Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Казанда яшәсәк тә, маллар асрыйбыз”

15 Февраль 2018 1284
Хәзер шундый заман – азык-төлек алырга дип көн саен кибеткә керәбез. Хәтта авылда яшәүчеләр дә күп нәрсәне сатып алу ягын карый. Ә менә яңа танышым – Бурул ханым Исмаилова шәһәрдә яшәвенә карамастан, экологик чиста, табигый ризык белән тук­лану яклы. Казанның Салмачы бистәсендә үз йортлары белән яшәүче әлеге гаилә белән мин дә танышып кайттым.
Бурул ханым тумышы белән Кыргызстан ягыннан. 2011 елда мә­хәббәтен очратып, Татарстанга кү­ченеп килә. 2012 елда Салмачының иң ерак читендә җир алып, ире белән ике катлы йорт салып ке­рә­ләр. Йортның бер ягында – урман, икенчесендә – болын.

– Гомер буе тынычлык турында хыялландык, – дип башлады сүзен танышым. – Пенсиягә чыккач, ирем белән яшәү өчен уңайлы җир эзли башладык һәм таптык та. Әлеге урын Казанга керсә дә, табигать кочагында урнашкан. Быел өченче кышыбызны чыгабыз инде. Мондагы рәхәтлекне аңлатып бетереп булмый.

Әлеге гаилә табигатьтән ямь дә, тәм дә таба белә. Җәен – җиләк-җимеш, көзен гөмбә җыеп, кышка әзерли. Кышын шул урманда чаңгыда җилдерә.

– Урманда һәр агачны, сукмакны беләбез, – ди Бурул ханым. – Табигать биргән сый-нигъмәтләрне файдаланабыз. Йортыбыз да җиләкле аланда урнашкан. Бөтен Казан халкы нәкъ менә бирегә җиләк җыярга килә.

Ә иң кызыгы – әлеге гаилә кибеттән ризык сатып алмый диярлек. Йомырка, ит, бал, җиләк-җимеш, күп кенә яшелчә һәм кайнатмаларны алар үзләре җитештерә. “Кохинхин” токымына караган кара төстәге нәселле тавыклар үстерәләр.

– Яз көне инкубатордан чеби чыгарабыз, – ди Бурул ханым. – Пенсиябез кечкенә бит, кош-кортны ашатырга да күп китә. Ә болай – чебиләр дә үзебезнеке. 100 йомырка салсаң, 50-60 чебеш чыга. Хәзерге вакытта йөзләп тавыгыбыз бар. Әле кәҗәбез дә бар иде. “Күп ашатмагыз!” дип гел әйтеп торсалар да, ирем аны шулкадәр яратты, хәтта миннән качып ашаткан. Шуның аркасында кәҗәбез симерде, бәтиләр алып кайтмый башлады һәм аны сатарга мәҗбүр булдык.

Яңа танышым бик аралашучан, ачык йөзле ханым. Әңгәмә вакытында үзе белән булган бер хәлне дә сөйләп китте:

– Бу тормышта хатасыз булмый. Узган ел “Мулард” токымлы үрдәк алырмын дигән идем, бутапмы, үзләре белепме, 100 баш “Черри-Велли” үрдәген алып килделәр. Үстереп сатармын да, үз бәясен каплар дигән идем, барып чыкмады. “Кайда сатарга була?” дип, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына шалтыраттым. “Агропаркка барып сатыгыз”, – диделәр. Бардым, лабораториягә кереп белештем. Башта ветеринар чакырырга куштылар, хезмәт түләүле. Аннан суеп, алып килергә кирәк. “Һәрбер үрдәккә мөһер суктырыгыз”, – диделәр. Анысы һәрберсенә 15-20 сум тора. Аннан соң сатучылар белән сөйләшергә кирәк. Барысына да ризалаштым. Ярар, “175 сумнан алабыз”, диделәр. Өйгә кайтып исәпләдем дә утырып бер көлдем. Үрдәк бик күп ашый икән, мин нольгә чыктым. Мин әйтәм, өч ай буе карап үстер дә... Ахырдан, “түш ите өчен 500 сумнан үрдәк сатам”, дип танышларыма шалтыраттым. Беразын саттым. Калганын үзебез ашыйбыз, рәхәтләндек иткә.
Әлеге гаилә бер минутын да бушка уздырмый. Узган ел умарта тота башлаганнар.

– Тормышта бернидән дә куркырга кирәкми, – ди Бурул ханым. – Бал кортлары турында без берни белми идек. Ярый әле интернет бар. Шуннан өйрәндем. 3 баш умарта алган идек, кышка 7 булып керделәр. Белмичә бик усал кортлар алганбыз, җәй буе чактылар. Качып котыла алмаслык иде. Күршеләргә түзгәннәре өчен рәхмәт, бал белән сыйладым үзләрен. Җәй салкын, кыска булды бит. Шулай да 100 кило бал алдык. Бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек дип уйлыйм.

Бурул ханымга 61 яшь булса да, интернет белән тыгыз элемтәдә яши.

