Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Келәш авылы картлары: “Колхозны таратып бетерделәр”

6 Март 2018 1412
Тәтеш районының Келәш авылына сәфәргә кузгалдым. Районның нигезендә Тәтеш дигән кеше исеме ята. Ул “Татлы иш” сүзеннән барлыкка килгән. 1578 елда, хәрби-сторожевой пункт буларак, Идел буендагы биек тау башында Тәтеш шәһәренә нигез салына. 1708 елда инде ул шәһәрләр категориясенә кертелә. Тәтеш шәһәре урынында борынгы заманнарда шул исемне йөрткән авыл булган. Җирле халык сөйләвенчә, Тәтеш шәһәренең исеме Тәтеш дигән татар бае исеменнән алынган. Өйлә намазы якынлаша. Мәчеткә юл алыйм. Мәчеттә Рәшит Саттаров каршы алды.
– Рәшит абзый, сез мәчеттә кем булып хезмәт итәсез?

– Мулланың замы кебек инде. Мулла мәчет каршында яши. Күрше авылда укыта.

– Дин дәресләрен укытамы?

– Юк, татар телен. Быел директор итеп тә куйдылар үзен. Ул булмаганда җомга, өйләне мин укыйм.

– “Зам” буларак эшләрегез тагын нидән гыйбарәт? Әле генә кар көрәп кердегез...

– Бөтен эштә катнашам.

– Халык мәчеткә булышамы?

– Булыша. Сәдаканы күп китерәләр. Зиратка да нык булыштылар. Яңа зиратның коймасын тоттык.

– Иске зират тулдымы?

– Тулды, анда урын юк. Авыл картайды, күп йортлар буш тора.

– Яшьләр кайда соң? Бала-чага тумыймы?

– Туучы юк. Мәктәптә башлангыч класс кына. Мәктәп бетте, Буага барып укыйлар. Мәктәпнең бер чатына ясле ясап куйдылар.

– Чистай районындагы бер авылда мәчеттәге газны өзеп куйганнар иде. Газ белән хәлләр ничек?

– Бер дә туктамый. Көздән язга кадәр.

– Газга акча җыеламы?

– Җыела.

– Күпме?

– Исәпләгәнем юк. Ашлардан да керә, мәет күмгәч сәдакалар да тараталар.

– Газга күпме түлисез?

– Хәзрәт түли. Мәчет аның өстендә.

– Шәһәрдән алып кайтып мәетләрне җирлиләр, шуның өчен кайбер җирдә 15 мең сорыйлар икән, дөресме?

– Безгә дә алып кайталар. 15 мең үк кирәкми...

Шулчак мәчеткә Кашаф абзый килеп керде:

– Киләчәк юк бу авылда, балалар бик аз калды, – диде ул. – Икенче елга яследә дә ике генә бала калачак.

– Нишләп балалар юк?

– Яшьләр юк. Эш юк чөнки. Элек колхоз, ферма бар иде. Бетерделәр. Ике мең баш мөгезле эре терлек кенә бар иде...

– Сыерларны да бетерделәр, – дип сүзгә кушылды Рәшит абзый. – Туберкулез авыруы килеп чыкты, диделәр дә... Аннары дуңгызга күчтеләр. Татар авылына дуңгыз кергәч, нәрсә икәнен үзең беләсең...

– Дуңгызны көчләп керттеләрме?

– Районнан куштылар.

– Халык каршы килмәдеме?

– Килде. Элекке имамнар каршы килде, барыбер тыңламадылар. Ул имамнар барысы да гүр иясе инде хәзер. Мәктәпне бетермәс өчен дә халык нык тырышты, барыбер бетерделәр.

– Дуңгыз фермасы әле дә бармы?

– Бетте.

– Үлеп беттеләрме?

– Сатып бетерделәр.

– Кашаф абзый, үзегез кайда эшләдегез?

– Шушы колхозда. Тракторчы, шофер, комбайнчы да идем. 26 ел комбайнда гына эшләдем.

– Рәшит абый, сез дә колхозда эшләдегезме?

– Гомер буе.

– Кашаф абзый, хәзер көнегез ничек уза?

– Өйдәге тормыш белән, терлекләребез бар. Мәчеттә вакытыбыз уза. Остабикәбез укыта.

– Намазга баскач, тормышыгыз үзәрдеме?

– Күңелгә җиңел.

– Җаныгызга тынычлык иңдеме?

– Әйе. Кеше бөтенләй икенче төрле була икән. Икенче төрле яши башлыйсың. Тормышка башка төрле караш була.

– Пенсия күпме?

– 14 мең. Җитә, Аллага шөкер. Терлек-туар бар.

– Авыл бетә, яшьләр юк, дисез. Ике кибетегез бар. Кемгә кирәк ул?

– Пенсионерлар – бар да кибеттә. Пенсияне күп алалар. Товар бу кибеттә булмаса, икенчесенә керәләр.

– Бер көнне берсенә Казаннан, икенче көнне икенчесенә Тәтештән ипи килеп тора, – диде Рәшит абый.

– Ай-яй, хөкүмәт сезне рәхәттә яшәтә...

– Аллага шөкер...
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4041
25 Апрель 2018 13:34 3047
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2690
ӨСКӘ