юныс пәйгамбәрне бүгенге көндәге Гыйрак җирендәге Мосул шәһәренә расүл итеп, халыкларны бер илаһлыкка өндәү нияте белән җибәрә. Коръәни Кәримдә тасвирланганча, ул вакытта бу калада йөз меңгә якын кеше яши. Юныс пәйгамбәр, шушы шәһәргә килеп, халыкны озак еллар дәгъватлый, бер илаһлыкка өнди, ләкин берәү дә аның артыннан иярми. Ул озак вакыт сабыр итә, тырыша. Халык иярергә теләмәгәч, көннәрдән бер көнне ачуланып, явызланып, сабырлыгын югалта һәм: “Өч көннән сезгә Аллаһның газабы килер”, – ди дә шәһәрдән чыгып китә. Ягъни Юныс (г.с.) Раббыбызның әмереннән тайпыла. Урта диңгез ярындагы Яффа дигән калада причалдан Кипр утравына кузгалырга әзер торган көймәгә утыра. Шулай итеп үз халкыннан китә.

Көймә диңгез уртасына җиткәч, давыл кубып, бата башлыйлар. Кешеләр: “Безнең арада кемдер артык. Аны суга ташласак, башкаларны коткарып калачакбыз”, – ди. Берәү дә көймәдән төшәргә теләмәгәч, шобага салалар һәм ул Юныс пәйгамбәргә чыга. Юныс (г.с.) өс киемнәрен салып, диңгезгә сикерергә әзерләнгәндә, көймә хуҗасы, шобага дөрес булмады ахрысы, дип уйлый. Чөнки Юнысның (г.с.) итагатьле, динле, догалы икәне гади күзгә дә күренә. Шобаганы яңадан салалар. Монысында да Юныс өлешенә тия. Өч мәртәбә шул хәл кабатлана. Соңыннан Юнысның көймәдәге кешеләр арасында иң гөнаһлысы икәне аңлашыла: ул Аллаһы Тәгалә турыдан-туры кылган әмердән качты, белә торып сабырлыгын җуйды, явызланды.

– Шобага салу дин ягыннан дөресме?

– Шобага Ислам дине буенча рөхсәт ителгән. Дөрес үтәлә икән, аның кемгә чыгуы Аллаһы Тәгаләнең сайлавы булып тора. Юныска да сынау җибәрелә: аны диңгезгә ташлыйлар. Коръәни Кәримдә тасвирланганча, шунда аның янына зур балык йөзеп килә. Нинди балык икәне билгеле түгел. Хайваннар турындагы тапшырулардан күргәнебезчә, ерткыч балык корбанына турыдан-туры һөҗүм итми, иң элек аның тирәли әйләнеп йөри. Чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең әмере белән генә гамәл кыла, Аннан башка зыян китерә алмыйлар. Раббыбыз бу балыкка да: “Юнысны йот, ләкин тәненә җәрәхәт салма”, – дип боера. Балык тирәнгәрәк чумып, Юнысны су белән йота. Юныс хайванның ашказанына эләккәч, үзен үлдем, дип уйлый. Чөнки анда караңгы, берни күренми торган була. Балык исә аны йоткан килеш, диңгез буйлап йөзүен дәвам итә, өскә дә чыга, аска да төшә. Аллаһы Тәгалә: “Төнлә белән Юныс (г.с.) өч караңгылык астында калды”, – ди. Төн, су һәм балыкның ашказаны караңгылыгы! Диңгез төбенә төшкәч, Юныс пәйгамбәр балыкларның зикер кылганын ишетә һәм үзе дә догага керешә. Менә ул дога: “Лә иләһә иллә әнтә субханәкә инни күнтү минәззалимин”. Мәгънәсе: “Синнән башка Илаһ юк. Син пакьсең һәм дөреслектә мин залимнәрдән булдым”. Фәрештәләр шушы доганы ишетеп алып, Аллаһы Тәгалә тарафына менәләр һәм: “Йа Раббыбыз, без урынын да төгәл белмәгән җирдән бик тонык кына тавыш белән кылынган дога ишеттек”, – диләр. Раббыбыз Юныс пәйгамбәрнең догасы икәнен әйткәч, фәрештәләр: “Аны шушы бәласеннән коткарсаң иде”, – дип ялвара башлый. Аллаһы Тәгалә: “Мин аны сезнең шәфәгатегез һәм үзенең кылган догасы белән коткарам. Юныс пәйгамбәр элек ихлас күңелдән дога кылучы һәм гыйбадәт үтәүче булмаса, кыямәт көненә кадәр балык карынында кала иде”, – ди. Бу урында шуны әйтергә кирәк: кеше ихлас күңелдән дога кыла, итагатьле икән, хаталанганда Аллаһы Тәгаләдән ялварып сораса, Ул аны алдагы игелекләре өчен тиз арада авырлыктан азат итә.

– Юныс балык эчендә ничә көн яши?

– Бу сорауга галимнәрнең төгәл җавабы юк. Кемдер өч, кемдер җиде көн яшәгән, ди. Аллаһы Тәгалә Юнысны ярга чыгарып ташларга әмер кылгач, балык аны эчендәге суы белән бергә төкерә. Кайбер сәхабәләр, Гомәр ибн Габбас Юныс турында: “Ул яңа туган бала хәлендә иде”, – диләр. Ятып кына тора, хәлсез, берни эшли алмый. Балык карынында бит кислота, һава юк, төрле матдәләр... Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, Юныс кабак үскән җиргә эләгә. Моның бик тә файдалы яшелчә икәнен белсәк тә, бездә аның кадере юк. Галимнәр фикеренчә, кабак составында бөтен төр витаминнар бар, аны чи килеш тә, пешереп тә ашарга кирәк. Юныс чи килеш туклана. Кабакның яфрагына чебен-черки килмәве дә күпләргә мәгълүм. Юныс кабак яфрагы астына күләгәгә кереп ята, аңа бернинди бөҗәк зыян салмый. Кыргый кәҗәләрне савып сөт эчә. Ягъни ул кәҗә сөте һәм кабак ярдәмендә тернәкләнә.

– Моннан без нинди гыйбрәт алырга тиеш?


Язманың тулы вариантын 28 нче июнь көнне чыккан “АКЧАРЛАК” газетасының 25 нче саныннан укый алсыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