Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанда машина кую урыны өчен сугышалар

20 Апрель 2018 708
Шәһәрдә шундый гадәт хәзер: кыюраклар үзенә парковка урыннарын бүлеп алырга кереште. Әлбәттә, хәләл көч белән сатып алган җирләр турында сүз бармый. Әрсезрәкләр йорт каршында үзләренә ошаган бер парковка урынын йә чылбыр белән бүлеп куя, йә “занято” дип асфальтка буяу белән яза, йә баганалар утырта да “бу минеке” дип игълан итә. Күрше-тирә, гадәттә, кич машина куярга урын эзләп тилмерсә тилмерә, тик болар җиренә тими, чөнки тавышы нык чыгарга мөмкин. Шәһәрдәге җирне менә шулай кулга төшерү – ни дәрәҗәдә законлы? Андый “хуҗа”ларны ничек үз урыннарына утыртырга?
Машинаңны янәшә куйган өчен – йодрык!

Редакциягә Казанның Зорге урамы, 44 йортында яшәүче Дания Сафинадан менә мондый хат килде:
“Биш катлы “хрущевка”­ның тулы бер подъездын куркытып торган бер гаиләгә карата бернинди чара күрелми. Бу кешеләр өй каршындагы яшел зонаны бетон белән каплап, үзләренә ике машина куяр өчен урын ясадылар. Иртән машина белән чыгып киткәндә әлеге урыннарга машина тәгәрмәче куеп, йозак белән бикләп китәләр. Бу хәлләрне белмәгән ике балалы гаилә, күрше подъездга кунакка килеп, машиналарын шул парковкага куйдылар (тәгәрмәч куелмаган чакта). Аннары “урын хуҗасы” Ленар Галиәкбәров кайтып җитеп, аларның машинасы чыга алмаслык итеп каплап куйды. Теге гаилә берничә сәгать буе шул урыннан чыгып китә алмыйча тилмерде. Бу хәлләрне үзем күрдем. “Урын хуҗасы” икенче катта гына тора, балаларның елаганын да, ишегенә шакуларны да ишетә, ләкин оятсызлыкның чигенә җиткәнгәме, ялынуларын колагына да элмәде.

Ә менә соңгы очрак минем гаиләмә кагыла. Быелның 18 февралендә улым белән киленем, өч яшьлек һәм 11 айлык оныкларым кунакка килде. Улым Артур машинасын Ленар Галиәкбәров “урыны” белән янәшә куеп калдырган. Кичке ун тулганда машинаның сигнализациясе эшли башлады. Улым тәрәзәдән караса, машинасы янында Ленар басып тора. Шундук хатынына: “Балаларны киендер, мин төшә торам, кайтабыз”, – дип чыгып китте. Кызым белән киленем тиз генә балаларны киендереп, бергәләшеп урамга таба йөгерделәр. Алар бишенче каттан аска төшеп өлгергәнче, Ленар котырына, җикеренә башлаган. Аннары ул Артурга: “Ал машинаңны, минем хатыныма машина куярга урын җитми!” – дип кычкырган. Җитмәсә, үзе исерек тә булган. Артур тыныч кына: “Хәзер минем гаиләм төшеп җитә, без китәбез”, – дип аңлаткан. Ленарга бу ошамаган, “подъезд хуҗасын” көттереп торсыннар әле! Ике дә уйлап тормыйча, Артурның күзенә китереп суккан, улымның кашы ярылган, күзе шешкән. Кызым белән киленем төшкәндә, Ленар инде маңгаеннан кан аккан Артурга җикеренеп кычкыра торган булган. Эшләр моның белән генә бетмәгән. Ленар Галиәкбәров балаларыма кычкыра, куркыта, төрлечә мыскыллый, ямьсез сүзләр әйтә башлаган. “Сез кем белән бәйләнешкәнегезне белмисез әле, зур проблемаларыгыз булачак!” – дип янаган. Ленарның хатыны да, тавышны ишетеп чыккан әтисе дә малаен куәтләп кенә торганнар. Алар үзләренең җәзасыз калачакларына шулхәтле ышанганнар, күрәсең. Балаларым полиция чакырткач та, әтисе өйрәтүе буенча (анысы полициядә эшләгән, тәртипләрне белә), Ленар күрше подъездга кереп качкан. Бу вакытта ашыгыч ярдәм машинасы килә, баш мие селкенгән булырга мөмкин дип, Артурны травмпунктка алып китәләр. Полиция хезмәткәрләре участковыйга шалтыратырга кушып, китеп баралар. Ул арада урамда басып торган кызым белән киявем янына күрше подъезддан Ленар чыгып, төрле әшәке сүзләр белән хурлап, киявемә үзенә сугарга куша. Теләгенә ирешмәгәч, ун минуттан соң үзенең фатирына кереп бикләнә.

