Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанның Фучик урамында яшәүчеләр: “Хуш, кебаб” белән хушлашырга тилмерәбез”

8 Январь 2018 1489
Казанның Фучик урамында яшәүче Ольга Тукмакова редакциягә берничә мәртәбә шалтыратты. “Йортыбыз каршында шашлык белән шаурма пешерәләр, морҗаларыннан кап-кара төтен чыга. Исе дә бик зәһәр, суларга һава юк, тәрәзәне ачып өйне җилләтә торган түгел”, – дип зарланды ул. Башыма килгән беренче уй: “Кайда пешермиләр инде ул шашлык белән шаурманы? Андый нокталар хәзер адым саен, берәүгә дә зыяннары тими бит...” – булды. Баксаң, Ольга ханымның юк сәбәпне бар итеп, кәефе киткәндә шалтыратуы гына түгел икән бу. Ул чаттагы ис, чыннан да, завод тирәсеннән ким түгел...
Исерекханә

Фучик урамы, 133 йортта яшәүчеләр бик актив булып чыкты. Бер төркем халык дәррәү кубып, йортлары каршына җыелып каршыладылар мине. Өстән коеп торган яңгыр да куркытмаган, таралышмыйча көткәннәр. Аннан һәммәбез бергә өй тирәсен әйләнеп чыктык, ишегалдындагы кафе һәм урам чатындагы “Хуш, кебаб” янында озаккарак тукталдык. Әлеге нокталар халыкның тәмам үзәгенә үткән икән. Максатлары – ничек тә шуларны яптыру.

– Беренче зарыбыз – менә шушы кафе, икенче төрле әйткәндә “рюмочная” инде ул, – диде Гүзәл исемле ханым. – Биредә тәүлек буе аракы саталар, кичке тугызларда исерекләр җыела башлый. Машина тула, акырыш-бакырыш башлана, ишегалдыбызны бәдрәфкә әйләндереп бетерделәр... Балалар мәйданчыгы янында шундый урын ачу дөресме икән? Гомумән, ишегалдыбызда исерекләр җыелып ятуын теләмибез, җитәкчеләрнең аны ябуын таләп итәбез! Җинаятьләрнең дә башы эчүдән килеп чыга, безгә иминлегебез кадерле.

– Бу бина торак коммуналь хуҗалыгыныкы, ул аны менә шулай теләсә кемгә куллануга бирә, – ди Ирек Әхмәтов. – Моннан 3-4 ел элек биредә мунча ачканнар иде. Кыш көне исерекләр шәрә килеш йөгереп чыгып, карда ауный башладылар. Әлбәттә, бу безгә ошамады! Аннары шушы бинада квитанцияләр тутырып утырдылар, хәзер менә тагын сюрприз...

“Рюмочная”ның ишеген каерып ачуга хәмернең әшәке исе борынга тулды, шуңа арзанлы кабымлык исләре дә килеп кушылды. Кечкенә генә бүлмәнең бер ягына берничә өстәл куйганнар, без кергәндә алары буш иде. Көндезге сәгать бер мондагы эчкечеләр өчен иртәрәк санала, күрәсең. Бинадагы бердәнбер җан иясе – зәңгәр алъяпкычлы сатучы хатын. Яңа танышларым да минем белән ияреп кереп, әлеге ханымга шау-гөр килеп дәгъваларын яудырырга тотынды. Тегесе дә җавапсыз калмады:

– Закон бозмыйбыз, кирәкле оешмалардан алынган рөхсәт кәгазьләребез бар, – диде ул миңа лицензияләрен чыгарып күрсәтеп. – Моңарчы башка урында эшләдек, хәзер менә сезнең якларга күчәргә туры килде. Исерекләр күп дип арттырып сөйли алар: төнлә берәү дә кермәде, бүген көне буена өч кеше булды. Күрүегезчә, хәзерге минутта бер клиентыбыз да юк, шуңа күрә ишегалдындагы тәртипсезлекне бездән күрмәгез.

Биредәге өстәлләр моннан соң да шулай буш торса, шәт, кафе дигәннәренең гомере озын булмас. Бирсен Ходай. Иң мөһиме – әлеге ишегалдында яшәүчеләр үзләре шушында ияләшмәсен иде.
Шашлык исе шаштыра

Икенче тукталышыбыз – Ломжинская урамында урнашкан “Хуш, кебаб” сәүдә ноктасы. Фучик урамы, 133 йорттан нәкъ 18 метр ераклыкта гына бастырып куйганнар аны. Ара якынлыгы пүчтәк. Менә аның морҗасыннан чыккан кара төтен һәм тирә-якка таралган көйгән ис үткән-сүткән кешеләрнең дә кәефен кыра икән. Шушы тукталыштагы берничә офиска да кереп чыктым, анда да зарланучылар исемлеген тулыландырды.

