Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанда гей-парад узармы?

18 Май 2017 769
Европа җенси бозыклыкның чигенә җитте кебек. Германия, Франция, Швеция, Норвегиядә ирләрне ирләр белән кавыштырып, гей-парадлар уздыру инде гадәти хәлгә әйләнеп бара. Россиядә исә рәсми хакимият мондый күренешне тыярга тырыша. Алай да зәңгәр һәм алсуларның активлыгы соңгы елларда бездә дә сизелә башлады. Традицион булмаган ориентация вәкилләре үз хокукларын белгертеп урамга чыгарга ыргыла. Соңгы елларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж һәм тагын 10га якын шәһәрдә гей-парадлар уздыруга талпынышлар булды.
Татарстанга килгәндә, урамга чыгып, төсле флаглар астында парад оештыруга рөхсәтне зәңгәрләр Казан хакимиятеннән 2009 елдан бирле сорый икән. Шундый хатларның соңгысы мэриягә узган ел кабат кергән. Шәһәр чиновниклары төсле парадка ризалык бирми. Хакимият әлегә ЛГБТ активистларының урамга чыгуын тыеп тора. Озаккамы?

Ачыктан-ачык үзен “зәңгәр” дип атаучылар бездә юк дәрәҗәсендә. Россия җәмгыяте төслеләрне өнәп бетерми. Европа һәм Америкадан аермалы буларак, андыйларга безнең халык нәфрәт, җирәнү хисе белән карый. Гей-парад оештырырга рөхсәт сорап, Казан мэриясенә 2009 елда Дима исемле гей хат яза. Аның үтенече кире кагыла. 2013тә Универсиада алдыннан шундый ук эчтәлектәге хат шәһәр башлыгы Илсур Метшин исеменә кабат керә. Һәм кабат Димадан. Гей-парадны уздыру вакыты итеп 30нчы июнь көне соралган була. Парадка чыгарга 50дән артык кеше теләк белдерә ул чакта. Төсле йөрешнең символы итеп универсиада символы – барсик Юнины сайлыйлар.

“Игътибарыгызны традицион булмаган ориентация вәкилләренә дә юнәлтсәгез иде, – дип яза Дима җитәкчеләргә. – Казанда бүген зәңгәрләр өчен төнге клуб эшли. Гейлар һәм лесбиянкалар өчен җыелу урыннары бар. Мондый кешеләр сез уйлаганча аз түгел. Гей-парад уздырган очракта Казанны Европа илләре хуплап чыгачак. Чөнки аларда мондый чаралар тыелмый һәм хуплана гына. Зәңгәрләр арасында танылган сәясәтчеләр дә бар. Гей-парад уздырып, Казан бөтен дөньяга үзенең демократик йөзен күрсәтәчәк. Бу чарага каршы килмәсәгез иде!”
Универсиада алдыннан берәр провокация китереп чыгарудан куркып, шәһәр җитәкчелеге 2013 елда психологларга мөрәҗәгать итә. Зәңгәрләр белән сөйләшүләр алып барыла. Психологлар аларның активистларын парадка чыкмаска үгетли.

“Россия дәүләте башында Владимир Путин булганда, илдә гей-парад кебек күренешләр булмаячак. Шуңа да куркырга, борчылырга урын юк”, – диде әлеге темага сораштырган кешеләрнең күпчелеге. Путин үзенең бер әңгәмәсендә Россиядә демографик вәзгыять болай да кискен тора һәм бер җенестәге мәхәббәт тарафдарлары гаилә институтын җимерә дип ачыктан-ачык белдерде. Аның бу позициясен, әлбәттә, башка регион җитәкчеләре дә аңлый һәм уртаклаша.

– Алла сакласын мондый әйберләрдән, – ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Гей-парадлар – бернинди кысага да сыймый торган күренеш. Кемдер зәңгәрләр парадын уздырмау аларның хокукларын кысу дияр. Мин андыйларга әйтер идем, әйдәгез алайса наркоманнарга наркотик бирик, аракы эчүчегә аракыга акча бирик, үтерүчеләргә үтерергә кеше бирик... Бозыкларның бу җәмгыятьтә хокукы юк. Көнбатыш илләрендә, Европада мондый чараларны уздыралар диләр, ләкин карап карыйк, бу илләрдә демографик кризис, халык юк. Гей-парад уздырган илләрнең киләчәге юк. Алар бетүгә бара.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4081
25 Апрель 2018 13:34 3061
4 Май 2018 13:22 2713
ӨСКӘ