Участковый безгә, алты тапкыр шалтыратканнан соң гына, төнге сәгать икедә килде. Бездән күрсәтмәләр алды. Ленар ишеген ачмады. Артур полиция бүлегендә гариза язып кайтты.
Бу хәлләрдән кан басымым күтә­релде, ашыгыч ярдәм чакырттык. Үзем­не начар хис иттем. Участковый белән ашыгыч ярдәм безнең өйдән иртәнге дүрттә генә киттеләр.

Ленар Галиәкбәровның бердәнбер хулиганлыгы гына түгел бу. Шул ук подъездның беренче катында яшәүче, 60 яшьтән узган Әнвәр Фәйзиевны да кыйнады. Иң якын дустының хатыны Алинәгә сугып, аның яңак сөяген сындырды. Алинә ике атна хастаханәдә ятты. Әмма болар өчен берни булмады үзенә. Ахыр чиктә җәзасыз калыр микән бу кеше? Әле бит Аллаһы Тәгалә каршында да җавап тотасы бар! Иманым камил, балаларымны хаксызга кыерсыткан бәндә бу дөньяда ук җәзасын алыр!”


“Башта әтисе дер селкетте, хәзер улы...”

Хатны укып чыгу белән, Дания апа­ның телефон номерын җыйдым.

– Бу йортта 25 ел торабыз инде, биредә яшәүчеләрнең бөтенесен беләм. Үземә тимәсәләр, тия торган кеше түгел мин, – диде Дания Сафина. – Артур бит Ленарга берничек тә җавап кайтармаган, димәк, гаеп Ленарда гына. Өстәвенә, улым аның машина урынын да биләмәгән, янәшә генә куйган булган. Документларны судка бирдек, хулиган җәзасын алырга тиеш дип саныйбыз. Ленар Галиәкбәров белән йорттагы яшьләр дә аралашмый, хөрмәт итмиләр аны. Үзенә 30 яшьләр чамасы, хатыны икенчегә корсаклы. Беренче балаларын көткәндә Ленар Алинәгә суккан иде. Хәзер менә Артурга... Кеше рәнҗешеннән дә курыкмыйлар!

Әлеге вакыйгаларның шаһиты да табыды. Шушы ук йортның беренче катында яшәүче Диләрә ике ирнең бәхәсен тәрәзәсеннән күзәтеп торган.

– Ленар Артурга: “Машинаңны кү­чер!” – диде. Тегесе күчермәде. Шун­нан соң Ленар йодрыгы белән Артур­ның күзенә тондырды. Аннары икесенең дә хатыннары йөгерешеп килде, полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырттылар, – дип кыскача гына ул көнне исенә төшерде Диләрә.

Ленарның икенче корбаны – Алинә исемле кыз белән дә элемтәгә кердем. Ул да Ленар Галиәкбәровны акылга утыртырга хыяллана икән.

– Элек ирем Ленар белән аралашып торды, дуслар иделәр. Моннан өч ел элек Ленар туган көненә безне дә чакырды, шәһәр читендәге йортка җыелдык. Эчә-эчә аңы тәмам томаланып, Галиәкбәров шунда бар көченә яңагыма китереп бирде, яңак сөягем сынды. Ике атна хастаханәдә яттым, бер ай эшкә чыга алмадым. Полициягә дә, прокуратурага да гариза яздым, судмедэкспертиза ясаттым. Ләкин Ленарга карата җинаять эше ачмыйча, нишләптер бу эшне йомып калдылар, хәтта штраф та түләтмәделәр аннан. Шаһитләр – барысы да Ленарның дуслары, ирем ул вакытта йоклый иде. Хәзер инде Галиәкбәров белән аралашмыйбыз, аның дуслары да калмады бугай. Ул бүгенге көндә беркайда эшләми дип беләм. Үзе бик агрессив кеше, бөтенесе курка аннан. Катырак сугып, берәрсен имгәткәнче шулай йөрерме икән? Нигә аңа бернинди җәза юк, ник гел судан коры чыга? – диде Алинә.
Зорге урамындагы йортны дер селкетеп, йодрык болгарга яратучы Ленар Галиәкбәровны ничек күз алдыгызга китердегез? Ике метр буйлы, көрәк кадәр куллы, типсә тимер өзәрлек, дорфа ир-ат итепме? Әйе, нәкъ шундый булып чыкты ул. Ләкин кемлегемне ишетү белән, борын төбемдә тимер ишеген ябып та куйды. Хәер, елмаеп, чәй эчәргә дәшүен көтмәгән идем аның...

