Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанбаш авылы ата-аналары: балалар “йомырка тәбәсе ашадык” диделәр...

14 Февраль 2018 1172
Арча районындагы авылда укучылар агуланган дигән хәбәр Президент биеклегенә үк менеп җитте. Ни булган соң? Әлегә “Вируслы инфекция» дип фаразлыйлар. Казанбаш авылының фельдшеры Зәлилә Низамиева без шалтратканда “Санэпидемстанция» вәкилләре белән чирләгән балаларның өйләренә барып, профилактика чаралары уздырып йөри иде.
– Әлегә бернәрсә дә билгеле түгел. Вируслы инфекция гына. Чир нидер ашап кына түгел, һава аша да йоккан булырга мөмкин, – диде ул.

Без сораштырган ата-аналарның сүзләренә караганда, балалар мәктәптән кайткач “йомырка тәбәсе ашадык, чәй эчтек” дип сөйләгән.

– Нәрсә булганын төгәл әйтеп бетермиләр, – дип сөйләде аналарның берсе. – Баладан балага вирус йоккан дип баралар. Әмма ул бит 40 кеше! Берьюлы косып, берьюлы эчләре киткән. Бөтенесендә дә диярлек бу хәл шимбә көнне тотынды. Безнең кыз мәктәптән кайтуга косып авырый башлады. Без аны башта кизү дип уйладык. Укытучылар шалтраттылар, мәктәпкә килергә куштылар. Без килгәндә бөтен Казанбаш диярлек шунда иде. Аннары ашыгыч ярдәм белән Казанга алып киттеләр.

Балалар хәзер терелеп килә инде. Атна башына булган рәсми мәгълүматлар буенча, 22 баланың хәле канәгатьләнерлек, калганнарыныкы – уртача.

Бүгенге көндә кемнең – бер, кайсының ике баласы хастаханәдә. Казанбаш авылында яшәүче Ләйсән Шакирҗанованың өч баласын Казан хастаханәсенә алып киткәннәр! Аның кечкенә улы Риязга әле дүрт кенә яшь. Ул мәктәптә укымый. Димәк, берничек тә йомырка ашап агулана алмый.

– Балага савыт-сабадан йогарга мөмкин дип әйтәләр, – ди әни кеше.

“Монда мәгълүмат сәгать саен үзгәреп тора: телевизордан бер төрле сөйлиләр, безгә бөтенләй икенче төрле әйтәләр”, – диючеләр дә булды.
Бәла чыкса, аның гаеплесен дә табу кирәк. Тикшерү эшләре бара. Әлегә рәсми рәвештә гаепле дип берәүне дә атап булмый.

Мәктәп директоры, 40 яшьлек Айдар Сафиуллинның билгеле бер күләмдә үз гаебен тануы билгеле. Ул “мәктәптә балаларны ашату тәртибендә кимчелекләр булуы” турыда хәбәр иткән һәм тикшерү эшенә ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.

Тиздән рәсми җавап та ишетелде: “Мәктәп пешекчеләре шәхси гигиена кагыйдәлләрен бозганнар. Бер үк пычак белән берничә ризык тураганнар. Бер пешекче авырып китеп, аның урынына ашарга пешерә белмәгән башка кеше эшкә чыккан.

Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә агуланучыларда исә норовирус инфекциясе ачыкланган. Вирус башкаларга да таралырга мөмкин, шуңа күрә әлегә мәктәп күзәтү астында булачак.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1733
5 Октябрь 2018 11:37 1460
21 Сентябрь 2018 14:17 1408
ӨСКӘ