Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанда атыштылар: ОМОН хезмәткәре һәлак булды

28 Февраль 2018 3630
Кичә бер исерек бәндә Казанда зур атыш оештырды. Нәтиҗәдә, ике кеше тән җәрәхәтләре алды, берсе һәлак булды. Соңыннан җинаятьченең үзен дә юк иттеләр.
Әлеге фаҗига Авангард урамының (Борисково поселогы) күпкатлы бер йортында килеп чыга. Конфликтның башы исә февраль урталарында ук башлана: 36 яшьлек Александр Петровны хатыны белән булган чираттагы ызгыштан соң ун тәүлеккә ябып куялар. Утырып чыккач ул үч алу нияте белән хатынын эзләп китә. Хатыны абыйсы янында, шушы йортта була. Сәрхүш ир фатирның ишеген шакый, әмма аны кертмиләр һәм ул ишеккә ау мылтыгыннан ата башлый. Кемдер полициягә шалтырата. Тиз арада участковый килеп җитә, әмма җинаятьче аны яралый. Ул арада йортны ОМОН хезмәткәрләре штурмларга керешә. Петров тагын бер “гражданский” кешене яралый, ә бер ОМОН хезмәткәре алган тән җәрәхәтләреннән больницага барганда вафат була.

Соңыннан җинаятьченең үзен дә атып үтерәләр.

Һәлак булган хокук сакчысы – Денисның хатыны һәм өч улы калган.
Аның гаиләсенә матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсе хәл ителә. Якын арада прапорщик Денис Иванченко дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