Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кеше сихерләнү сәбәпле дә үзенә кул сала”

9 Июнь 2017 1543
Редакциябезгә Апас районда яшәүче бер ирдән хат килеп төште. Ул үзләре яшәгән авылда соңгы берничә дистә ел эчендә уннан артык кешенең үзенә кул салуы хакында бәян иткән. Әлеге хәлгә борчылуын белдергән, моның сәбәпләрен сораган. Шушы теманы дәвам итеп, сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән дә суицид турында сөйләштек.
– Ислам дине дә, башкалары да адәм баласының үзенә кул салуына каршы, бу бик зур гөнаһ санала. Шәригать буенча үзеңне үтерү дигәндә нинди эш-гамәлләр күздә тотыла?

– Адәм балаларында күзаллау фани дөнья белән генә чикләнеп, бөтен кайгы-хәсрәт монда гына дип уйлаучылар бар. Алар “үлгәч иркенәям, проблемалар чишелә, мине искә алачаклар, жәлләячәкләр, исемем танылачак һ.б.” дип төрле акланулар табып, үз куллары белән гомерләрен өзә. Ләкин үлгәч үзләрен нәрсә көткәнен белми, аңламый, моңа ышанмый. Монысы – беренчедән.

Икенчедән, психологлар әйтүенчә, нәселдә өч буын эчкече булса, дүртенчесе асылынып үлә яки үзенә башкача кул сала. Чөнки мондый вакытта яшәүнең мәгънәсе генетик яссылыкта ук югала.

Өченчедән, күпләрне күңел төшенкелеге адаштыра. Бу – шайтанның адәм балаларын юк итүнең беренче ысулы. Тиктомалдан кеше кәефсезләнә, сөйләшәсе килми, кулы эшкә бармый. Нәрсә булды дип сорасаң, төгәл җавап бирә алмый. Чынлыкта, боегуның ун процент очракта гына нигезле сәбәбе билгеле, ә калган туксан процентта аның нигезе юк. Ниндидер сәбәп булса да, уйлап-фикерләп, бу проблеманы чишәргә мөмкин. Шайтан исә төшенкелек җибәрә дә, нишләр икән, дип читтән күзәтә. Аннары “хәмер эчеп кара әле, бетмәсме, тәмәке тарт, җиңеләеп китмәссеңме”, дип төрле гөнаһларга этәрә. Тора-бара үзеңә кул салырга котырта башлый.

Аллаһы Тәгалә: “Үзегезгә кул салмагыз, Аллаһы Тәгалә сезгә рәхимле булды. Кем үзенә кул сала, ул туп-туры җәһәннәм юлыннан китте”, – ди. Анда инде котылу да, иркенлек тә юк, андый бәндәнең даны да бөек булмый. Сугыш кырында Ватанын, халкын саклап калу өчен амбразураны күкрәге белән каплаган солдатлар турында әйтмим, әйе, алар – батырлар. Ә инде башка шартларда үзеңне харап итү – зур җинаять.
– Үзен үтерүчегә туры юл – җәһәннәм, дидек. Моңа тагын нинди дәлилләр бар?

– Аллаһы Тәгалә тагын бер аятьтә: “Белә торып үз-үзегезне һәлакәткә атмагыз”, – ди. Риваятьләрдән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне кешенең үз ихтыяры белән өзәргә хакы юк. Раббыбызның бүләгеннән шул рәвешле ваз кичкәнгә күрә җәһәннәмле булабыз. Моның Аллаһ, кешеләр, җәмгыять каршында да аянычлы эш икәнен аңларга кирәк.

– Кеше ничек кенә үлсә дә, якыннар өчен кадерле зат булып кала. Үзенә кул салып киткәннәрнең рухына ничек итеп файда итәргә?

– Гомумән, адәм баласы диннең, Аллаһның дошманы булып, көфер сүзләр сөйләп йөрмәсә, аңа дога кыла алабыз. Чөнки кеше сихерләнү сәбәпле дә үзенә кул салырга мөмкин. Андыйлар тимер юлларда, күперләрдә саташып йөри. Бәндә дин белән тәрбияләнеп, вәгазь ишетеп тә шундый хәлгә дучар булса, имамның аңа җеназа намазы укымаска хакы бар.

– Бездә укыйлар бит…

– Җәһилият заманыннан дини чорга күчкәндә кешеләр хак юлдан тайпылмасын, мәчеттән читләшмәсен, туганнарына дога кылырга бер мөмкинчелек булсын өчен укыйлар.

Шунысы аяныч: суицид саны буенча Россия беренче урынга чыгып килә. Халык хәзер депрессия колына әйләнде: эшмәкәрләрме, җитәкчеме, гади кешеме – һәммәсе дә төшенкелек хәлендә. Адәм балаларының күңелендәге тотрыклылык гомумән бетеп бара, бүгенгә ышанычлары югалып килә. Мондый депрессия халәте әти-әнисеннән балаларга да күчә. Чөнки аш бүлмәсендә өстәл артында сөйләшкән сүзләр сабыйларның колагына керми калмый. Шулар тәэсирендә алар да боегып йөри. Хакыйкатьтә аларның бернинди мәшәкате юк: тамаклары тук, өсләре бөтен, төп эшләре – уку.

