Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанның бер фабрикасында үткән төн

12 Декабрь 2017 1468
Студентка тулы бәхет өчен өч әйбер җитми диләр: вакыт, йокы һәм акча. Соңгысы юклыктан интекмәсәм дә, күлмәклек булса да акча юнәтик дип, дус кызым белән эш эзли башладык. Тик безнең таләпләр зур: укуга да зыян килмәсен, графигы да ирекле булсын. Эзли торгач, таптык: сәгатенә 75 сум түләнелә, җитмәсә, төнге эш. “Аромат” фабрикасына төрүче булып урнаштык.
Әңгәмә, беренче эш көне

Эшкә кергәнче, әңгәмә узасы икән. Килгән кешеләргә компаниянең ничек эшләвен аңлаталар. Барлыгы 13 кеше: безнең кебек яшь кызлар дүртәү, ике яшь егет тә бар. Калганнар олырак яшьтә күренә. Оешма киң тармаклы: йөк төяүчеләр дә, кассир, җыештыручы, официант, төрүчеләр дә кирәк. Соңрак тагын берничә кагыйдә белән таныштырдылар, безгә компаниянең логотибы төшерелгән махсус футболка бирелде. Аның өчен хезмәт хакыннан 350 сум тотып калынуын хәбәр иттеләр...

Эшкә барабыз. Кич, караңгы. Соңга калсаң – штраф. Килеп җиттек. Хушбуйлар ясый торган залга керәбез.

Эш гөрли. Зур-зур тартмалар, исәпсез-хисапсыз савытлар, төргәкләр... Ниндидер колбаларда быгыр-быгыр килеп яшел, сары, кызыл сыекчалар кайный, үзеңне сихерче өендәгедәй хис итәсең.

Смена башланды. Кемдер флакон әзерли, кемдер аңа сыеклык тутыра, аннан көпшә куялар, савытны сөртеп, декоратив капкачлар кидерелә, шул арада хушбуй кабы ясала. Аннан соң ярлык куела, шулай итеп хушбуй әзер. Якында гына бригадир йөгереп йөри. Кайчак үзе дә килеп булыша, эшли. Әмма аның төп вазыйфасы – эшчеләрне ачуланып йөрү булды бугай, чәрелдек тавышлы әлеге ханым һәркемгә “матур” сүзләрен яудырды гына...

Беренче коймак

Конвейердан читтәрәк торган өстәл янында утырабыз. Бер тартма көпшә һәм каплавыч бирделәр. 

Кайчы белән озын резин көпшәне кисеп алырга, аны каплавычка кертергә кирәк. Эшнең серенә төшенеп булмый. Тырнаклар сынып бетте. Күзгә йокы керде. Җыр тыңлап, сөйләшә-сөйләшә эшлибез. Көпшәләрне кечкенә генә тишеккә кертергә тырышып, башлар авырта башлады. Тик сәгать теле әле унынчы яртыны гына күрсәтә. Күңел төште, билгеле. Алда әле озын төн. Бәхетебезгә, тәнәфес вакыты җитә.

Төн буена өч тәнәфес бар. Икесе унар минут, берсе – ярты сәгать, анысы төшке аш вакыты дип атала икән. Ял вакыты өчен бер сәгать хезмәт хакы тотылып кала. Иптәш кызым белән саныйбыз: төне буена ун сәгать, тулаем 750 сум тиеш булса, аннан төшке ашны алсак, футболка бәясен дә сызсак, 325 сум кала! Вәт, ичмасам, төнге эшебезгә бәя бу!
Кемгә кирәк бу хәтле хушбуй?

Төнге уникедә усал бригадир ханым безнең барлыкны исенә төшерде. Кап ясарга конвейерга чакырды. Вак көпшәләрдән соң, бу безнең өчен чын мәгънәсендә ял булды. Башта капларны әкрен ясасак, соңрак куллар да ияләште. Танышымның “гади механик эш” дигәнен шушында аңладым: куллар арып бетсә дә, бармаклар тотмаса да, күзләр йомылса да, автомат рәвештә куллар тартма ясый икән. Тирә-юньне күзәтәм: арылса да, һәркем эшләвен дәвам итә.

Эшләр хутта иде. Тик әлеге дә баягы бригадир килеп, дус кызым белән аерды: аны флакон әзерләргә җибәрде, миңа бер өем капкач тоттырды.

Янымда торган кешеләрне дә күрмим, бар җаным-тәнем белән шул капкачларга кереп китәм. Күзләрем калайлана башлый: ачсам да, йомсам да, алдымда хушбуйлар агыла.

Тик вакыт әкрен үтә. Шуңа флакон саный башлыйм. Кырык минут тирәсендә меңләп хушбуй озатыла. Төненә кимендә ун меңнән артык була дигән сүз бит инде бу! Барыбызны да борчыган бер генә сорау бар: моның хәтле исәпсез-сансыз ислемайны кем генә сатып ала икән?!

 Монда берәр сәгать эшләүгә куллар сулкылдый, бармак башларына кагылып булмый башлады, хәтта тиреләре дә кубып төште. Арка авырта. Басып эшләгәч, аякларга да авырлык төште. 

Соңгы сүз

Смена тәмам. Кәеф күтәренке. Әйтергә онытып торам, эшне иртәрәк тәмамлавыбыз аркасында, бер сәгать алдан җибәрделәр үзебезне. Тагын 75 тәңкәбез оешма файдасына калды. Ләкин безнең өчен аерма юк иде инде. Алда безне яңа көн ыгы-зыгысы көтә, дәресләргә барасы бар, шуңа берәр сәгать булса да йоклыйк дип, тукталышка йөгерәбез...

...Төрүче эше әллә ни катлаулы булмаса да, күп көч сорый. Биредә сәгатьләр буе бер урында басып торырга, җитез куллы, игътибарлы булырга кирәк. Тик акчасы гына бик аз шул...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1738
5 Октябрь 2018 11:37 1487
21 Сентябрь 2018 14:17 1416
ӨСКӘ