Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кеше күңеле – кара урман........

4 Декабрь 2018 458
Хикәядән өзек
Тузганак чәчкәседәй сап-сары эшләпәсен киеп, Сабираттинең ике генә тәрәзәле караңгы өеннән, иске гармун күрекләрен каера-каера, Пәттери чыга. Аның өстендә – солдат шинеле, билендә – киң каеш, аягында – солдат итекләре.

Менә берзаман күрекләр шыгырдап тартыла, авыл өстендә гармун тавышы иңрәп куя. Юк-юк, гүя ул күк гөмбәзендә яңгырап ала. Бөтен халык урам ягына карый, аннан Пәттери янына җыела... Ул, эре-эре атлап, гармунын тарта-тарта, күрше авылларга төшеп китә. Анда да Пәттерине яз саен көтеп торалар. Чөнки ул бөтен тирә-якка яз алып килә. Шатлык алып килә. Кешеләрнең йомырка йә клиндер салынган кесәләре бүлтәеп кабарганын күреп, ул елмая, үзе берни дә сорамый. Ни бирсәләр, шуны гына ала. Барысын да эшләпәсенә сала. Чөнки белә: авыл кешесе, кем булуына карамастан, һәркемне хөрмәт итә...

Пәттери гармунда уйный-уйный да тукталып бер сүз әйтә:

– Карале, миңа күз кыса, – ди.

Кайчакта аның бу сүзе яшь кызларга төбәлә. Тегеләр оялышып читкә борылалар. Аннан тагын гармунын шыңгырдата башлый ул. Әлбәттә, моң да, көй дә чыкмый, кыңгырт-кыңгырт килеп газапланган аһәң генә иңри-иңри бөтен җиһанга тарала.
Бераз уйнагач, Пәттери янә туктап кала һәм ак яулыгын җәеп бәйләгән, бәрхет камзуллы карчыкка – авылның остабикәсенә карап тора. Бармагы белән төртеп күрсәтеп:

– Кара-кара, күз кыса, – дип ыржая.

– Әстәгъфирулла тәүбә, гармунын ишеткәч тә чыкмам дигән идем аны, – ди тегесе, еламсырап, чыелдык тавыш белән.

Гармун иңрәвен шаян көлешүләр басып китә. Кешел­әрнең кәефе үзгәрә, күңелләре күтәрелә.

Ул шулай авылга рух өсти.

* * *
Безнең авыл егетләренең бер астыртын гадәтләре бар: алар үзләре белән сөйләшмәгән, баш бирмәс, горур кызларны эре сөякле, дәү Пәттеридән озаттыралар. Һәм «бригада»лары белән артларыннан тыңлап, көлеп кайталар.
Бер тапкыр клуб ишегалдында Камил абый Пәттери янына килеп басты да тәмәке төтенен һавага өрде.

– Син алдалагансың. Яңагыма сукты менә... – диде Пәттери, бармагы белән төртә-төртә…

– Авырттымы?

– Авыртты шул.

– Кочакладыңмы соң?

– Кочаклатмады... Сукты...

Пәттери елап җибәрде.

– Елама, бүген сукмас ул, – дип юатты аны Камил абый. – Үзебез карап кайтырбыз... Кочакла да үп син аны...

Мин, әлбәттә, кем турында сүз барганны шунда ук чамаладым.

Безне ул көнне, дәресләрдән азат итеп, классыбыз белән колхоз кырына бәрәңге чүпләргә алып бардылар. Класс җитәкчебез Гүзәлия апа да безнең белән иде. Ул авылыбызга шушы уку елында гына килде. Аны безнең күрше Хәмидә әбигә фатирга урнаштырдылар.

Укытучы апаның кап-кара калын озын толымнарын тибрәлдереп өй каршыннан үтеп китүләрен егетләр генә түгел, без дә әбием белән сокланып карап калабыз.

– Бирсә бирер икән Ходай матурлыкны, и-и, бу яшьлек! – дип куя әбием, аны күргәндә. – Тфү, тфү, яман күзләр генә тимәсен бу балага...

Берзаман басу читеннән мотоцикл тавышы ишетелде. Һәммәбез, күтәрелеп, тавыш килгән якка карадык. Тыкырдык тавыш якынайды-якынайды да, Камил абый булып, алдыбызга ук килеп басты; мотоциклын бер яккарак авыштыра төшеп, уң аягын җиргә терәде һәм вәкарь белән генә Гүзәлия апага эндәште:

– Утыр әйдә!

Гүзәлия апа аптырап калды.

– Утырмыйм, – диде ул, гаҗәп­ләнү катыш елмаеп.

– Утыр, дим!

Камил абый боерулы тавыш белән әйтте.

– Мин балаларны калдыра алмыйм, – диде Гүзәлия апа. – Нишләп сез минем белән болай сөйләшәсез әле?

Камил абый, канәгатьсезлеген йөзенә чыгарып, мотоциклын пырылдатып китеп барды.

...Ә кичен клубтан кайтканда, Гүзә­лия апаны Пәттери озатты. Дөрес­рәге, ул көнне Казаннан театр килгән иде. Укытучы апаның да карыйсы кил­гән­дер инде, мөгаен. Ул болай клубка йөрергә бер дә яратмый. Бәлки әле, аның безнең клубны да беренче генә күрүе булгандыр. Шуңадырмы, үзенә иптәшкә мине дә ияртте.

Кайтырга чыккач, безне, балтырлы галушларын изә-изә, аюдай лап-лоп атлап, Пәттери куып җитте. Гүзәлия апаның каршысына чыгып, беравык текәлеп торды да, ул бер генә җөмлә әйтте:

– Ай-яй матур кыз син. Исемең ничек соң синең? – дип сорады Пәттери.

– Гүзәлия.

– Ник килдең соң син безнең авылга?

– Укытырга җибәрделәр мине, – дип җаваплады Гүзәлия апа, тавышын калтыратып. Үзе аюдай дәү, үзе аюдай йомшак карт егеткә ул шомланып карап алды.

– Ә-ә, укытырга! Кемне укытасың соң син? – дип сузды Пәттери, фуфайка җиңенә борынын сөртә-сөртә.

Ул төн чалт аяз иде. Күктә, ап-ак болытларга чалкан ятып, көмеш ай йөзә. Йомшак кына чәчләребездән сыйпап, айлы җил исә. Һәммә нәрсә аермачык якты булып күренә. Юлыбызга шыбыр-шыбыр яфрак коела. Пәттери балтырлы галушларын яфрак диңгезендә коендыра-коендыра һаман сорау бирде:

– Мәптектә укытасыңмы соң син?

– Әйе, мәктәптә, – диде кыяр-кыймас кына Гүзәлия апа.

Без инде өйгә якынлашып барабыз. Арттан бер төркем егетләр килгәне, аларның шук шаулашканы, дәртле аяк тавышлары ишетелә.

– Ай-яй матур кыз син, – дип кабатлый Пәттери.

Ул көнне гаҗәп хәл булды. Пәттери Гүзәлия апаны кочакларга җөрьәт итмәде. Укытучы апа ашыкмый гына капкаларына таба атлап китте дә куе караңгылыкка кереп эреде.

– Ай-яй матур кыз, – дип, Пәттери алар капкасы төбендә сабыр гына басып калды.
Мин өебезгә йөгердем.

* * *
Ә көннәрдән бер көнне безнең урамда бер яңалык булды: Гөлсинур апаларга ерак Себер тарафларыннан энесенең улы кайтып төште.

Шәмдәй төз гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле бу егет хәрби киемнән иде. Озын шинеле дә, башына кигән фуражкасы да төс-буена шулкадәрле килешә ки, аның янәшәсенә безнең авылның бер генә егетен дә якын да бастырырлык түгел иде. Хәрбиләр генә кия торган, аякларына сыланып торган итекләре көзгедәй ялтырый, төбәлеп карасаң, мөгаен, үзеңне дә күреп буладыр әле...

Егет кайтуга, авыл өстенә сүз китте: өйләнергә кайткан икән, диделәр. Бик еракларга, чит илләргә җибәрәселәр икән аны. Әлбәттә, моңа туры килерлек кандидатура безнең авылда берәү генә, ул – Гүзәлия апа иде.

...Аларның ап-ак туй күлмәкләре киеп, язылышып кайтуларын да бөтен авыл хәтерлидер кебек әле. Ак болытка тиң иде Гүзәлия апаның күлмәге. Җиңнәре дә тавис кошы канатларыдай кабартып тегелгән, җитмәсә, муен тирәләре энҗе-мәрҗәннәр белән каелган. Туфлиләре исә кытай чынаягы кебек ап-аклар иде...
Әйе, хәтерлиләрдер, чөнки бу кадәр дә матур парны авылның моңарчы күргәне дә булмагандыр сыман.

Тик... матурлык ул бәхет түгел икән әле...

Икенче көнне «Гүзәлия киткән» дигән хәбәр бөтен авылны сискәндереп җибәрде.
Туй күлмәкләрен карават башына элеп калдырган да таң алдыннан Гүзәлия апа кай тарафларгадыр китеп тә барган...

Әле дә аларның туй балдаклары Гөлсинур апаларның сервантында, чынаяк тәлинкәсендә тора... Тузан утырган саен, ничектер тоныклана баралар сыман тоела алар миңа...

Бу хәлдән соң Хәмидә әбиләргә башка укытучылар фатир төште. Яшьлекләре гүзәл, үзләре горур иделәр. Аларны да Пәттери озаткалады. Тик Пәттери дә элеккеге Пәттери түгел иде инде. Ул, клубтан кайтканда, кызлар белән һаман бертөрле сөйләште. Сөйләшүе сулышыдай җиңел иде.

– Гүзәлия миңа елап-елап хатлар яза, – дип башлый иде ул сүзен.

– Елаганын каян беләсең соң? – дип сорап куйды бер тапкыр укытучы Дания апа.

– Дәфтәр битендәге карасы агы-ы-ып-агы-ы-ып төшкән, – диде Пәттери.

Дания апа да хәйләкәр. Монысын уйлый белә микән дип бирә инде ул шундый катлаулы сорауны. Гүзәлия апа дигәндә, белмәс сиңа!

Әңгәмә тынып калган арада, борынга кычыткан исе бәрелә. Юл буендагы куаклар уйчан гына шаулашалар. Койма буйларындагы үлән арасында чикерткәләр сайрый. Күңелле булып китә...

– Алайса, нишләп барып алмыйсың соң аны? – Монысын Дания апа ихласлык аша сорап куя.

– Сине озатырга куштылар бит әле менә, – ди Пәттери, бик зур эш башкарган кыяфәт чыгарып.

Исәрләрдә дә мәхәббәт була икән ул. Гүзәлия апа авылдан чыгып киткән атнада ук, Пәттери өстенә солдат шинеле табып киде. Итекләрен дә кемнәрдәндер эзләп алган бит. Фуражка юллап бирүче генә булмагандыр, ахрысы. Ул, төп-төз басып, Гүзәлия апа яраткан теге хәрби кешегә охшатып йөрергә дә өйрәнгән иде...

Вакытлар үтте. Инде кызлар, кайсыдыр егетнең озатуын теләмәсәләр, үзләре үк Пәттерине култыклап алалар да: «Әйдә, бүген мине озатып куй әле», – диләр.

Әлбәттә, ризалаша Пәттери. Ул Гүзәлия апа турында шулай өзгәләнеп тагын кемгә, кайда сөйли алсын соң?!..


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