Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кайбыч укытучысы ниләр күрми?

12 Март 2018 1309
Редакциягә Кайбыч районыннан Илнур Җәләлиев мөрәҗәгать итте. Әнисе Рауза ханым Олы Урсак мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта икән. Аңа Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең каныгуын, тынычлап эшләргә ирек бирмәвен, мәктәптә коррупция күренешләре дә булуын бәян иткән ул. Хаты ышанычлырак күренсен өчен, Илнур аудиоязма да беркетеп җибәргән. Рауза Җәләлиева мәктәптәге җыелышларны диктофонга яздырып, соңыннан җитәкчесен бар дөньяга фаш иткән...
Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров кызып китеп, күңелендә булганнарын һәммәсен әйтеп сала:

– Юләр түгелдер бит инде син? Тагын ничек аңлатырга, класслар кыскара дим бит – сәбәбе шул. Син кем соң каршы булып утырырга? Миңа указ бирмә, җаныкаем. Сатулашып утырырга бу Тура базары түгел! Ошамаса, өеңдә утыр! Барысы да закон нигезендә эшләнә, районның башка мәктәбендә шундый ук эш урыны тәкъдим итәм. Кирәк дисәң, кыскартылу турында кәгазь җибәрермен. Юристлар чакырт, прокуратурага яз – синең белән шулай килеп чыгачасын алдан ук аңлаган идем. Күпме яхшылык эшләдем сиңа, наным, барыбер кадерен белмисең. Тукта-тукта, бәлки аңлар дип, жәлләп килдем күпме...Теге вакытта миңа, прокурорга әйткәннәреңне искә төшерерсең әле! Эшлисең килмәсә, кит ялга! Телеңне тый да утыр! Синең белән проблемасыз эшләп булмый!

Язманы тулысынча 15 мартта чыккан, "Акчарлак" газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