Аның каравы, Галиәкбәровларның терәлеп торган күршеләре – Альбина Сафина ачык йөзле ханым булып чыкты. Үзәгенә үткәннәрне яшермичә сөйләде ул:

– Машина кую урыннарын, чынлап та, өч кеше бүлеп алды, – дип сөйләп китте ул. – Ленар, аның хатыны һәм беренче катта яшәүче Леша. Соңгы арада гел оятсызландылар! Галиәкбәровлар өч бүлмәле фатирда көн күрә. Ленарның әтисе Вәлиҗан – элекке участковый, заманында гаиләсен утлы табада ул биетә иде. Минем фатирдагы шкафларга кадәр селкенеп торды ул чакта. Дөресен генә әйткәндә, Ленар да, апасы да – миндә үскән балалар. Хәзер менә заманалар үзгәрде: күбрәк Ленарының тавышы ишетелә. Улы сансызлана башлагач, Вәлиҗан аны кыйнап та карады, файдасы гына тимәде бугай. Берара Ленар полициягә эшкә урнашты. Аннан өенә кайтып: “Хәзер дусларым да калмады, барысы да мине “кәҗә” дип үрти. Син куштың анда урнашырга, син гаепле!” – дип атасын пыр туздыра иде. Күрше буларак, кайчак Ленардан миңа да эләгә: йә ишеген ныгытып ачып, минем ишеккә шапылдатып китереп бәрә – сискәнеп уянып китәм, йә музыка акыртканына чыдарлык түгел... Кисәтү ясасаң, сүгенеп кычкырырга да күп сорамый. Кыскасы, кешене санга сукмый инде...


Закон ни куша?

Закон нигезендә, машинаны өй янәшәсенә куярга рөхсәт ителә. Ләкин бу – муниципаль җирләр һәм берәү дә аның хуҗасы түгел. Әгәр көн саен машинагызны бер үк урынга куеп, кышын аның карын чистартып торасыз икән, бу барыбер әлеге урынга бернинди хокук та бирми. Парковка урыннарын рәсмиләштерү – бүгенге көндә законда каралмаган эш.

Әмма сирәк кенә шундый очрак­лар булгалый: торак-коммуналь хуҗалыкка берләшкән күп катлы йортта яшәүчеләр, үзара килешеп, янәшәдәге җирне ТСЖ милке итеп рәсмиләштерә. Аннан үз кирәк-яракларына, шул исәптән машина куяр өчен дә файдалана ала. Мәсәлән, әлеге кишәрлекне бүлгәләп, парковка урыннары ясый һәм ТСЖның әгъзаларына бүлеп чыга. Ләкин бу әле шул кеше гомергә бирегә машинасын куячак дигән сүз түгел. ТСЖ теләсә кайсы вакытта карарын үзгәртеп, әлеге машина кую урынын икенче берәүгә тапшырырга да мөмкин.

Ә менә законсыз рәвештә парковка урынын басып алуга каршы ничек көрәшергә, диярсез. Үзегезнең торак-коммуналь хуҗалык идарә­се рәисенә мөрәҗәгать итәргә, ри­за­сызлыкны җыелышларда бел­дерергә кирәк. Әгәр инде моннан соң да хәлләр үзгәрмәсә, район һәм шәһәр хакимиятенә хат юлларга киңәш итәм. Алар сезгә 30 көн эчендә җавап бирергә тиеш. Моннан тыш, участковыйны чакыртырга, полициягә гариза язарга, бу хакта ЮХИДИ хезмәтенә хәбәр итәргә онытмагыз. Алар исә парковка “хуҗасына” штрафлар сугып, монда машина кую теләген качырыр. Кыскасы, чишелмәслек проблема түгел, иң мөһиме – иренмәскә һәм бирешмәскә! Зорге урамы, 44 йортта яшәүчеләргә дә шуны теләп калам.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1654
15 Октябрь 2018 17:54 1484
23 Октябрь 2018 10:14 1402
31 Октябрь 2018 11:56 1358
ӨСКӘ