Тормышта үзеңә кул салырлык бернинди авырлык юк. Әйе, кибетең ябылды, керемең кимеде, ди. Уйланып, гөнаһлардан арынып, тәүбә итеп, дуслар белән киңәшеп, гаилә белән сөйләшеп эшләгәндә, әлеге мәсьәлә чишелә. Шундый берәүне беләм, ул пединститутны тәмамлаган. Туксанынчы елларда мәктәптә укытучыларга хезмәт хакы түләми башлагач, сәүдәгә кереп киткән. Себердә агач кисеп, товар поезды белән алып кайтып, финнарга сатарга керешкән. Әлбәттә, керем капиталы итеп зур суммада бурычка акча ала. Шулай итеп агачны кисәләр, төйиләр, озаталар. Ләкин финнар тикшергәч, агачның һәркайсында радиациянең нормадан артып китүе ачыклана. Кирәкле органнар товарны ун көн эчендә юк итәргә дигән карар чыгара. Теге кеше мондый хәлне күтәрә алмыйм дип өенә кайтып китә. Берничә рюмка хәмер эчкәч, атылырга уйлый. Шунда аш бүлмәсенә кечкенә улы килеп керә дә, суыткычтан казылык алып юка гына итеп кисә. Әтисе: “Нигә калынрак кисмисең?” – дигәч: “Әти, безнең икенче ай инде юньләп ашаганыбыз юк”, – ди. Шуннан теге ир уйга кала: атылып үз проблемамны чишәрмен дә, ә балаларым кемгә кала соң, ди. Әтисе янына авылга кайтып китә. Ата кеше улына эшкә мәктәпкә кайтырга киңәш итә. Аны директор итеп куялар. Балалары әлеге мәктәптә белем алган зур-зур кешеләр бурыч каплау графигын төзеп, берничә ел эчендә әҗәтен дә кайтара. Шулай итеп, бу ир Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән авырлыктан чыга.
– Димәк, тормыш тезеңә китереп сукканда, түзәр хәлем калмады дип уйлаганда сабыр итсәң, Аллаһы Тәгалә тагын да хәерлесен бирә?

– Кеше критик ситуацияне уздырса, дөрестән дә, тормышы җайлана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Авырлык килеп терәгән вакытта иң беренче эш – сабырлык”, – ди. Бик нык кысылсаң да, түз, соңгы юлга барма, хәлең җиңеләер. Шул чагында дөньяда ахирәткә илтүче хәерле юлың ачылачак.

– Тарихта үзенә кул салып күпләп үлүчеләр булуын беләбез. Хәзер бу хәл йогышлы авыруны хәтерләтмиме?

– Бермәлне Швейцария яшәү шартларының яхшылыгы буенча беренче урынга чыккан иде. Шул чагында анда да үзен үтерүчеләр күбәеп китә. Бер журналист тәрәзәдән сикерергә җыенган кешене күреп: “Ник әлеге юлга барасыз?” – дип сорау бирә. Теге: “Бу дөньяда бөтен нәрсәне татып карадым, хәзер үлгәч нәрсә буласын беләсем килә”, – ди. Ягъни кызыксынучанлык барлыкка килә. Бу – артык яхшы тормышның бер нәтиҗәсе булырга да мөмкин. Андый вәзгыятьтә адәм баласының максаты калмый. Ә инде кимчелекләр булса, акыллы кеше аны төзәтергә омтыла, тырыша, бурыч куя.

– Үзенә кул салырга теләүчеләр белән сезгә дә очрашырга туры килгәне бармы?

– Юк. Бу урында бер кыйсса искә төште. Пәйгамбәребез чираттагы сугыштан соң үлгән сәхабәләрен карап йөргәндә, “монысы җәннәттә, ә менә бусы җәһәннәмдә”, ди. “Ник?” – дип сорагач: “Монысы яралангач, авыртуга түзә алмыйча, корсагына кылыч куеп, шуңа яткан”, – ди Расүлебез. Европада эфтаназия киң таралган. Савыгуга өмете калмаган кешеләрне ясалма сулыш алдыру аппаратыннан аералар. Ислам дине дә бу мәсьәләне өйрәнә. Әмма йөрәк эшләгәндә алай эшләргә ярамый. Кемдер, авыртуга түзә алмыйча, үзен үтерүне сорый. Бу очракта да мондый үтенеч кешенең үзен үзе үтерүгә тиң санала. Адәм баласы бу дөньядан Аллаһы Тәгалә теләге белән китәргә тиеш. Раббыбыз: “Мин сезгә тормыш белән үлемне кайсыгыз изге гамәлне күбрәк кылыр икәнен карар өчен бирдем”, – ди. Пәйгамбәребез дә хәдисендә: “Кешенең тормышына бәя соңгы гамәленә карап бирелер”, – ди. Ул тормышын үзенә кул салып төгәлли икән, яшәеше хәерле булмаган дип уйларга нигез бар.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4081
25 Апрель 2018 13:34 3061
4 Май 2018 13:22 2713
ӨСКӘ