Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кайсы глава әйбәтрәк?

5 Апрель 2018 1410
Кайсы гына районга барма, һәммәсендә дә район башлыкларын тәнкыйтьли торган кешеләр табыла. Аерма шунда: кайсыдыр районда андыйлар күбрәк, кайдадыр әзрәк. Шуннан чыгып башлыклар рейтингын төзергә була. Әйтик, кайсы башлыкка тәнкыйть әзрәк ява, шуныкы югарырак. Бу – халык рейтингы дип атала. Тагын бер рейтинг бар. Монысы абруйлык рейтингы. Анысы эшләгән эшләре һәм сәяси, икътисадый көченә карап билгеләнә. 2018 елның башында, күрүебезчә, шактый главалар алышынды. Әле берничә ел гына идарә итүчеләрне дә алып аттылар, бер районда дистәләп еллар тамыр җәйгәннәрне дә кубардылар. Сөенүчеләр дә булды. “Без капчыкта ятмый ул. Гөнаһларын актарып чыгардылар бит, тәки!” – диделәр.
Тырышып эзләсәң, тырнак астыннан кер табыла ул анысы. Район җитәкчеләрен, авыл башлыкларын кайчак кызганып та куярлык. Үз бюджетлары юк. Бөтен акча башкалага, Мәскәүгә китә. Нәрсә эшләргә кирәклеге өстән хәл ителә һәм шуңа җитәрлек кенә акча бүлеп бирелә. Ә халык күтәреп килгән мәсьәләләргә акча табылмый. Нинди генә мәшәкать белән килеп кермә, авыл советы рәисенең җавабы бер. “Клуб иске, җимерек. Яшьләр кая барырга тиеш?” – дисең, җавап: “Аның өчен акча каралмаган”. “Күпердән машина чыгарлык түгел”, – дисең. “Аның өчен акча каралмаган”. “Безгә скорый да керә алмый бит. Юл ташка үлчим”. “Аның өчен акча каралмаган”.

Ә нәрсә өчен каралган? Бар инде анда бер-ике бөртек. Баганалардагы өч лампочканы алыштырырга, юллардагы тишек-тошыкны яматырга. Калган чыгымнар өчен акчаны үзләре эшләп табарга тиеш. Менә шунда башлыкның эшчәнлеге күренә башлый инде. Әгәр җаен таба, тырышканы күренә икән, халык сүз әйтмәячәк. Юлга асфальт җәйдермәс җәйдерүен, әмма тыкрыктагы чокырны ком-таш белән алып килеп күмәр, клубның түбәсендәге ватык шиферын калайга алыштырыр һәм башкалар.
Халык арасыннан сайлап куела торган җитәкчеләр кирәк дигән фикер дә бар. Халыкның күңелен кайтардымы, өметләрен акламадымы, 50-100 заринтизар җыелды – димәк, яңасын сайларга вакыт җиткән.
Әйбәгез, башлыкларның абруй рейтингын билгеләп карыйк әле. Бүген Татарстанда кайсы глава иң шәбе икән? Күптән түгел генә алыштырып куелган башлыкларга кагылмыйбыз. Болар:

Питрәч (Эдуард Дияров урынына – Илһам Кашапов)

Нурлат (Равил Кузюров урынына – Алмаз Әхмәтшин)

Балык Бистәсе (Илһам Вәлиев урынына – Илдар Таҗетдинов)

Тукай (Васил Хаҗиев урынына – Фаил Камаев)

Алексеевск (Владимир Козонков урынына – Сергей Демидов)

Чүпрәле (Александр Шадриков урынына – Марат Гафаров).

Эштән киткәннәренә сүз әйтеп булмый, ә яңалары эшләп күрсәтсеннәр әле башта.

Казан башлыгы Илсур Метшин белән Чаллы хуҗасы Наил Мәһ­диев­ләр белән дә сөйләшеп булмас. Алар барыбер беренче баскычларга менеп утырачаклар.
Калганнарга күз салыйк.
Байлар Сабасы

Рәис Миңнеханов 2006 елдан бирле бу якларга хуҗа. Җирле халык җитәкчеләрен ярата, хөрмәт итә, горурлана дип сөйлиләр. Килеп туган проблемаларны хәл итү өчен мөмкинлекләре саллы. Кем әйтмешли, бер шалтырату җитә. Шул ук вакытта главаның үзен дә бик оста оештыручы, аппарат эшләрен белүче буларак беләләр. Соңгы вакытта Сабада туучылар саны кимегән. Моңа борчылып, глава мөселман хатыннарына: “Бала төшертү, бала туудан саклануга каршы пропаганда алып барырга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте. Чөнки Сабада кеше күп һәм бәхетле булырга тиеш.

 Мамадыш

Мамадыш районында шундый тәҗрибә бар. Район башлыгы бөтен авыл башлыкларына кредитка трактор, “КамАЗ” алдырттырды. Хәзер авыл башлыклары рәхәтләнә генә эшләп. Үзенекен дә эшли, авылга да эшли. Файдасын күрәләр. Артыгын эшләп ватыла гына күрмәсеннәр. Мамадыш главасы Анатолий Ивановны шәһәрдәгеләр дә мактаган була. Үзе дә Мамадыш кешесе булгач, тырыша, шәһәрне матурлый диләр. Рөстәм Миңнехановның күптән түгел яңгыраган “Вятка” промпаркы буенча тәнкыйть сүзләре дә Мамадышта 2010 елдан бирле хуҗа булган кешенең эшчәнлек сурәтен боза алмый, диделәр.
Әтнә

Әтнәне еш мактыйлар. Рөстәм Миннеханов та мактый, Минтимер Шәймиев тә зурлап сөйли, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та яхшы яктан телгә ала. Әтнәне мактыйлар икән, димәк, башлыгы да мактала. Габделәхәт Хәкимов юкка гына бу районда 2005 елдан бирле башлык булып утырмыйдыр. Әтнәдә татар рухы саклана, дип язалар. Район үзе татар милләтенең бер музее сыман. Аннары глава проблемаларны җитәкчелеккә турыдан-туры әйтергә дә курыкмый, диләр. Сөтнең литрын халыктан 15 сумга җыя башлагач, барлык сыер асраучыларның мәнфәгатьләрен яклап, Президентка проблеманы да ул җиткергән иде.

 Актаныш

Әлегә Актаныш районы башлыгы ди­гән урын буш тора. Элеккесе Фаил Камаев иде. Мәга­риф министры вазыйфасыннан киткән Энгель Фәттаховның урынын саклап кына торган кебек булды ул. Әлегә Энгель әфәнде башкарма комитет җитәкчесе. Алга таба район башлыгы булачак, диләр. Асылда мәгариф министры булган вакытында да ул халык арасында яхшы тойгы калдырды. Татар телен укытуны ирекле итеп калдыру буенча шау-шуда үз сүзен әйтте. Алтын урталыкны табып, ичмасам 9 сыйныфка кадәр булса да, татар телен укыту программасына кертик, диде. Тыңламадылар.

P.S. Калган башлыкларны дүрт почмакка алдагы саннарда җыярбыз. Әлегә шушы дүрт районны гына аерып алырга булдык. Дүртесенең дә абруйлары саллы. Ничек уйлыйсыз, бу абруйлылар арасында кайсысы абруйлырак икән?

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Май 2018 13:40 2355
7 Июнь 2018 11:19 1983
ӨСКӘ