– Бүген яңа технологияләр чыгып кына тора. Карт әби булып утырасы килми, шуңа да яшьләр артыннан йөгерергә туры килә, – ди ул. – Балаларга бәйле булып, алдагы көндә аларга авыр йөк булып яшисе килми. Минемчә, бу заманда балалар өчен иң зур бүләк ул – ата-ананың үз сәламәтлеге турында кайгыртуы. Мин ул мәктәпне үзем уздым. Әти-әнием авырды, мин аларны карадым, бик нык кайгырдым. Шунда “үземне бу көнгә төшермәячәкмен”, дип үз-үземә сүз бирдем. Әгәр балаларга ярдәм итә алсаң, балалар өчен икеләтә бүләк. Шулай ук ничәдер сум пенсияне дә көтеп утырып булмый. Гомерне бер генә яшибез. Аны кем өчендер түгел, үзең өчен яшисең бит. Безгә гел: “Сез булдырасыз”, диләр. Без бит аны үзебез өчен эшлибез. Үзебезгә рәхәтлек алабыз, табигый чиста ризыклар белән тукланабыз. Авылларга баргач, аптырыйм мин. Печәннең бер түге 500 сум тора, ә әби-бабайлар эш башларга куркып капка төбендә утыра. Ал, асра шул кәҗәне, чап печәнне! Өсләренә җаваплылык алырга куркалармы соң? Кәҗә асраганда рәхәтләнеп кул чалгысы белән болыннан печән чапты ирем. Күршеләр кызыгып, сорап та тордылар әле чалгысын.

Бурул ханым бертөрлелекне яратмый, нинди генә өлкәдә эшләмәгән ул: яшьли колхозда, аннан ПТУ тәмамлап икмәк пешергән, аннан соң ВУЗ тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укыткан, туризм өлкәсендә дә эшләп алган. Үз тегү оешмасын ачкан. Татарстанга күченеп китү сәбәпле, оешманы Кыргызстанда яшәүче бертуганнары кулына тапшырган. Шулай ук Бурул ханым сәяхәт итәргә ярата. 12 илдә булган ул: Һиндстан, Польша, Кытай, Корея, Гарәп Әмирлекләрендә һ.б.

– Олы яшьтә мәхәббәткә ышанасызмы? – дип сорыйм.

– Әлбәттә. Яратудан башка яшәп булмый. Ул – тормышның этәргече.

– Балаларыгыз Татарстанга кайтамы?

– Әйе. Минем бер балам бар, иремнеке дә берәү. Минекеләр – Кыргызстанда, иремнеке – Башкортстанда. Татарстанга кайталар, дус яшибез.

– Кыргызстан Татарстаннан нык аерыламы?

– Ике илне дә бертигез яратам. Татарстанга мин гашыйк, яртылаш татар бит мин. Әнием Сания Апас ягыннан, Татарстанда туганнарым бар. Ә әтием – кыргыз. Миңа Татарстанда бер нәрсә ошамый: озын кыш. Озын кышкы көннәрдә үз ягымны сагына башлыйм. Без гаиләдә җиде бала үстек, бертуганнарым барысы да Кыргызстанда яши.

– Апастагы әниегез ягыннан төп йортка кайтып йөрисезме?

– Әйе, Шамбалыкчы авылында урнашкан ул. Әлеге йорт күпмедер вакыт музей да булып торды. Әмма өебез хәзер җимерелеп бара, бик жәллим. Беркем дә анда яшәргә теләми. Мирас буенча йорт икетуган абыема тиде. Ә аның теләге дә, торгызырга акчасы да юк ахры. Авылга кайткач, зиратка барабыз, мәчеткә кереп, әби-бабайлар рухына дога кылабыз.
– Бурул ханым, сезгә үз яшегезне беркем бирмидер. Моның сере нәрсәдә?

– Җәй көне – иртәнге дүрттә, көз, кыш көннәрендә сәгать алтыда торабыз. Иртән зарядка ясыйбыз. Кышын чаңгыда йөрибез. Диета тотканым юк, гел хәрәкәттә. Теплицабыз бар, апрельдә яшелчә утыртабыз. Аннан бакча эшләре башлана. Кош-кортны ел әйләнәсе карыйбыз инде. Ә иң мөһиме – табигый чиста продукт белән тукланабыз. Чәйне дә үзем ясыйм.

– Рецепты белән уртаклашыгыз әле.

– Иван-чәй өчен: чәчәк ата башлаган чорда җыеп алып, яфракларын сыдырам, җиңелчә уалыйм. 3-4 сәгать тоткач, тыгыз итеп кәстрүлгә яки банкага тутырып куям. Шулай 1 тәүлек тотам, ул җылына. Бу – “ферментация” дип атала. Аннан соң кемдер иттарткычтан чыгара, ә мин бөтерәм. Соңыннан пергамент кәгазьгә җәеп, ярты сәгатькә 50°Cлы духовкага куям. Шулай ук чияле чәй әзерләргә була. Ләкин чияле чәйне 1 тәүлек тоткач, иттарткыч аша чыгарырга кирәк. Күпме эчү буенча киңәш бирә алмыйм. Бөтен кешегә бертөрле тәэсир итмәскә мөмкин, шуңа да башта белергә кирәк. Бу очракта да интернет ярдәмгә килер.

Әлеге гаилә белән танышып, аларга сокланып кайттым. Бигрәк тә Бурул ханымның җитез, тырыш булуы һәм тор­мышны ярата белүе сокландырды мине.

Иван-чәй өчен: чәчәк ата башлаган чорда җыеп алып, яфракларын сыдырам, җиңелчә уалыйм. 3-4 сәгать тоткач, тыгыз итеп кәстрүлгә яки банкага тутырып куям. Шулай 1 тәүлек тотам, ул җылына. Бу – “ферментация” дип атала. Аннан соң кемдер иттарткычтан чыгара, ә мин бөтерәм. Соңыннан пергамент кәгазьгә җәеп, ярты сәгатькә 50°Cлы духовкага куям...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4041
25 Апрель 2018 13:34 3047
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2690
ӨСКӘ