– “Хуш, кебаб”ның ачылганына дүрт еллап, – ди 133 йортта яшәүче Нина Әбдрәшитова. – Ачылган мәлдә зыяннары юк иде, электр плитәсендә шаурма, камыр ризыклары ясап саттылар. Ләкин бер ел элек мангалда, күмер өстендә шашлык пешерергә керештеләр. Аның төтене табигатьтәге учак исе кебек борынны кытыклап кына калмый. Морҗадан куе кара төтен булып чыгып, фатирга тула, көне-төне безне агулый. Көндез өч сәгатьләп шулай пешерәләр, ә төнлә күпмегә сузылганын санаган да юк... Без инде олы яшьтәге пенсионерлар, авыруларыбыз бар, арада аллергияле кешеләр дә яши. Балалы кешеләр дә күп. Йә, ничек түзик моңа? Кышкы салкында бер хәл әле, җәйге эсседә исә суларга һава бөтенләй калмый, өйне дә җилләтерлек түгел.

– Анда эшләүчеләр ризыкларын хәләл дип сата, үзләре намаз укыйлар, ураза да тоталардыр. Безнең бу кадәр күз яшебез тик ятмыйдыр. Кеше рәнҗеше аша пешергәч, ул ризыкның нинди файдасы, хуҗасына нинди рәхәте булсын соң? Ничек шуны аңламыйлар икән? Пешерсеннәр шашлыкларын, ләкин аның урыны бу түгел! Әнә, нокталарын юл кырыена урнаштырсыннар, йортлардан читтәрәк төтенләтсеннәр! – ди Ольга Тукмакова.

Урыны уңышлыдырмы, төшке аш вакытына туры килдемме, “Хуш, кебаб”тан кеше бер дә өзелми. Кечкенә генә сату ноктасы эчендә ике ир-ат камыр да әвәли, ашыга-ашыга шаурма да төреп маташалар, мангалда шашлык та чыжлап утыра.

– Бу халык безгә реклама гына ясап йөри, телевидениедән күрсәткәннән соң шаурма ашарга керүчеләр тагын да артты, – дип каршы алды шунда эшләүче ир-атларның берсе. – Роспотребнадзор, экологлар, район хакимияте, полиция – кем генә килеп тикшермәде безне! Гаебебез булса, шундук ябып куярлар иде. Ул шашлыкны көнгә нибары өч сәгать, төнлә исә бер сәгать пешерәбез. Без гади эшчеләр генә, биредә бернәрсәне дә хәл итмибез.
Ярамыйга карамый

Әлеге йортта яшәүчеләрнең өченче зары да бар – “Фрукты-овощи” дигән сату ноктасы да күңелләренә хуш килми аларның. Анысының хуҗасы кибете тирәсенә чүп-чар өя, тирә-якны ямьсезли икән.

– Берара ике әзербайҗан егете шушында берәр тартма помидор белән кыяр сата башлаган иде. Көненә бишәр тапкыр килеп тикшерделәр, теңкәләренә тиделәр, тәки бу урыннан кысып чыгардылар аларны. Менә болар арбасы белән сата, ник тә ник сүз әйтүче булсын! Тикшерүчеләргә дә шуннан өлеш чыкмый микән? – дип гаҗәпләнә Ирек Әхмәтов.

Хәер, сату эшен биредә башлаган кеше дә йөз үкенгәндер. Көн аралаш тикшерү китертеп, туктаусыз талап, уңга-сулга атлавыңны күзәтеп торсыннар әле! Бер дә елмаеп сату итү кәефе калмыйдыр, табышына да кул селтисе килгән минутлар буладыр... Фучик урамы, 133 йортта яшәүчеләр шулкадәр актив бит, үзләре әйтмешли, язмаган җирләре юк. Йортлары тирәсендә койма кәкрәйгәнме, паркта учак якканнарын күрделәрме – шундук кирәкле идарәләргә хат сырлап җибәрәләр. Шикаятьләренең нәтиҗәсе дә ярылып ята. Моңарчы йортлары янына шиномонтаж ачкан булганнар, атлаган саен Путинга шалтыратып булса да, анысын яптырганнар. Менә “Фрукты-овощи” белән “Хуш, кебаб” хуҗаларының да йокыларын качырганнар. Аларны инде берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартып, штраф та түләткәннәр. Моннан тыш, актив апалар “Хуш кебаб”ның мангалын өч мәртәбә вакытлыча эшләүдән туктатуга ирешкән. Узган елның ноябрендә 15 тәүлеккә, быелның апрелендә – 30 һәм июньдә 40 тәүлеккә. Инде йөри торгач, Роспотребнадзор идарәсе “Фрукты-овощи”ны законсыз куелган павильон дип тапкан. Ә “Хуш, кебаб”ның санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килмәвен әйткән һәм “кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыра” дип документ имзалаган. Мондый карардан соң шаурмачылар эшчәнлекләрен тулысынча туктатырга тиеш инде үзе. Тик “Хуш кебаб” хуҗасы да ныклы чикләвек булып чыккан – ярамыйга карамыйча, тирә-яктагыларны сыйлавын дәвам итә ул.

