Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанда яшәүче лотереяга шәһәр читеннән йорт откан

12 Сентябрь 2017 829
Казан шәһәрендә яшәүче Сәлимҗан Әхмәтҗановка лотереяда бәхет елмайган. Уенда катнашу тәҗрибәсе аз булуына карамастан, ул шәһәр читендә салынган йорт откан. Ләкин бүләкне ул акчалата алырга булган.
– Бик кызык хәл булды. Мин ахыргы санны сызып аттым да, алып баручы белән бергә: “Стоп-игра!” дип кабатладым. Аннан телевизорда үземнең регион исемен күреп, җиңүче булуымны тәгаен аңладым. Хис-тойгыларымнан айнып киткәч, яңалыкны хатыныма җиткерергә ашыктым, – дигән Әхмәтҗанов, “КП”га. Ләкин йорт иргә кирәк булмаган. Откан бүләген ул акчалата алырга уйлаган. Быел хатынының юбилее икән һәм ул аңа диңгезгә юллама бүләк итәргә тели. Калган акчаны үзенең балалары һәм оныкларына бүлеп бирергә дип планлаштырып тора.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