Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кесә буш булса да, күңелләр киң

26 Ноябрь 2018 534
Дөньялар яктырып киткән кебек булды. Кар яугач, мин әйтәм. Ниһаять, кыш! Шатланырга да куркыта. Белмәссең, яуган кар эреп, тагын кире караңгылатып куюы бар. Булганына шөкер кылып, бүгенге көн белән яшәргә өйрәнеп беттек бугай инде. Чөнки иртәгә нәрсә буласын бер Алла гына белә. Илбашлыклары белә. Алтышар елга бюджет планлаштырылган. 2019 ел өчен Татарстан бюджетын да кабул иттеләр менә. Гадәттәгечә, акча җитми. Бу юлы 4 миллиард чамасы.
“Кая китә ул акчалар, ник җитми гел?” дигән сорау бүген чат саен.

Аптырарлык бит, диләр. Пенсиядән биш еллык калҗаны каерып алып калдылар. Товарларны арттырып саткан өлешкә салым күләмен арттырдылар.

Күптәнге хыял – теккән, чиккән, җыеп үләннәр киптергән, үрдәк-каз үстергән, шуны салкыннарда өшеп сатканнарга ясак түләтәчәкләр.

Юл тулы камера, штрафлар чишмә түгел, елга кебек ага... “Кайда акча?” дип язалар.

Вәзгыять бүген бик кызыклы. Хәтта булдыклылар, урта хәллеләр зарлана: “Мондый сәясәт белән дөрес юлга барып чыгып булмас”, – диләр. Ачыктан-ачык халыктан көлә башлаган мәлдә, телсез авызлар ачылырга тиештер, диләр.


Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 47 нче саныннан укырга була.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