“Казанда Альп таулары һавасы юк шул”

– Роспотребнадзордан хат алгач, күпмедер вакыттан соң яңадан аларга шалтыраттым, – ди Гүзәл. – “Хуш, кебаб”ны япкан кеше юк, яшелчә сатучылар да павильоннарын сүтми, – дидем. “Без үз өлешебезне эшләдек, хәзер суд приставларына мөрәҗәгать итегез, калганын алар контрольдә тотарга тиеш”, – дип җавап бирделәр. Экологлар белән дә шул ук хәл. Кәгазь имзаладылар да вәссәлам! Әбиләр белән җыелышып чыгып, ул корылмаларны без сүтәргә тиеш микән әллә? Шаурма пешерүче кыргыз ирләрен дә, бәлки, аксак-туксак әбиләр куып таратырга тиештер? Казанның Совет районы хакимияте кая карый, ник тиешле органнар берләшеп эшләми? Хәзер бөтен нәрсә Мәскәү аша гына хәл ителәмени?

Активист апаларның сорауларын Казанның Совет районы башкарма комитеты белгече Шамил Фәттаховка җиткердем. Ул әлеге кызу бәхәстән хәбәрдар, “Хуш, кебаб”ны барып караган, судлашып йөрүләрен дә белә. Тик халыкка төгәл генә киңәш бирә алмады. “Корылманы сүтүгә килгәндә, аны милек хуҗасы йә үз хисабыннан башкара, йә моны суд приставлары эшли. Без хәл итә торган мәсьәлә түгел”, – дию белән чикләнде ул.

Ниһаять, данлыклы “Хуш, кебаб” хуҗасы Марат Зиннәтуллинны ишетер чак та җитте. Сабыр гына, тәфсилләп, һәммәсен аңлатып бирде ул.

– Дөресен генә әйткәндә, зарланып йөрүче әлеге әбиләрнең сәламәт булуларына шигем бар, – дип башлады сүзен эшмәкәр. – Проблема мангалда шашлык пешерүемдә генә түгел. Аңа кадәр дә гел гаеп таптылар: йә аларга тәрәзәләреннән матур күренешне каплыйм, йә карны пычратам, йә тирәк агачын үтерәм... Алар җәй җиткәндә бигрәк тә дәртләнеп, төрле дәүләт оешмаларына шикаятьләр язарга керешәләр. Шәһәр уртасында яшәгәч, тәрәзәң зур урам чатына карагач, нишлисең инде? Альп таулары һавасы килеп тормас бит! Ресторан өстендә яшәүче кешеләрне беләм, өйләрендә гел ризык исе, зарланмыйлар. Ә “Хуш, кебаб” шәхси милкем санала, кирпеч бина ул, документлары тәртиптә, аны берәүнең дә сүттерергә хакы юк. Эшчәнлекне туктату мәсьәләсендә дә Роспотребнадзор карары белән килешмим. Хәзерге вакытта судлашабыз, әлегә бу эшнең ничек төгәлләнәсе билгесез.

– Шулай да, 133 йортта яшәүчеләр белән уртак тел тапсагыз яхшырак булыр иде... – дим.

– Үзем дә шундый фикердә. Тик ничә мәртәбә сөйләшеп карадым – файдасыз. Тыңлый белмиләр, миңа теләсә нәрсә кычкыралар. Менә киләчәктә “Хуш, кебаб” янына ике катлы кафе төзергә ниятлим. Җирен арендага алдым, документлары да җыела, бәлки киләсе елга ук бу планнар тормышка ашар. Төтен исе чыкмасын өчен анда гидрофильтрлар куячакмын. Әлеге һава чистарткыч җайланма 450 мең сум тора, тик ул апалар хакына акчамны жәлләмәячәкмен. “Хуш, кебаб”ка да куйдырган булыр идем, тик анда мондый зур фильтрны сыйдырырлык түгел, мәйданы бәләкәй. Яңа кафе төзелгәч, “Хуш, кебаб”ны сүтәчәкбез һәм шуның белән бу проблема хәл ителер дип өметләнәм. Фатирларга саф һава гына килеп торыр, – диде Марат Зиннәтуллин.

Барысы да сез әйткәнчә җиңел генә барып чыгып, шәһәр бу төтен исеннән булса да чистара күрсен иде. Ул очракта Фучик урамы, 133 йортта яшәүчеләр дә тынычланыр, үпкә тутырып һава сулый башлар, шәт. Хәер, эшмәкәр дә җиңел сулар, ул да шикаятьләрдән арыган, бу тырмага кабат басмас дип ышаныйк.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1184
26 Июль 2018 12:38 956
24 Июль 2018 14:00 911
ӨСКӘ