Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казахстаннан Самарага кайтучы автобус янган, 52 кеше үлгән.

18 Январь 2018 1810
Бүген иртән 7:30 сәгатьтә (Мәскәү сәгате буенча) Казахстанның Актүбә өлкәсендә автобуска ут кабып, 52 кеше һәлак булган, дип яза “Интерфакс”.
Фаҗига Самара-Шымкент юлында килеп чыккан. Автобус эчендә барлыгы 57 кеше булган. Шуларның бары бишесе генә (өчесе йөртүче) автобустан чыгып котыла алган, ә калган 52 кеше янып үлгән. Һәлак булучылар – Үзбәкстан гражданнары.

Мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге автобусның кеше утыртып йөрергә лецензиясе булмаган.

Автобусның хуҗасы – Ордухан Мехтиев. Машина мәҗбүри техник күзәтүне 2015 елның 17 августында ук узган, 2016 елның 16 февралендә аның вакыты чыккан.

Янгын урынында коткаручылар, табиблар, психологлар эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1133
26 Июль 2018 12:38 926
24 Июль 2018 14:00 882
ӨСКӘ