Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Кеше арасына чыгасым килә, әмма..."

27 Апрель 2017 2054
“Мин Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче 20 яшьлек Раилә булам. Аякларым гәүдәмне тотып тора алмаганлыктан, кечкенәдән инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнәм. Мәктәптә белем алдым, хәзер өйдән торып институтта укыйм. Электр белән эшли торган коляска аласым килә. Тик әтием эшләгән акча белән генә әлеге хыялны тормышка ашырып булмый. Чөнки ул акча хастаханәләргә йөрергә китә. Бәлки берәр мәрхәмәтле кеше, ярдәм итүче табылыр?”
Менә шундый эчтәлектәге смс-хат язып җибәргән Раилә Сатдинова “Вконтакте” сайтына.

Әлеге хаттан соң Раиләнең интернет битендә фотоларын карарга керештем. Елмаеп төшмәгән бер генә сурәте дә юк аның! Кояш кебек балкый. Әйтерсең, тормышы бар яктан камил. Ләкин кызганыч, алай түгел шул...

                    7tITy9dQj4o.jpg

Раиләне әнисе зур авырлык белән дөньяга китерә.

– Ярып алмаганнар шунда. Дүрт сәгать җәфалаганнар әнине, – ди ул. – Әллә катырак тартканнар, әллә башка нәрсә: минем оча сөягем килеп чыккан. Шуңа да тәпи китә алмаганмын инде. Билемдә шеш кебек әйбер бар иде. У-у, бәләкәй вакытта утырып тору түгел, хәтта кул белән кагылсалар да кычкырып җибәрә идем. Билем нык авыртты.

Табиблар исә Раиләнең бу сызлануларын “биленә салкын тигән” дип аңлата. Ничә еллар буе дару эчереп, бөтенләй игътибар сорамаган “диагнозын” дәвалыйлар. Кызга 13 яшь тулгач, әти-әнисе сөякләрне утырту белән шөгыльләнүче кеше янына алып бара. Раиләгә карау белән ул оча сөяге чыгуын әйтә, шунда ук урынына да утыртып куя. Нәтиҗәдә, билдәге шеш тә юкка чыга, авыртуы да табан ялтырата.

– Элек аякларым йөрмәү турында уйлап, еш елый идем. Хәзер үземне кулга алдым. Моңсулансам, күңелле җыр куям, йә шатлыклы көннәремне искә төшерәм. Бәйләү белән шөгыльләнүем дә тынычландыра. Дусларым да күп, Аллага шөкер. Алар белән интернет аша аралашам. Хәзер күбесе белән ара ерак инде. Аларның уку, эш... Шул, авылга кайтканда гына күрешәбез, – ди Раилә бераз уфтанып. – Кечкенә чакта һәр көн бәхет иде. Башта әллә нинди уйлар юк, бар нәрсәгә шатланасың. Үсә төшкәч кенә тормыш уйландыра башлый. Ничек алга таба яшисе? Ничек үз юлыңны табасы? Әти-әниемә зур рәхмәт. Алар мине боекмаска өйрәтте. “Кешедән үзеңне ким күрмә”, – дип әлеге көнгә кадәр кабатлап торалар. Алар янәшәмдә булганга үземне көчле тоям да инде. Күпме авыр сынауларны узган әти-әниене уйлыйм да, алар түзгән, бирешмәгән дип тагын үземне кулга алам.
Раиләнең хыялы – күбебезгә иң гадәти хыял булып тоелыр. Шәһәргә китәсе килә аның. Ә моның өчен, беренче чиратта, электр белән эшли торган коляска кирәк.

– Шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк кебек. Кеше арасына чыгасың... Бер яктан уйлыйм да, авырдыр инде андагы тормыш та дим. Ләкин барыбер татып карыйсым килә. Тырнак ясау буенча курслар алырга хыялланам. Авылда андый мөмкинлек юк шул. Ә Казанга китсәм, бәлки берәр салонга эшкә урнашып булыр иде. Хәзер бит инде күпләр клиентларын өйдә генә кабул итә. Киләчәктә заказга бәйләүләр бәйли башларга да уем бар. Эх, хыяллар... Барысы да тормышка ашса иде аның!

Әгәр газета укучыларыбыз арасында Раиләгә коляска алырга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, “Сбербанк” картасына (номеры: 4276620015156346 –– Раилә Сатдинова) акча күчерә ала.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4081
25 Апрель 2018 13:34 3061
4 Май 2018 13:22 2713
ӨСКӘ